Руслан Сабиров

Руслан Сабиров (Руслан Дамир улы Сабиров ) – Русиянең кино һәм театр артисты, музыканты. Мәскәүдә «Сатирикон» театрында эшли.

Тәрҗемәи хәле

1991 елның 9 июнендә Курган шәһәрендә туган.

Казанда театр училещесын, Мәскәүдә МХАТ театр мәктәбен (Константин Райкин сыйныфы) (2013) тәмамлый.

Иҗаты

Файл:Р.Сабиров 1 .jpg
Р.Сабиров-ZOYA музыкаль төркемендә

Мәскәүнең «Практика», «Сатирикон» театрларында эшли.

ZOYA музыкаль төркемендә катнаша.

Катнашкан спектакльләре

МХАТ театр мәктәбендә
  • Билгеләнү (Назначение) А. Володин
  • Руслан һәм Людмила (Руслан и Людмила) А. Пушкин
  • Бертуган Карамазовлар (Братья Карамазовы) Ф. Достоевский
  • "The Final Cut" А. Сигалова
"Практика" театрында

"Муромлы Петр һәм Феврония" (реж. С. Землякова) - Ермолай Еразм

"Сатирикон" театрында
  • Ромео һәм Джульетта (В. Шекспир, реж. К. Райкин) Бенволио
  • Кухня (А. Ускер, реж. К. Райкин) Раймонд, Кевин

Сылтамалар