Песнәкләр

Песнәк (сары песнәк, эшләки, ит чыпчыгы, диал. майқарақ (эчкен), йәшел чыпчык (хвалын, мәләкәс), пыснай (мукшы-каратай), чичғашақ (тара), кечтийә (тархан), бүзтургай (себерчә), кесийә, кесия (тау ягы керәшен)) - сайрар чыпчыклар семьялыгыннан, күпчелегенең түбәсе кара, кайберсе бүрекле, ян-якларында ак таплары булган башлы, очлы, конус формасындагы томшыклы чуар урман кошы.[3]

Классификациясе

Этимология

Песнәк «синица» ~ башк. беснәк > чув. диал. пĕснек, тат. диал. песләк (~ удм. пислэг), пыснай id. > мар., удм. писник id. Рус. мясник «песнәк; итче» сүзеннән булса кирәк[4]: песнәкләр ит ярата һәм алъяпкычлы ит сатучыга охшатыла. Шул ук вакытта коми. пыста, пыстöг, пистöг «песнәк» һ.б. бу сүзнең фин-угор тамырлары да бар дигән фикергә урын калдыра.[5][6] Синица сүзе татар теленнән, иске төрки siniч/siniц "чыпчык", "sini-sini" диеп сайраучы дигәннән чыга.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1998.
  2. 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. Таңлат.2013
  4. Будагов I: 316.
  5. Алатырев 1976: 129.
  6. Сафина 2006: 47–48.Тэтимол 2015.

Төркемнәр