Ринат Раев

Ринат Әфраим улы Раев (рус. Рина́т Афрае́мович Ра́ев; 26 июнь 1966, Карасу, Курган өлкәсе) — Россия дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары төбәк диния нәзарәте рәисе, УФО баш мөфтие[1].

Тормыш юлы

Ринат Әфрәем улы Раев 1966 елның 26 июнендә Курган өлкәсе Сафакүл районы Карасево авылында туган[1].

1983 елда Мансур урта мәктәбен тәмамлый, Троицк зооветеринария техникумына укырга керә.

1984 елда СССР Кораллы Көчләренә чакырыла, 1986 елга кадәр СССР ДКК Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1988 елда Троицк зооветеринария техникумының ветеринария факультетын тәмамлый.

1993 елда «Ветеринария» белгечлеге буенча Троицк ветеринария институтын тәмамлый; аңа «Ветеринария табибы» квалификациясе бирелә.

1993 елдан 1995 елга кадәр икееллык мәдрәсәдә укый, аны тәмамлаганнан соң аңа «имам-хатыйб» квалификациясе бирелә.

Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда Россия ҮДН югары мөфтиенең җаваплы сәркатибе, эшләр идарәчесе булып башлый[1].

1996 елдан 2000 елга кадәр Россия ҮДН каршындагы Ризаэтдин бине Фәхретдин исемендәге Ислам институтында «Теология» белгечлеге буенча укый. Үз эшен башка эш белән бергә алып бару тәртибендә Ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире була[1].

2003—2015 елларда — Россия ҮДН каршындагы Россия ислам университеты ректоры[2].

2005 елның 28 декабрендә Курган өлкәсе МТДН (РДУМ) рәисе вазифасына мөфти дәрәҗәсендә билгеләнә[3].

2005 елның 29 декабрендә Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе вазифасына мөфти дәрәҗәсендә билгеләнә[4].

Үзеннән алда эшләгән Чиләбе өлкәсе мөфтие Габдулла Йомабай улы Шакаев һәм Курган өлкәсе мөфтие Рамазан Сарим улы Ишмөхәммәтов автомобиль һәлакәтендә үлгәннән соң, әлеге вазифаны ректор вазифасы белән бергә алып барып, шул төбәкләрнең мөфтие итеп билгеләнә[1].

2006 елның апреленнән мөфтият «Һилал» («Яшь ай») гәҗитен чыгара[1].

2006 елның мартыннан 2007 елның ноябренә кадәр Урал федераль округының баш мөфтие була; 2008 елдан кабат әлеге вазифага билгеләнә[1].

2007 елның ноябреннән — ҮДН югары мөфтиенең мәгариф һәм кадрлар әзерләү буенча урынбасары.

Россия ҮДН президиумы әгъзасы[1], Чиләбе өлкәсе Җәмәгатьчелек палатасының мәдәният, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе әгъзасы[5]. Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыелышы каршындагы Җәмәгатьчелек советы һәм Россия ЭЭМның Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе каршындагы Җәмәгатьчелек советы әгъзасы булып тора[6].

Юл-транспорт һәлакәте

2017 елның 6 февралендә 18:20 сәгатьтә «Чиләбе — Новосибирск» автомобиль юлының 14 нче чакрымында авариягә юлыга. Toyota Corolla автомобиле каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм мөфти идарә иткән Škoda Octavia автомобиле белән бәрелешә. Бәрелешкәннән соң мөфтинең машинасы шул ук юнәлештә баручы Volkswagen Polo машинасы белән бәрелешә. Toyota йөртүчесе вакыйга урынында һәлак була. Калган пассажирлар хастаханәгә озатыла. Раев үзе җитди зыян күрми[7][8].

Гаиләсе

Ринат Әфраим улы өйләнгән, өч бала әтисе[9].

Бүләкләре

  • «Чиләбе өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» аерымлык билгесе (июль 2018) — милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен[10].
  • Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-Хәмд» (Мактау һәм Дан) медале — Россиянең ислам өммәте алдындагы зур хезмәтләре өчен[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Муфтий Челябинской и Курганской областей Ринат Раев (рус.). ЦДУМ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  2. Ринат-хазрат Раев: 50 лет (рус.). Мусульмане Пензы. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  3. РДУМ Курганской области (рус.). ЦДУМ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  4. РДУМ Челябинской области (рус.). ЦДУМ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  5. Комиссия по культуре и гармонизации межнациональных и межрелигиозных отношений (рус.). Общественная палата Челябинской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  6. Раев Ринат Афраемович (рус.). ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  7. Муфтий Челябинской и Курганской областей Ринат Раев госпитализирован после ДТП (рус.). URA.RU (7 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  8. Сбитые мать с дочкой и массовое ДТП — сводка ГИБДД Челябинска за 6 февраля (рус.). АИФ Челябинск (7 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  9. Ислам на Урале: энциклопедический словарь / Коллектив. автор.; сост. и отв. редактор — Д. З. Хайретдинов. — М.: Издательский дом «Медина», 2009. — 404 с. (рус.). Оренбургское краеведение. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.
  10. Главный муфтий Урала Ринат Раев награжден за заслуги перед Челябинской областью (рус.). Агентство новостей «Доступ» (5 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2026.