Ренат Кадыйров
Ренат Кадыйров, Ренат Рәшит улы Кадыйров (1985 елның 25 июне, СССР, РСФСР, Самара өлкәсе, Богатое районы, Богатое) – Россия кино һәм театр артисты.
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 25 июнендә Самара өлкәсенең Богатое районы Богатое авылында туган. Чапаевск шәһәрендә яшәгән. Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын (В. Коршунов курсы) тәмамлаган.
Иҗаты
Уйнаган спектакльләре
Щепкин училищесы театры
Файл:Р.Кадыйров 1.jpg
«Кремль курсантлары» фильмында Сергей Гончар
Файл:Р.Кадыйров 2.jpg
«Чия бакчасы»нда Лопухов
- Мышлаевский — «Турбиннар көннәре» (Дни Турбиных) М. Булгаков
- Сэр Оливер — «Явызлык мәктәбе» (Школа злословия) Ф. Шеридан
- Кенәз Серпуховский — «Мәхәббәт – алтын китап» (Любовь — книга золотая) А. Толстой
- Папаша Гонзалес — «Җәй һәм төтен» (Лето и дым) Т. Уильямс
- Нотариус — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) П. Бомарше
- «Безнең цирк» (Наш цирк) — Иллюзион номер[2]
«Сфера» театры
- Трумф — «Патша кызы Подщипа» (Царевна Подщипа) И. Крылов
- Пилот Альберт, Майор – «Гөләп сере» (Исповедь розы) А. Сент-Экзюпери
- Никифор – «Урман-тауларда» (В лесах и на горах) П. Мельников-Печерский
- Николай Иванович — «Безнекеләр чит илдә» (Наши за границей) Н. Лейкин
- Капитон Титыч – «Ак эт бәласе кара эткә» (В чужом пиру похмелье) А. Островский
- Варсонофьев – «Лицей шәкерте» (Ученик Лицея) А. Платонов
- Лепорелло — «Дон Жуан» Г. Фигейред буенча
- Мистер Лейсестер Пейтон – «Чибәркәй һәм гаилә» (Красотка и семья) С. Моэм
- Лопахин – «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А.П. Чехов
- Генерал Бонавентура – «Өч юанша» (Три толстяка) Ю. Олеша
- Таза кеше – «Ахмаклар һәм мыжыклар» (Чудаки и зануды) Ульф Старк[3]
«Булгаков йорты» театры
- Мышлаевский — «Турбиннар көне» (Дни Турбиных) М. Булгаков
ARCADIA-театр
- Эзра Чейтер — «Аркадия (пьеса)» Том Стоппард
- Гордон Пейдж — «Балаган» Чарльз Мори
Фильмография
- 2003 – Стилет
- 2008 – Юл төзүчеләр (Путейцы) — дембель
- 2007 – 2008 — Солдаты-12 -14 (сериал) — рядовой/сержант Донских
- 2009-2010 — Кремль курсантлары (Кремлёвские курсанты) (сериал) – Сергей Гончар
- 2011 – Мәскәү. Өч вокзал (Москва. Три вокзала) – Роман
- 2011 – Полиция сөйли! (Говорит полиция!) – Володя Зайков
- 2013 – Бомбила. Дәвамы – Билалов
- 2014 – Туганнар (Братаны) – Рустик
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2008 — «Алтын яфрак» премиясе (премия «Золотой лист») — М. Булгаков әсәре буенча куелган «Турбиннар көне» (Дни Турбиных) спектаклендә уйнаган Мышлаевский роле өчен («Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә).[4]
Сылтамалар
- «Сфера» театры рәсми сайты
- Щепкин училищесы рәсми сайты 2014 елның 16 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Р. Кадыйров Люди сайтында
- ↑ Кино-театр.ру
- ↑ «Сфера» театры сайтында
- ↑ «Алтын яфрак» премиясе сайтында, archived from the original on 2015-02-11, retrieved 2015-01-23