Рәшидә Мәһәдиева

Мәһәдиева Рәшидә Рәфкать кызы (8 февраль 1965 ел) — башкорт журналисты, галим. 1995 елдан Русиянең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты. Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты (1999). Башкортстан Республикасының матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре (2004).

Тәрҗемәи хәле

  • Рәшидә Рәфкать кызы Мәһәдиева Баймак районы Сакмар авылында туган.
  • Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.
  • 1988 елдан алып «Башкортстан пионеры» гәзитенең бүлек мөдире.
  • 1990 елдан алып «Яшьлек» гәзитенең бүлек мөдире, 1991 елдан баш мөхәррир урынбасары.
  • 2001 елдан «Атна» гәзитенең баш мөхәррире.
  • 2006 елдан «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесенең телевидение студиясе баш мөхәррире.
  • Башкортстан Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгының электрон киң мәгълүмат чаралары секторы җитәкчесе.
  • 2016 елдан — Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире.
  • 2017 елның февраленнән — «Ватандаш» журналының баш мөхәррире[1][2].

Иҗади эшчәнлеге

Башкортстан Республикасы яшьләр матбугаты турында мәкаләләр, балалар өчен «Акбай калага бармый» (2006) әкиятләр китабы авторы.

2025 елда «Китап-Байрам» фестивалендә үзенең яңа китабын тәкъдим итә[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ Руководство. Ватандаш. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ Уфада «Ватандаш» журналына баш мөхәррир билгеләнде. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2017, 9 февраль [Тикшерелгән 10 февраль 2017]
  3. ↑ На фестивале «Китап-Байрам» журнал «Ватандаш» презентовал две книги. Молодёжная газета (31 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.

Сылтамалар