Салават Хәбибуллин

Салават Сәгыйдулла улы Хәбибуллин (1993 елның 11 ноябре) — драма актеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты[1].

Тәрҗемәи хәле

Актаныш районының Актаныш авылында туа.

Казан театр училищесын тәмамлый.

Хезмәт юлы

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе укытучысы[2].

Театр

2015 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Репертуар

  • «Яратам! Бетте-китте!», Ләйсән Әминова — Рафинад.
  • «Ашина», Ркаил Зәйдулла — Сабах.
  • «Идегәй», Нәкый Исәнбәт — Бодайби.
  • «Хан кызы Турандык», Кәрим Тинчурин — Туруфутдин.
  • «Беренче театр», Галиәсгар Камал — Хәбибрахман.
  • «Кияү урлау», Салават Юзеев — Ривал.
  • «Мәдинә», Илгиз Зәйниев — Ирҗан.
  • «Тылсымлы арена», Шамил Фәрхетдинов — Ишкулла.
  • «Менә сиңа куш кулым», Алмаз Садриев — Икенче актер.
  • «Галәм. Әгъләм», Мөдәррис Әгъләмов — Пластика.
  • «Утка очкан күбәләктәй…», Нәбирә Гыйматдинова — Сәфәр.
  • «Полиционер», Илгиз Зәйниев — Хокук сакчысы.
  • «Карурман», Луиза Янсуар, Резедә Гарипова — Ялан би, Пластика.
  • «Акча бездә бер букча», Зөлфәт Хәким — Полиция хезмәткәре.
  • «Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев — Адаш, Карт Адаш.
  • «Хыялый», Салават Әбүзәров — Яшь Гыйззәт.
  • «Син бит минем бергенәм», Исламия Мәхмүтова — Айдар.
  • «Әкият китабы», Шамил Фәрхетдинов — Алпамша.
  • «Сүнгән йолдызлар», Кәрим Тинчурин — Гайфулла.
  • «Йосыф-Зөләйха», Нурмөхәммәт Хисамов — Нафтали.
  • «Гашыйклар тавы», И. Юзеев — Егет.
  • «Шашкан бабай», Славомир Мрожек — Онык.
  • «Беренче мәхәббәт», Илһам Гали — Марат.
  • «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр.», Туфан Миңнуллин — Нәҗип абый.
  • «Әллә язмыш, әллә ялгыш…», Наталья Нестерова — Васыйл.
  • «Кияүләр», Хәй Вахит — Илгиз.
  • «Соңгы әсәр», Кәрим Тинчурин — Хәйрулла.
  • «Шаян Гөлшаян», Мирсәй Әмир — Әхмәт.
  • «Соңгы риваять», Мәдинә Маликова — Сакчы.
  • «Башмагым JAZZ», Таҗи Гыйззәт — Гаффар.
  • «Шүрәле-Онлайн», Шамил Фәрхетдинов — Шүрәле.

Фильмография

«Ядәч! Исемдә!» Бер гаилә трагикомедиясе — Камил абый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2022 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәте (Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар белән актив иҗади эш өчен)[3].