Пётр Боярский
Тәрҗемәи хәл
Петербург университетын тәмамлый (1893). 1893-94 елларда Юстиция министрлыгында, 1894-98 дә Сенатның җинаять-кассация департаментында хезмәт итә. 1898-1900 дә Чернигов округ мәхкәмәсе прокуроры урынбасары. 1900-04 тә Лубны өязенең зимства башлыгы, 1904-06 елларда Полтава губернасында күченеп килүчеләр һәм җир эшләре идарәсе әгъзасы. 1906-12 дә Сарытауда вице-губернатор, 1912-13 тә — Гродно, 1913-17 елларда Казан губерналары губернаторы.
Казан губернаторы вазифасында эшчәнлек
Ул губернатор булганда 1914 елда Казан кулланучылар җәмгыяте, 1915 елда Казан хәрби-сәнәгать комитеты оештырыла. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Казан губернасында ир-атларны армиягә мобилизацияләү, фронтны азык-төлек һәм фураж белән тәэмин итү, эвакуацияләнүчеләрне һәм санитар бүлекләрне урнаштыру, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм оештыру, бәяләрне көйләү белән шөгыльләнә, товарларның кыйммәтләнүенә каршы көрәшә. 1914 елдан авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм итү буенча Казан комитеты, 1917 дә Казан очучылар җәмгыяте рәисе. Казанда Инвалидлар йортын төзүгә (1915), «Камско-Волжская речь» газетасын яңадан чыгара башлауга (1916) булышлык итә. Казан губернасы гыйльми архив комиссиясен төзүгә (1916) ярдәм күрсәтә. Февраль революциясеннән соң вазифаларыннан читләштерелә.
Инкыйлабтан соң
1917-18 елларда Пятигорск, аннан соң Полтава шәһәрләрендә яшеренеп яши. Новороссийскида Россия Кызыл Хач җәмгыятенең баш вәкиле ярдәмчесе була. 1920 елдан Югославиядә эмиграциядә яши: 1921-36 да Загреб шәһәрендә Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе; бер үк вакытта 1930-35 тә Загреб шәһәрендәге Рус иҗтимагый оешмалары берләшмәсе рәисе.
Чыганаклар
- Е. Б. Долгов. Боярский Пётр Михайлович. Татар энциклопедиясе. — Казан, 2008.. tatarile.org (2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2013. Архивировано 4 март 2016 года.