Салават җыены
Салават җыены | |
---|---|
Дәүләт | |
Елның көне | 16 июнь |
SEO_description | Салауат йыйыны — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Салауат йыйыны — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Салават җыены (баш. Салауат йыйыны) — Салават Юлаев көннәре чикләрендә үтә торган Башкортстан Республикасы фольклор бәйрәме.
Бәйрәм турында
«Башкортстан Республикасында Салават Юлаев көннәрен үткәрү турында»гы указга республика Президенты 2004 елның июлендә кул куйган. Бу вакыттан алып «Салауат йыйыны» ел саен республиканың төрле калаларында һәм районнарында үткәрелә. Алдан сайлау туры уздырыла[1].
Республика «Салават җыены» фольклор бәйрәменең максатлары:
- халык иҗатын саклау һәм үстерү;
- Салават Юлаев образы аша киләчәк буында үз халкына, тарихи үткәннәргә сөю, милли горурлык, ихтирам һәм олы буынны кадерләү тойгыларын үстерү;
- башкорт халкының милли гарәф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау һәм популярлаштыру;
- милли спорт төрләрен пропагандалау;
- сау тормыш рәвешен алып баруны пропагандалау.
Бәйрәм чикләрендә ярыш — көрәшләр үткәрелә: «Салават җыены батыры», «Чая кызлар», тирмәләр конкурсы, традицион спорт ярышлары (колга буйлап йөрү, капчыкта йөгерү, көрәш, С. Юлаев исемендәге призына көрәш буенча турнир) 2015 елда «Салават җыены» программасына Айдар Баек чәчән призына ипровизатор — чәчәннәр бәйгесе кертелә[2].
Үтә торган урыннары
- Ике мең дүрт — Салават районы
- 2005 — Салават районы
- Ике мең алты — Балтач районы
- Ике мең җиде — Чакмагыш районы
- Ике мең сигез — Салават шәһәре
- Ике мең тугыз — Уфа шәһәре
- Ике мең ун — Ишембай районы
- 2011 — Салават районы
- 2012 — Салават районы
- 2013 — Салават районы
- 2014 — Салават районы
- 2015 — Салават районы
- 2016 — Салават районы
- 2017 — Салават районы
Салават җыены — 2010
«Салават җыены — 2010» тарихи урын — Торатау тавы итәгендә үтә, биредә күптәннән төбәк җыены үтә торган һәм башкорт кабиләләре нәкъ шушы җирдә илгә кагылган мөһим мәсьәләләрне чишер өчен җыела торган булган.
Бу бәйрәмдә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән III Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары да катнашкан.
Искәрмәләр
- ↑ «Салауат йыйыны — 2010» — Новости — Республиканский Центр Народного Творчества, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-07-01
- ↑ В Башкирии пройдет традиционный фольклорный праздник «Салауат йыйыны»
Сылтамалар
- Республиканский центр народного творчества 2017 елның 30 апрель көнендә архивланган.
- В Салаватым районе прошел праздник «Салауат йыйыны» 2016 елның 27 май көнендә архивланган.
- Республиканский фольклорный праздник «Салауат йыйыны»
- «Салауат йыйыны -2004» 250-летие Салавата Юлаева. Бүлек 1
- «Салауат йыйыны -2004» 250-летие Салавата Юлаева. Бүлек 2
- «Салауат йыйыны-2004» Бүлек 3. Конкурсы
- «Салауат йыйыны» — «Салават җыены» около города Салават, 2008 год.