Рәдиф Зарипов
Тормыш юлы
Зарипов Рәдиф Рәлиф улы 1983 елның 26 августында Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы) Салават районы үзәге Малаяз авылында туган[1].
Ата-анасы район үзәгендә, аннары Нәсибашта, алга таба тагын Малаязда яшиләр. 1—7 сыйныфларны Нәсибаш урта мәктәбендә, 8 нче һәм 9 нчы сыйныфны — Малаяз урта мәктәбендә укый. Бала чагыннан төрле бәйрәм чараларында җырлый[2].
Малаяз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә, Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногманова сыйныфында һөнәри белем ала. 2004 елда училищены тәмамлаганнан соң, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында укый. Әммә күңеле җыр сәнгатенә тартканлыктан, ярты елдан соң хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең «Каравансарай» башкорт музыкаль эстрада—фольклор төркеме үткәргән кастингка бара һәм, 36 катнашучы арасыннан сайланып, икенче көнне үк «Каравансарай» составында гастроль концертларына чыгып китә: хезмәт эшчәнлеге нәкъ менә шушы төркемдә башлана[1].
2007—2009 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында, Россия Федерациясенең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов сыйныфында укый. Студент елларында бер сезон Салават Фәтхетдинов төркемендә чыгыш ясый. Гаиләсендә беренче кызы тугач, укуын Уфа дәүләт сәнгать институтында дәвам итә. Бу югары уку йортын «опера театры солисты» һәм «вокал педагогы» белгечлекләре буенча 2015 елда тәмамлый. Алга таба берникадәр вакыт Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында эшли[1].
Иҗаты
2005 елда Башкортстан юлдаш телеканалыныңнең «Гәлсәр сандугач» конкурсында катнашуы һәм «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булып танылуы Рәдиф Зариповка зур популярлык китерә. Алга таба ул җырчы буларак чыгыш ясый башлый. Шул ук вакытта үзе дә көйләр яза. Репертуарында үзе иҗат иткән җырлар өстенлек итә. Ул шагыйрьләр Нурлан Ганиев, Әсхәр Кәшфуллин, Роберт Миңнуллин, А. Сидеева, Ф. Хисаметдинова һәм башкаларның шигырьләренә көйләр яза. 200 дән артык җыр авторы[1]. Кайбер киң билгеле җырлары[3]:
Гаиләсе
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Энциклопедия Салаватского района Республики Башкортостан. Уфа, АКИРУС—АНО ЦЭКИТ, 2024. 800 с. [рус.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026]
- ↑ 1 2 Летопись с.Насибаш. Радиф Зарипов — самородок из Насибаша (рус.). Насибашевский сельсовет. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Музыка. Радиф Зарипов (рус.). Радиф Зарипов. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ Радиф Зарипов. Биография. Личная жизнь. Семья (рус.). Сайт «Женский портал». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. [рус.]
- ↑ В Уфе состоялась церемония вручения государственных наград деятелям культуры и искусства (рус.) (24 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. [рус.]
Әдәбият
- Энциклопедия Салаватского района Республики Башкортостан / М. Ф. Кашапов, председатель редакционной коллегии. — Уфа: АКИРУС—АНО ЦЭКИТ, 2024. — С. 235, 236. — 800 с. [рус.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026].
- «Сәхнә» журналы. 15.06.2020. «Буш вакытымны җыр язып уздырам». Җырчы Рәдиф Зарипов белән әңгәмә [тат.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026].
- «Кызыл тан» гәзите. 11.03.2024. Рәдиф Зарипов Татарстан башкаласында фатир алган [тат.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026].
- «Башҡортостан» гәзите. 12.03.2024. Йырсы Рәдиф Зарипов күсеп китә… [башк.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026].
- «Шәһри Чаллы».18.05.2024. Рәдиф Зарипов: «Мине 16 яшькә кадәр яши алмый дигәннәр». Казанга күченгән Башкортстанның атказанган артисты «Шәһри Чаллы»га интервью бирде [тат.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026].
- Радиф Зарипов. ВКдагы бите [рус.] [Тикшерелгән 8 апрель 2026].