Петер Куцка

Петер Куцка (маҗар. Kuczka Péter 1923 елның 1 марты, Секешфехервар — 8 декабрь 1999, Будапешт) — Маҗарстан шагыйре, язучы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, киносценарист, китап Һәм журналлар редакторы. Маҗарстан Дәүләт премиясе лауреаты(1954)[4].

Биография

1945 елга кадәр Будапештның Икътисад һәм технология югары уку йортында икътисад өйрәнә. 1948 елдан 1956 елга кадәр мәдәни сәясәт бүлегендә эшли,Маҗарстан язучылар Ассоциациясе секретаре, «Irodalmi Újság» (әдәби газета) редакциясе әгъзасы була. 1958 елдан бирле туризм буенча Милли Советта, газета-нәшрият компаниясендә эшли[5].

Иҗаты

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач ук беренче дебюты була .1940 еллар азагыннан–Маҗарстанда иң танылган прозаикларның берсе булып санала. П. Куцканың беренче шигырьләр җыентыгы 1949 елда дөнья күрә, ләкин 1956 елда сәяси сәбәпләр аркасында,Маҗарстан вакыйгаларыннан соң,автор үзенең шигырьләрен бастыруны тыя.

Маҗарстан һәм дөнья фантастикасы тарихына— иң беренче чиратта Маҗарстанның «Kozmosz Fantasztikus Könyvek» («Мора» нәшриятында «Космос») иң зур китап сериясенең мөхәррире буларак кереп кала[6].Ул Маҗарстан фәнни-фантастик әдәбиятына, шулай ук «Metagalaktika» һәм «Robur»журналларына сизелерлек йогынты ясый.

Европа фәнни фантастика җәмгыятен төзүдә, Евроконнар кагыйдәләрен эшләүдә катнаша.

Шигъри җыентыклар, фантастик хикәяләр, киносценарийлар, критик мәкаләләр һәм эссе, мемуарлар җыентыклары, фәнни-фантастик кино турында китаплар (1983), критик һәм фәнни-популяр мәкаләләр, төрле илләрдә дөнья күргән Маҗарстан фантастикасы антологиясенә кереш мәкаләләр авторы.

Маҗарстан фантастикасын дөньяда популярлаштыручы беренче автор.

Сайланма әсәрләр

  • "Мишура"
  • "Йолдызлар исеме" ( хикәяләр җыентыгы)
  • "Галактика юлы" (антология)
  • "Соңгы озын гомерле кеше " (антология, 1980)
  • "Соңгы озак гомерле кеше " (җыентык)

Сайланма киносценарияләр

  • 1966—Алмашынучан болытлы һава/ Változó felhözet
  • 1973—Вакыт тәрәзәләре/ Az idö ablakai
  • 1981 — Куркыныч эксперимент / A transzport

Бүләкләр

  • Ф. Баумгартен исемендәге Премия (1949)
  • Йожеф Аттилы исемендәге Премия (1950)
  • Кошут исемендәге Дәүләт премиясе (1954)

Искәрмәләр

  1. 1 2 Kuczka Péter // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
  2. Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  3. https://pim.hu/hu/dia/dia-tagjai/kuczka-peter
  4. BNF идентификаторы: ачык мәгълүматлар платформасы — 2011.
  5. Internet Speculative Fiction Database-1995.
  6. "Kozmosz Fantasztikus Könyvek» сериясе 1969-1987 елларда дөнья күргән һәм анда 132 том чыккан. Бу сериянең традицияләре (кайбер модификацияләр белән) «Galaktika fantastikus könyvek» сериясендә дәвам итә, анда 1988-1994 елларда 44 том чыга . Galaktika fantastikus Könyvek» сериясе 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр чыгарыла.