Радужный (Яр Чаллы)

Радужный — Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы торак микрорайон. СССР таркалганнан соң шәһәрдә төзелгән беренче микрорайон.

«Радужный» микрорайоны Машина төзелеше һәм Әхмәтшин урамнары арасында, 58 һәм 59 нчы комплекслар белән рәттән урнашкан. Микрорайонның төп урамы — Әхмәтшин урамы.

Тарих

Микрорайон төзелеше 2000 елларның икенче яртысында башлана. Микрорайондагы торак йортларның заказчысы —төзүчесе «Торак инвестиция компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы — «Йортлар төзү комбинаты» ҖЧҖ[1].

Микрорайонны төзү барышында 60 нчы комплексның яңа торак йортларын колористик бизәүгә конкурс игълан ителә. Җиңүче итеп «Да-Да» 6 нчы балалар сәнгать мәктәбе укучысының 2 проектын сайлап алалар, микрорайондагы йортларның фасадларын бизәү эшендә әлеге эшләр игүтибарга алына. Бу — микрорайон атамасында да чагылыш таба[1].

Объектлар

Торак йортлар

2014 елның 18 февраленә микрорайонда 10 һәм 17 катлы 11 йорт урнашкан, гомуми мәйданы 91 969 м2, аларда 5000 тирәсе кеше яши[2].

Сәүдә үзәкләре

  • «Fox» сәүдә үзәге

Кибетләр

  • «Пятёрочка», Әхмәтшин ур., 60/08
  • «Продслава» Әхмәтшин ур., 60/03
  • «Магнит», Әхмәтшин ур., 60/07

Өстәмә мәгълүмат

2007 елда микрорайонда теннис корты һәм волейбол-баскетбол мәйданчыгын үз эченә алган зур булмаган спорт комплексы, 9 балалар уен мәйданчыгы, ял итү мәйданчыклары, шулай ук җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус салынган юллар була[3].

Җәмәгать транспорты

Биредә автобуслар һәм трамвайлар йөри.

Автобус

«Центр слуха» тукталышы (Әхмәтшин урамы): № 207

Трамвай

«Центр слуха» тукталышы Машина төзелеше урамы): № 1; 2; 6; 8; 12

Искәрмәләр

  1. 1 2 Минтимеру Шаймиеву показали «Радужный» микрорайон Набережных Челнов. minstroy.tatarstan.ru. Пресс-служба Министерства строительства, архитектуры и ЖКХ РТ (31 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
  2. В Челнах завершено строительство микрорайона "Радужный". www.116chelny.ru (18 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
  3. «Радужный» микрорайон обрел хозяев. ЧЕЛНЫ 09 (31 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2013. Архивировано из оригинала 16 апрель 2013 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә