Рөстәм Сәлимгәрәев
Рөстәм Сәлимгәрәев (Рустам Кубик, QBic; рус. Рустам Салемгараев; 1985, Кама Аланы, Түбән Кама районы, Татарстан АССР, СССР) — рәссам-муралист. Россия һәм чит ил шәһәрләренең йорт диварларында зур күләмле фәлсәфи, сюрреалистик сюжетлы эшләр (мураллар) иҗат итә.
Тәрҗемәи хәле
1985 елда Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә туа[1].
2003 елда Казанга күчеп килә, анда Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать укуханәсендә дизайн бүлеген тәмамлый. Иллюстрация, дизайн, граффити белән шөгыльләнә. Укуын тәмамлаганнан соң, балалар дизайн мәктәбендә укыта. Казан дәүләт педагогия институтында белем ала, Казанның 19 нчы санлы мәктәбендә эшли[2].
2013 елдан урам иҗаты белән шөгылләнә башлый.
Иҗаты
Башта шрифтларга гына игътибар биреп, граффити белән кызыксына. Аннары сюрреализм юнәлешен үз итә. Рәссам-муралистларның күбесе кебек үк, Рөстәм Сәлимгәрәев үз иҗаты өчен кыска исем уйлап таба, эшләрен Рөстәм Кубик, Qbic дип имзалый. Гадәттә рәсемдәге геройларның башлары урынына куб сүрәтләнә.
Шрифт композицияләре сюрреалистик сюжетлар белән алмашына, эшләрендә пастель тоннары, салмак линияләр, үсемлек мотивлары һәм гадәти булмаган образлар кушылган яңа стиль барлыкка китерә.
Рөстәм Кубик эшләре беренче тапкыр 2013 елда Мәскәүнең Street Kit галереясендә аның дебют шәхси күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Рөстәмнең тормыш, гаилә, табигать һәм китаплар белән илһамланган образлары һәр кешегә хас булган мәхәббәт, белем һәм рухият юлламасын үз эченә ала.
Соңгы вакытта эшләрен кешелекнең дөнья табигатен пычратуы, экология мәсьәләләренең чишелмәве темасына багышлый. Иҗат иткән образлары аша гыйлем, мәгариф, югары рухи халәт, табигать темаларын тамашачыга җиткерергә омтыла. Кешелекне тынычлыкка әйди. Бу темалар Курскта «Newton. Курск» фестивале кысаларында ясаган муралда[3], 2019 елда Магнитогорск шәһәрендә ясаган муралда чагыла.
Россия һәм чит ил шәһәрләрендә ясаган мураллары
- «Фазы луны» (Нижнекамск)[4];
- «Әкият» (Әлмәт)[5];
- «В синем море, в белой пене» (Мәскәү);
- Санкт-Петербургның 24 катлы йортындагы мурал;
- Самара шәһәренең Ленинград урамы, 63 йортындагы мурал;
- Түбән Вартада «Арт-Квартал» фестивале кысаларында ясаган мурал[6]);
- «Хранительница» (Дербендт);
- «Чудо» (Төркия, Истамбул);
- «Воспоминание» (Франция)[7]);
- «Игры разума» (Польша, Гданьск)[8].
Шулай ук Австралия, Дания, Финляндия, Мексика, Кипр, АКШ Норвегия, Яңа Зеландиядә йорт-бина диварларын бизәгән.
2024 елда Екатеринбург шәһәрендә «Стенограффия» фестивале кысаларында «Поиск себя» исемле беренче скульптурасын тәкътим итә[9].
Казанда
Казанда Завойский урамындагы «Малиновка» торак комплексында «Мин сулый алам» муралын ясый. Анда киләчәктә астронавт булырга хыялланган, әлегә китап укып утыручы мәктәп баласы сурәтләнгән. Бу муралның биеклеге 16 метр, озынлыгы 183 метр тәшкил итә. Проект нигезендә COVID-19 пандемиясе вакытындагы үз-үзеңне изоляцияләү һәм иреккә омтылу идеясе ята[10].
Мәскәү урамындагы бина диварына ТАССРның 100 еллыгына багышланган татар кәсепчесе — агачтан ую остасы сурәтен ясый[11].
Гладилов урамында экология темасына багышланган күләмле рәсеме урнашкан.
Четаев урамындагы мурал Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына багышланган[12].
2023 елда Ибраһимов урамы, 32А йортында футболчылар ясалган мурал ачыла, ул спорт сөюче балаларны сүрәтли[13].
Рөстәм Сәлимгәрәев үзен кием-салым дизайнында да сынап карый. График эшләре дә, киндергә майлы буяу белән язылган картиналары да байтак[14].
Төрле халыкара стрит-арт-фестивальләрдә, шулай ук Swoon, Phlegm, Faile, Sandra Chevrier һәм башка рәссамнар белән бергә хәйрия аукционнарында катнаша. Россиядә һәм чит илләрдә актив үсеш ала һәм күбрәк игътибар яулый бара.
Искәрмәләр
- ↑ «В Казани люди равнодушны к искусству». Его знают в Мексике и Дании, но не в родном городе. business-gazeta.ru (7 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Рустам QBic. bizon.gallery. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Казанский художник Рустам QBic представил новый мурал. realnoevremya.ru (30 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Ксения Монастырская. «КАМ-ОН»: Изучаем уличное искусство с художниками муралов в Нижнекамске. entermedia.io (18 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ В домике! almetpublic.art. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ В Нижневартовске завершили работу известные стрит-арт художники. angi.ru (23 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Казанский художник QBic нарисовал на доме во Франции 15-метровый мурал. inde.io (18 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Художники граффити-фестиваля «GRAFFITIRUSSIA FEST». graffitirussia.com (23 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Полина Хабарова. На Химмаше появилась скульптура человека с кубиком Рубика вместо головы. kommersant.ru (4 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Николай Явдолюк. Казанский паркинг вошел в историю: известный художник разрисовал 183 метра. БИЗНЕС Online, 17.07.2020
- ↑ Кристина Иванова. Рустам Кубик: «Нет такой ассоциации, что я вандал, который ходит с баллончиком и пишет своё имя на заборе». m.vverh-tatarstan.ru (30 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Рустам Кубик создал новый мурал на Четаева. inde.io (19 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ На Ибрагимова появился мурал от Рустама Кубика. entermedia.io (24 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Рустам Салимгараев. vivacity.ru, 8.05.2020
Әдәбият
- Зилә Нигъмәтуллина. Урам дәшә // Мәдәни Җомга : газета. — 2020. — 11 декабрь (№ 49). — С. 24.