Рудольф Сиверс

Рудольф Фердинанд улы Сиверс (11 ноябрь (23 ноябрь) 1892, Санкт-Петербург8 декабрь 1918, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл

Беренче бөтендөнья сугышында зауряд-прапорщик дәрәҗәсендә катнашкан. Февраль инкыйлабыннан соң полк комитетына сайланыла, анда ул коммунистик партиясенә керә. 12 армиянең «Окопная правда» исемле большевистик газетасы оештыручыларның берсе һәм аның мөхәррире.[1] 1917 елның июльдә Вакытлы хөкүмәт тарафыннан арестлана, Октябрь инкыйлабыннан соң иреккә чыгарыла.

Ватандашлар сугышы

1917 елның октябрендә — Керенский-Краснов гаскәрләренә каршы сугышкан кызылгвардиячеләр һәм матрослар отряды җитәкчесе. Ноябрьдә отряд белән Украинага җибәрелә, Данбаста сугышларында катнаша. 1918 елның февралендә Сиверсның «Социалистик армиясе» Дондагы Ростовны һәм Таганоргны басып ала. 1918 елның март-апрелендә — Украинада алманнарга каршы сугышкан 5 армия командиры. 1918 елның җәеннән — Краснов гаскәрләренә каршы сугышкан Көньяк фронтының 9 армиясе составындагы аерым армиянең (сентябрьдән — 1 аерым украин бригадасы) командиры.

1918 елның 15 ноябрендә Желновка авылы янында каты яралана. 8 декабрьдә яраланудан һәлак була.

Петроградтагы Марс кырында күмелгән.

Истәлек

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар