Раил Камалов

Раил Исмәгыйль улы Камалов (рус. Раиль Исмагилович Камалов; 20 февраль 1932, Сәвәләй, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы24 март 1989, Сәвәләй, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — CCРБның авыл хуҗалыгы хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, Башкорт АССРның Кырмыскалы районы карамагындагы Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалыкның шикәр чөгендере үстерү буенча механикалаштырылган звеносы башлыгы (1961-1989). РСФСР Югары Советының VII чакырылыш депутаты (1967-1971). Социалистик Хезмәт Герое (1965).

Тәрҗемәи хәле

Раил Исмәгыйль улы Камалов 1932 елның 20 февралендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан Республикасы) Кырмыскалы районы, Сәвәләй авылында туа[1]. Белеме – тулы булмаган урта.

Хезмәт юлын 1942 елда Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалыкта башлый. 1952–1955 елларда ССРБ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, яңадан туган хуҗалыгында төрле вазифалар үти. 1957 елның декабрендә тракторчылар курсларына укырга җибәрелә. Укуын тәмамлач, 1958 елның апреленнән тракторчы булып эшли башлый. 1961 елда шикәр чөгендере үстерү буенча механикалаштырылган звено җитәкчесе итеп билгеләнә[2].

Раил Камалов җитәкчелегендәге звено, хезмәтне оста оештыру нәтиҗәсендә, бер елдан соң ук зур уңышларга ирешә:

  • 1962 елда 50 гектар мәйданның һәр гектарыннан 250 центнер шикәр чөгендере җыеп алына;
  • 1965 елда 80 гектар мәйданнан алынган уңыш гектарына 311 центнер тәшкил итә;
  • 1967 елда шикәр чөгендере уңышы гектарына 414 центнерга җитә.

Ул чорда бер центнер шикәр чөгендеренең үзкыйммәте уртача 1 сум 30 тиен тәшкил иткән (күмәк хуҗалык буенча – 1 сум 89 тиен, район буенча – 2 сум 40 тиен)[3].

1966 елда Башкортстан Республикасы китап нәшриятында «Алдынгылар трибунасы» сериясендә Раил Камаловның «Гектардан 50 центнер шикәр» дигән китабы (авторы – Башкорт АССРның атказанган агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Х. Г. Терегулов) басыла[4].

1989 елның 24 мартында вафат була, туган авылында җирләнгән[5].

Җәмәгать эшчәнлеге

1967—1971 елларда — Башкорт АССРның Кырмыскалы сайлау округыннан РСФСР Югары Советының VII чакырылыш депутаты[6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале (ССРБ Югары Советы Президиумының 1965 елның 31 декабрендәге Указы) — шикәр чөгендере җитештерүне арттыруда һәм аның уңдырышлылыгын күтәрүдә ирешкән уңышлары өчен[7];
  • Ленин ордены (1976) — Бөтенсоюз социалистик ярышында ирешкән уңышлары, иген һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм дәүләткә сату буенча планнарны һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен[8].

Искәрмәләр

  1. И. Ғ. Кәримова. Камалов Рәил Исмәғил улы (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [башк.]
  2. Тимур Каримов. Камалов Раиль Исмагилович (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [рус.]
  3. Тимур Каримов. Камалов Раиль Исмагилович (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [рус.]
  4. Камалов, Раиль Исмагилович. 50 центнеров сахара с гектара (рус.). Российская государственная библиотека. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [рус.]
  5. И. Ғ. Кәримова. Камалов Рәил Исмәғил улы (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [башк.]
  6. Список депутатов, избранных в Верховный Совет РСФСР, 1967. Камалов Раиль Исмагилович, звеньевой колхоза им. Фрунзе Кармаскалинского района. Кармаскалинский округ (рус.). Электронное периодическое издание «Открытый текст» (25 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [рус.]
  7. Тимур Каримов. Камалов Раиль Исмагилович (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [рус.]
  8. И. Ғ. Кәримова. Камалов Рәил Исмәғил улы (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026. [башк.]

Әдәбият

  • Платонов М. Соревнование //Герои труда Башкирии: очерки о Героях Соц. Труда. Уфа, 1970.
  • Валишин Р. А. Герои труда/ Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трёх степеней из Башкортостана [неопр.]. — Уфа: Китап, 2011. — 432 с. : ил. с. — ISBN 978-5-295-05228-6.

Тема буенча өстәмә