Ринат Бәшәров
Ринат Бәшәров (Ринат Әхкәметдин улы Бәшәров, 29 июнь 1942 — 19 сентябрь 2007 (65 яшь)) — ССРБ һәм РФ опера җырчысы, укытучы. Башкортстанның халык артисты (1997), Ф. И. Шаляпин исемендәге премия лауреаты (1993).
Тәрҗемәи хәле
Ренат (Ринат) Әхкәметдин улы Бәшәров 1942 елның 26 июнендә Пермь шәһәрендә туган. 1973 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (педагогы В. А. Лазько)) тәмамлый һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Бер үк вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта (1974-1994). Гастрольләр белән Германияда, Мисырда, Монголияда, Төркиядә була.
Вокаль партияләре
- Кончак («Кенәз Игорь», А. П. Бородин; дебют, 1973)
- Борис Годунов (М. П. Мусоргскийның шул ук исемдәге операсы)
- Тегермәнче («Су анасы», А. С. Даргомыжский)
- Мефистофель («Фауст», Ш. Гуно)
- Аргынбай, Карабаш («Шәүрә»)
- Юлай («Салават Юлаев»)
- Баембәт («Нәркәс» — «Нэркэс», Х. Ф. Әхмәтов, 1995)
- Дәрвиш («Ай тотылган төндә», 1996)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1997)
- Ф. И. Шаляпин исемендәге бүләк лауреаты (1993)
- Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1985)
Чыганаклар
- Башҡорт энциклопедияһы — Бәшәров Ринат (Райнат) Әхкәметдин улы 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган. [Тикшерелгән 24 июнь 2020]