Салих Гобәйдуллин
Салих Гобәйдуллин (Салих Сабит улы Гобәйдуллин, — ) — Казанның 1 нче гилдия сәүдәгәре, текстиль фәбриге, Казанда табышлы йорт хуҗасы, иганәче. «Әлислах» гәҗитен нәшер итүгә, Шиһабетдин Мәрҗанига 100 ел тулуга багышланган зур җыентык чыгаруга иганәчелек итә. Октябрь инкыйлабыннан соң милке тартып алына. 1927 елдан Бакыда, аннары Махачкалада яши.[1]