Порнография

Порногра́фия (бор. грек. πόρνη «фахишә; зина, җенси азгынлык» + γράφω «язам, сурәтлим»[1][2]; πόρνη < πέρνημι «сатам»[3]) яки кыскача порно — җенси ярсу тудыру максатыннан җенси якынлыкны чагылдыру.

Тарих

Борынгы грек телендә «pornos» сүзе сатам дигәнне аңлата, хатыннарның гомерен хикәя ясап әйтү мәгънәсен белдерә.

Порнография төрләре

Бүгенге көндә анимация язу, кино, видео, рәсем аркылы тәкъдим ителә.

Порнографияне туры эфир белән дә күрсәтеп була: башкалар арасында аеруча стриптиз һәм багана биюе төрләре.

Порнография категорияләре

  • Йомшак порно (ингл. Soft Porn) — тулысынча шарә булмаган кешеләр күрсәтелгән порнографик әсәрләр.
  • Каты порно (ингл. Hard Porn) — җенси әгъзаләрне һәм җенси якынлыкны күрсәткән төр.

Икътисад

Клиентларны җәлеп итү максаты белән рекламаларда кайчак порнографик һәм эротик әйберләр кулланыла.

Порнографик фильм индустриясе

Порнографик фильмнар төшерү озын тарихлы, ләкин кануннар белән чикләнү аркасында 1970 елга кәдәр чикле була. Порнографик кинолар җенси якынлык тамашачыларга күрсәтеп, бәйле товарларны сатуны алга сөрә.

Тәнкыйть

Файл:Pornography laws.svg
Дөньяның төрле илләрендә порнографиянең хокуки статусы      Порнография рөхсәт ителә      Порнография чикләнгән килеш рөхсәт ителә      Порнография тыелган      Мәгълүмат юк

Кайбер порнография төрләре закон буенча күп илләрдә тыелган — мәсәлән бала порнографиясе иллегал булып санала. 1970 елдан бирле феминист активистлар порнографиянең хатын-кыз хокукларына каршы икәнен әйтәләр.

Искәрмәләр

  1. ↑ pornography — Definition from the Merriam-Webster Online Dictionary (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2009. Архивировано 22 август 2011 года.
  2. ↑ Крысин Л. П. Порнография // Толковый словарь иноязычных слов. — М.: Эксмо, 2008. — 944 с. — (Библиотека словарей).
  3. ↑ Frisk H. Griechisches etymologisches Wörterbuch, Band II. — Heidelberg: Carl Winter’s Universitätsbuchhandlung. — 1960. — С. 581.

Шулай ук карагыз

Төркемнәр