Салих Хәсәнкәев
Салих Хәсәнкәев (Салих Хәялетдин улы Хәсәнкәев, — ) — журналист, Уфа мөселман хәрби шурасында мәдәни-агатру бүлеге мөдире, «Безнең юл» гәҗите редколлегиясе әгъзасы (1918), «Кызыл таң» гәҗите мөхәррире (192?), «Социализм Юлы» гәҗитенең җаваплы мөхәррире урынбасары (1932-1934). 1934 елдан Казанда: укытучы, Бауман районы халык мәгарифе бүлеге инспекторы. Репрессияләнә, тоткыныкта вафат була.