Полад Бүлбүлоглу
Полад Бүлбүлоглу (азәри. Polad Bülbüloğlu, тугандагы исеме — Полад Муртуза оглу Мәммәдов, 1945 елның 4 феврале, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Баку) — совет һәм азәрбайҗан эстрада җырчысы (лирик тенор), композитор, педагог, актер, сәнгать фәннәре докторы, профессор (2000), дипломат, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе.
Азәрбайҗан ССР комсомолы премиясе лауреаты (1970), Азәрбайҗан ССР (1973) һәм Дагстанның (2015) атказанган сәнгать эшлеклесе, Азәрбайҗан ССР (1982) һәм Төрекмәнстанның (2017) халык артисты.
Азәрбайҗан ССР (1988—1991) һәм Азәрбайҗанның (1991-2006) мәдәният министры, Азәрбайҗан Милли мәҗлесе депутаты, Азәрбайҗанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе (2006 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1945 елның 4 февралендә Бакуда ССРБ халык артисты (1938) җырчы Бүлбүл (Муртуза Мешади Рза оглу Мәммәдов, 1897—1961) гаиләсендә туган. Әнисе Аделаида Ирза кызы Касыймова (1922—2015)[1]. Абыйсы Чыңгыз (1938). Нәселендә: әтисе ягыннан әбисе көрд, әнисе ягыннан әбисе гөрҗи. Балачагы һәм үсмер еллары Бакуда һәм Шушада уза.
Беренче тапкыр сәхнәгә 15 яшендә (1960 елда) әтисенең аккомпаниаторы буларак чыга. 17 яшендә «Мәскәү турында җыр», «Сумкайыт турында җыр», «Беренче күрешүдән», «Хәерле иртә!» җырларын иҗат итә. 1962 елда фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлап, Гозәер Хаҗибәков исемендәге Баку дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетына (ССРБ халык артисты (1959) композитор Кара Караев классы) укырга керә. Консерваториядә укыганда халык авыз иҗаты әсәре булган бәятләр белән мавыга. 1965 елда бәятләр кулланып берничә җыр шәлкеме иҗат итә: «Кичке Баку», «Баку көзе», «Долалай», «Син һәм мин», «Миләүшәләр»[2].
Җырчы булып китәргә очраклылык ярдәм итә. Балачак дусты Мөслим Магомаев өчен берничә җыр яза һәм аларны радиога яздыру өчен Мәскәүгә бара. Радиода азәрбайҗан телендәге ике җырын үзе уйнап-җырлап күрсәтә. Аңа әлеге җырларын үзенә яздырырга тәкдим итәләр. Шул вакыттан җырчы эстрадада бәятләрне башкарып килә.
1969 елда ССРБ композиторлар һәм кинематографлар берлекләренә кабул ителә.
1976 елда Азәрбайҗан ССР дәүләт эстрада ансамбле җитәкчесе итеп билгеләнә. ССРБ шәһәрләрендә, 70 чит илдә гастрольләрдә була.
1987 елдан башлап берничә ел дәвамында Азәрбайҗан ССР дәүләт филармониясе директоры һәм сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара.
Иҗаты
Студент елларыннан ук Полад сәнгатьтә үз юлын билгели. Заманча эстрада музыкасы аны төрле төсмерләргә бай булуы белән җәлеп итә. Полад азәрбайҗан эстрадасына зур яңалыклар кертә, милли көйләр белән заманча ритмнарны синтезлап, зур уңышларга ирешә.
Поладның тавышы — көчле яңгыравыклы, җиңел, үтә күренмәле һәм югары лирик тенор, диапазоны һәм җырлау характеры буенча тенор-альтинога якын. Җырлавы виртуозлык, катлаулы фиоритуралар һәм трельләр белән аерылып тора, югары ноталар нык ирекле. Поладның җырлавында һәрвакыт Азәрбайҗан милли музыкасының — мугамның алымнары һәм мотивлары ишетелә.
Полад — хәзерге Азәрбайҗан музыкасына зур өлеш керткән композитор. Ул совет эстрадасында заманча ритмнар һәм милли көйләр белән гармонияне берләштереп, тулы бер юнәлеш булдыра. Кинофильмнарда төшә (мәсәлән, 1981, «Курыкма, мин синең белән!», режиссёр Юлий Гусман – Теймур). 20 дән артык фильмга музыка яза. Аның «Позвони» композициясе элеккеге ССРБ республикаларында әлегә кадәр популяр.
