Салават Яндурин
Салават Дияс улы Яндурин (рус. Яндурин Салават Диясович ; 28 август 1979, Уфа) — юрист, дәүләт хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Рәисе Хакимиятенең Закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча бүлек мөдире (2023 елдан)[1]. Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы (2017—2022). Россия Федерациясенең 3 нче класслы дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
Салават Яндурин 1979 елның 28 августында Уфада күп балалы гаиләдә игезәкләрнең берсе булып туа.
Уфаның Фатыйма Мостафина исемендәге 20 нче башкорт гимназиясен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында югары белем ала (2001).
2000—2001 елларда — «"Неделя" нәшрият йорты» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең юристы.
2001—2002 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең беренче категорияле белгече.
2002—2003 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең әйдәп баручы белгече, 2003—2005 елларда — идарәнең федераль регистрны алып бару бүлеге мөдире.
2005—2008 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсенең Башкортстан Республикасындагы федераль регистрны алып бару һәм Россия Федерациясе субъектлары канунияте бүлеге начальнигы[2].
2008—2009 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе субъектлары канунияте, федераль регистрны алып бару һәм муниципаль берәмлекләрнең уставларын теркәү бүлеге начальнигы.
2009 елдан — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары[3], 2017 елдан — начальнигы[4][5][2].
2023 елдан — Башкортстан Республикасы Рәисе Хакимиятенең закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча бүлек мөдире[1].
Дәрәҗәсе
Россия Федерациясенең 3 нче класслы дәүләт киңәшчесе.
Гаилә хәле
Өйләнгән, кызы бар[4]. Әтисе — Яндурин Дияс Хатыйп улы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Отдел по вопросам законодательной деятельности. Яндурин Салават Диясович. Заведующий отделом (рус.). Глава Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 Виктория Чистякова. Управление Минюста РФ по Башкирии возглавил Салават Яндурин (рус.). Сетевое издание «Коммерсантъ» (29 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. [рус.]
- ↑ Кто есть кто в Республике Башкортостан. Яндурин Салават Диясович
- ↑ 1 2 Фәйезов Әлим. Салауат Йәнтүрин Рәсәй Юстиция министрлығының Башҡортостан буйынса идаралығы начальнигы итеп тәғәйенләнде (башк.). ИА «Башинформ» accessdate=2026-02-17 (29 декабрь 2017). [башк.]
- ↑ Денис Мельников. Начальник Управления Минюста РФ по Башкирии покинет свою должность (рус.). Интернет-издание Пруфы.рф. (16 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
Сылтамалар
- Глава Республики Башкортостан. Официальный сайт [рус.] [Тикшерелгән 17 февраль 2026]