Рефат Аппазов
Рефат Аппазов | |
---|---|
Туган көне | 8 сентябрь 1920 |
Туган | |
Вафат көне | 18 апрель 2008 (87 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | инженер-конструктор |
Бүләк һәм премияләр |
Рефат Аппазов (1920—2008) — мәшһүр кырымтатар совет һәм россия галиме. Техник фәннәр докторы, профессор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980).[1] С. П. Королев җитәкчелегендә ОКБ-1дә СССРның космик программасы өстендә эшләгән.
Тәрҗемәи хәле
1920 елның 8 сентябрендә Акмесҗиттә дөньяга килгән.[2] Рефат Аппазов белем алуын Ялта шәһәрендә кырымтатар мәктәбендә башлаган, сигезенче сыйныфтан русча укыган. Укудан соң 1939 елда Мәскәүдәге Н. Бауман исемле Югары Техник уку йортына (элеккеге Шуралар Берлегендә иң абруйлы уку йортларының берсенә) керә. Укуын тәмамлаганнан соң Мәскәү яны Калининград (хәзер Королөв) шәһәрендәге гыйльми-өйрәнү институтында хезмәт итә башлый, монда ул иң элек озын ара ракеталар һәм ССРБ Галәм ракета техникасы гомуми проекты инженеры, мәшһүр Сергей Королёв белән танышкан һәм аның җитәкчелегендә 20 ел эшләгән.[3]
Рефат Аппазов тиз арада җитәкче проект инженерлары рәтендә урын алып, Венера һәм Марс планеталарына җибәрелгән Галәм аппаратлары, Совет-Америка «Союз-Аполлон», «Энергия-Буран» ракета-галәм комплексларының прожектлерына кушылган. Рефат Аппазов 200-дән артык гыййльми эшләр авторы.
2008 елның 18 апрелендә Королев шәһәрендә вафат булган. Исән чагындагы үтенече буенча Кырымда җирләнгән.[4]
Хезмәтләре
- Р. Ф. Аппазов, С. С. Лавров, В. П. Мишин. Баллистика управляемых ракет дальнего действия. — М. : Наука, 1966. — 307 с.
- Р. Ф. Аппазов. Расчет траекторий баллистических ракет. — М., 1969. — 65 с.
- Р. Ф. Аппазов, О. Г. Сытин. Методы проектирования траекторий носителей и спутников Земли. — М. : Наука, 1987. — 439 с.
- Р. Ф. Аппазов. Следы в сердце и в памяти. — Симферополь.: Издательство «ДОЛЯ», 2001. — 415 с.
Искәрмәләр
- ↑ Ю. А. Мозжорин. Дороги в космос. — М.: МАИ, 1992. — Т. 2.
- ↑ Воспоминания ветеранов НИИ-4 и ОКБ-1 . kik-sssr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2017. Архивировано 26 апрель 2017 года.
- ↑ 21-04-08 Умер выдающийся крымскотатарский ученый и общественный деятель . islamrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2017. Архивировано 25 апрель 2017 года.
- ↑ Гульнара Бекирова. ВСПОМИНАЯ РЕФАТА АГЪА… kirimtatar.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2017. Архивировано 26 апрель 2017 года.
- 8 сентябрь көнне туганнар
- 1920 елда туганнар
- Таврия губернасында туганнар
- 18 апрель көнне вафат булганнар
- 2008 елда вафат булганнар
- Мәскәү өлкәсендә вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар галимнәре
- Инженерлар