Рөстәм Сәрвәров
Рөстәм Сәрвәров — җырчы, продюссер. 1960 елның 5 апрелендә ТАССРның Мөслим районы Ташлыяр авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә һәм радиотехника техникумына укырга керә. Казан музыка училищесының халык бүлеген тәмамлый. 1980 еллар азагында «Казан кызы» дигән вокал — инструменталь ансамбль оештыра. Хәзерге вакытта «Аксу» тавыш яздыру студиясен җитәкли. Җырлар иҗат итә һәм үзе үк башкара да.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
2024 елның 7 ноябрендә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара берлеге медале тапшырыла.
Сылтамалар
- Сәрвәров: «Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм мин»(үле сылтама). Динә Йосыпова, Интертат, 21 Март 2019
- Деньги и ветер: что на самом деле необходимо татарской эстраде?. «Бизнес Online», 13.11.2016