Роберт Әхмәтов (1947)

Роберт Әхмәтов - Башкортстан Республикасының Уфадагы Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган табибы. Сәламәтлек саклау алдынгысы. Медицина фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

Әхмәтов Роберт Хәсән улы 1947 елның 6 маенда БАССРның Уфа шәһәрендә туган.

1965-1971 елларда — Башкорт дәүләт медицина институты студенты.

1971-1973 елларда — Башкорт дәүләт медицина институтының нерв авырулары кафедрасының клиник ординаторы.

Хезмәт юлы

1973-1996 елларда — врач-невропатолог, нейрореабилитация бүлеге мөдире, Башкортстан Республикасының Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары.

1996-1999 елларда — Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының 3-нче Республика клиник хастаханәсе баш табибы.

1999 елда — Мәҗбүри медицина страховкалау Республика фондының башкаручы директоры. Башкортстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары.

2002 елдан — Башкортстан Республикасының Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары.

16 фәнни мәкаләсе дөнья күргән

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Чыганаклар

Әдәбият

Сылтамалар

Искәрмәләр