Аның иҗат активында зур симфоник әсәрләр, камера-инструменталь музыка, мюзикл, вокал цикллары, кинофильмнарга һәм драма спектакльләренә музыка бар. Аңа танылган җырчылар (Мөслим Магомаев, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, Людмила Сенчина, Роксана Бабаян һ. б.), шулай ук үзе башкарган җырлар аеруча зур уңыш китерә.
Фильмография
Кино
- 1966 — «Рус урманы әкиятләре» (Сказки русского леса)
- 1970 — «Апшерон ритмнары» (Ритмы Апшерона)
- 1970 — ««Маргарита» котыра» (Бушует «Маргарита») — җыр башкара
- 1972 — «Җыр канатларында» (На крыльях песни)
- 1981 — «Курыкма, мин синең белән!» (Не бойся, я с тобой) — Теймур
- 2006 — «Совет чоры паркы» (Парк советского периода)
- 2013 — «Курыкма, мин синең белән!» 1919 (Не бойся, я с тобой! 1919) — Теймур
Композитор
- 1966 — «Тикшерү дәвам итә» (Следствие продолжается)
- 1968 — «Балачакның соңгы төне» (Последняя ночь детства)
- 1971 — «Мөслим Магомаев җырлый»
- 1971 — «Үзәк интервью»
- 1972 — «Бәхетле булыгыз, кызлар!»
- 1973 — «Уңай искән җил»
- 1976 — «Йөрәк...йөрәк...»
- 1977 — «Шатлык бухтасы»
- 1979 — «Җыр уйлап табам»
- 1979 — «Бабек»
- 1981 — «Юл бәла-казасы»
- 2008 — «Хаким язмышы»
- 2012 — «Бозлы яңгыр»
- 2013 — «Курыкма, мин синең белән!» 1919
Җырлары
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Ел җыры» (Песня года) телевизион фестивале призеры (1977, 1978, 1979, 1980)
- 1970 – Азәрбайҗан ССР комсомолы премиясе лауреаты
- 1973 – Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1982 – Азәрбайҗан ССР халык артисты
- 2002 – Намус ордены (Гөрҗистан)
- 2005 – Дуслык ордены (РФ)
- 2005 – Истикълал ордены (Азәрбайҗан)
- 2005 – «Om Emerit» (Атказанган шәхес) мактаулы исеме (Молдова)
- 2005 – Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы ТҮРКСОЙ премиясе
- 2010 – Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе (Казакъстан)
- 2014 – Мәхтүмкули Фраги медале (Төрекмәнстан)
- 2015 – Дагстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2015 – Шәрәф ордены (Азәрбайҗан)
- 2015 – Почет ордены (РФ)
- 2017 – Төрекмәнстанның халык артисты
- 2019 — 2нче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены (Азәрбайҗан)
- 2020 — Һейдар Әлиев ордены (Азәрбайҗан)
Гаилә хәле
Беренче хатыны — опера җырчысы Бэла Руденко (1933). Полад Бүлбүлоглу — Бэла Руденконың икенче ире. Уллары Теймур (1975), музыкант (фагот төркеме), РФ атказанган артисты (2005), хәзер бизнесмен.
Икенче хатыны — Гөлнарә Шихәлиева (Gülnarə Şıxəliyeva)[3]. Улы Муртуза, музыкант; кызы Ләйлә, җырчы, актриса.
Сылтамалар
- Polad Bülbüloğlunun “İkinci bahar”ı. anspress.com, 30.07.2013 [азәр.]
- Сайт о Поладе Бюльбюль оглы. // donbass56mp3.narod.ru
- Дискография Полада Бюльбюль оглы. // popsa.info
- Полад Бюльбюль оглы. // kkre-2.narod.ru
- Polad Bülbüloğlu's biography, made by the UN.
Искәрмәләр
- ↑ Скончалась Аделаида Мамедова - мать Полада Бюльбюль оглу. trend.az, 25.04.2015 [рус.]
- ↑ Е. Д. Уварова. Бюль-Бюль оглы Полад. «Эстрада в России. XX век. Энциклопедия». — Москва: «Олма-Пресс», 2004. — С. 99. — ISBN 5224044626, 9785224044627 [рус.]
- ↑ Polad Bülbüloğlunun “İkinci bahar”ı. anspress.com, 30.07.2013 [азәр.]