Салават Юлаев һәйкәле (Уфа)
Салават Юлаевка һәйкәл — Уфа шәһәрендә 1967 елда куелган һәйкәл. Башкорт халкының милли батыры, шагыйр, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.
Тарих
Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфа шәһәренең көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган.[1]
Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, 3 елдан соң ССРБ Дәүләт премиясенә, ә соңрак Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек була.
Мигъмары — Исмәгыйль Гайнетдинов.
Бу скульптура — Русиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.
Корылышы
Һәйкәл Салават Юлаевны атта утырган итеп күрсәтә. Салават уң кулына камчы (чыбыркы) тоткан. Һәйкәл бронзалатылган чуеннан ясалган, һәйкәл нигезе тимер-бетоннан ясалган вә гранит плитәләр белән капланган.
Постамент нигезе тактала башкорт һәм рус телләрендә:
Башҡорт халҡының милли батыры
САЛАУАТ ЮЛАЕВҠА
һәйкәл 1967 йылда һалынды
скульпторы Тавасиев С. Д.
архитекторы Ғәйнетдинов И. Ғ.
Национальному герою
башкирского народа
САЛАВАТУ ЮЛАЕВУ
памятник сооружен в 1967 году
скульптор Тавасиев С. Д.
архитекторы Гайнутдинов И. Г.
дип язылган.
Кызыклы фактлар
- Төнлә һәйкәл астан яктыртыла.
- Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән.[2]
- Һәйкәл Башкортстан гербында сурәтләнгән.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
- Салават Юлаев һәйкәле янында 3D күренеш(үле сылтама)