Рәйлә Азнакаева

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Рәйлә Азнакаева
Туган көне 18 октябрь 1952(1952-10-18) (72 яшь)
Туган
Эшчәнлеге музыкант

Азнакаева Рәйлә Шәрәфи кызы (18 октябрь 1952 ел) — җырчы һәм югары мәктәп хезмәткәре, 1983 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты һәм бер үк вакытта 1997 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында педагог. Башкортстан Республикасының халык артисты (1992).

Рәйлә Шәрәфи кызы Азнакаева 1952 елның 18 октябрендә Ырынбур өлкәсе Куандык шәһәрендә туган.

1982 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Р. Г. Галимуллина классы) тәмамлый.

1983 елдан башлап Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Россия һәм Алмания буйлап гастрольләрдә чыгыш ясый .

1997 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта — вокал сәнгате кафедрасы доценты[1].

Чит ил композиторлары Дж. Верди, Дж. Россини, И.Штраус һ. б. вокаль әсәрләрен башкара.

Ватан композиторлары А. А. Алябьев, Х. Ф.Әхмәтов, А. Е. Варламов, З. Г. Исмәгыйлев, С. В. Рахманинов, С. Г. Садикова, Р. М. Яхин һ. б. вокаль әсәрләрен башкара.

Рәйлә Шәрәфи кызы киң диапазонлы җырчы. Аның җыр башкару манерасы моңлы булуы белән аерылып тора. Виртуоз техникага ия булган җырчы җыр башкару стилен нечкә тоя. Ул милли традицияләр белән классик вокал үзенчәлекләрен оста берләштереп башкорт халык җырларын башкара.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Башкортстан халык артисты (1992)
  • Башкирская энциклопедия. К. 1 (А-В). Уфа, 2005. С. 76-77.
  • А. Докучаева Бирелде миңа җырларга // Ватандаш. — 2002. — № 12. — с. 166-169.