Палдиски

Палдиски (эст. Paldiski) — Эстония шәһәре, Фин култыгы ярында урнашкан порт.

Халык саны — 4 085 кеше (2011).

География

Шәһәр Фин култыгының көньяк ярында, Эстония башкаласыннан 52 километр көнбатыштарак урнашкан.

Тарих

1718 елда биредә Пётр I тарафыннан хәрби порт нигезләнә. Башта ул Рогервик исмен йөрткән, 1723 елда Балтийский порт исеме кушылган.

1783—1796 елларда — Рөвел губернасының өяз шәһәре, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1870 елда шәһәргә Балтийский Порт — РөвелСанкт-Петербург тимер юлы килә.

Эстониянең бәйсезлеге вакытында шәһәр исеме башта Балтиски, ә 1934 елда Палдиски итеп үзгәртелә. Совет чорында биредә атом-төш суасты флотының өйрәнү үзәге һәм суаасты көймәләр базасы урнашканнар, шәһәр 1994 елга кадәр ябык административ-территориаль берәмлеге статусын йөрткән.

1994 елда, шәһәрдә Эстония ватандашлары бик аз булуы сәбәпле, ул Кейлә шәһәре составына кертелгән, әмма 1996 елда Палдиски яңадан мөстәкыйль шәһәр статусын алган.

Халык

1897[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2001[7] 2011[8]
900 3 387 6 907 7 364 8 200 4 248 4 085

Милли состав

Танылган шәхесләр

Галерея