Зур террор
«Зур террор» (рус. Большой террор, сөйләм телендә «Ежо́вщина») — тарих белемендә 1937—1938 елларда СССРда иң массакүләм сәяси репрессияләр чорын тасвирлаучы термин[1][2][3]. Фәнни даирәләрдә террорның сәбәбе турында әлегә кадәр бердәм фикер юк. Күпчелек тарихчылар репрессияләрне оештыруда һәм уздыруда төп рольне Иосиф Сталин уйнаган дип саный[4].
Әлеге чор Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) башлыгы вазифасына Н. И. Ежовның билгеләнүе һәм аның тарафыннан 1937 елның июлендә СССР Эчке эшләр халык комиссариатының 00447 номерлы боерыгы чыгарылудан башлана[комм. 1]. Ул 1938 елның сентябрь-ноябрь айларында Н. И. Ежов куйган вазифаи затларның киң масштаблы сак астына алынуы, НКВД башлыгы Н. И. Ежовны Л. П. Бериягә[комм. 2] алмаштыру, шулай ук СССР Халык комиссарлары Советы һәм большевикларның Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк Комитетының 1938 елның 17 ноябрендәге карары нигезендә НКВД һәм прокуратура органнарына кулга алулар һәм күчерү буенча нинди дә булса массакүләм операцияләр башкаруны тыю һәм НКВДның махсус боерыклары тәртибендә төзелгән суд «өчлекләрен» бетерү белән тәмамлана[5][6].
Эчке эшләр халык комиссариатының 00447 нче боерыгы нигезендә репрессияләр, җирле халык комиссариатларына мөстәкыйль рәвештә арттырырга тыелган, якынча «планлы саннар» буенча башкарыла. Саннарны киметү рөхсәт ителә. Советларга каршы актив җинаятьчел эшчәнлек алып баручылар репрессияләнә: шул исәпле элеккеге кулаклар; баш күтәрүче, фашист, террорчылык һәм бандитлык оешмалары әгъзалары; советларга каршы сәясәт алып баручы партияләр әгъзалары[комм. 3], элеккеге аклар, түрәләр, җәзалаучылар; җинаятьчел эшчәнлек алып баручы һәм җинаятьчел тирәлек белән бәйле төрмәдә утырып чыккан кешеләр. Шулай ук төрмәләрдә, лагерьларда, хезмәт бистәләрендә һәм колонияләрдә утыручы, советларга каршы актив эш алып баруны дәвам итүче шундый ук элементлар кулга алынырга яки атып үтерелергә тиеш була[7].
Соңыннан урта звено җитәкчеләре һәм НКВД органнары тарафыннан «планлы лимитлар» күп тапкырлар арттырыла.
Бу чорда 681 692 кеше атып үтерелә[комм. 4]. Сәяси сәбәпләр буенча барлыгы 1 372 382 кеше кулга алына[комм. 5][8]. Тарихчы Виктор Земсков фикеренчә, сәяси мотивлар аркасында атып үтерелгән 681 692 кеше[9] шартлы «сталин чорында» контрреволюцион һәм башка аеруча куркыныч дәүләт җинаятьләре өчен атып үтерелгәннәрнең гомуми санының 85 % тәшкил итә (1921—1953 елларда — 799 455 кеше)[10]. Шәхсән Сталин һәм Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк Комитетының политбюросы тарафыннан «Сталин ату исемлекләре» буенча 43 768 кеше хөкем ителүгә расланган, аларның күпчелеге идарә структуралары, шул исәптән Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) һәм Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе (РККА) әгъзалары. Барысы да диярлек атып үтерелә. Бу чорда Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк комитеты әгъзаларының 78 % ы һәлак була. Иң зур күләмдә юк ителүгә НКВД органнары дучар була.
В. Н. Хаустов мәгълүматлары буенча, 1937—1938 еллардагы массакүләм репрессияләр Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк комитеты политбюросы карарларына нигезләнә, алар Сталинның «пролетариат диктатурасы органнарын көчәйтү аша сыйнфый көрәшне җәелдерү, катламнарны юк итү, соңгы капиталистик классларны бетерү, тышкы һәм эчке дошманнар белән көрәшү юлы белән» социализмга ирешү турында тезисына туры китереп кабул ителә[1].
«Зур террор» терминын беренче булып Британия тарихчысы Роберт Конквест үзенең «Зур террор» дип исемләнгән китабында куллана (ингл. The Great Terror)[11]. Сталиннан соң СССРда 1937—1938 еллардагы репрессияләр чорын Эчке эшләр халык комиссары Н. И. Ежов исеме белән «ежовщина»[1], дип атыйлар.
Зур террорның сәбәпләре турында фикерләр
Версияләрнең берсе буенча, 1937—1938 елларда Зур «чистарту» өчен идеологик нигез булып Сталин тарафыннан эшләнгән һәм беренче тапкыр 1928 елның 9 июлендә Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк комитеты пленумында игълан ителгән, «социализм төзелеше ахырына якынлашкан саен сыйнфый көрәшне көчәйтү» доктринасы тора. Террор элек барлыкка килгән механизмнарга таяна. Судтан тыш репрессияләр коммунистлар тарафыннан гражданнар сугышы вакытында ук киң кулланыла, ә «Мәскәү процесслары» өчен беренче «үрнәк» буларак 1922 елда эсерлар өстеннән күрсәтмә суд процессы санала.
Тарихчы Олег Хлевнюк фикеренчә, 1937—1938 елгы террорны сугыш куркынычы белән бәйләгән белгечләр ышандырырлык. Массакүләм операцияләрне җайга сала торган боерыкларның эчтәлеге Сталин чоры җитәкчелегенең 1936 елда Испаниядә Гражданнар сугышы вакытында инде үзен күрсәткән «бишенче колоннаны» юкка чыгарырга омтылышын күрсәтә. Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) хезмәткәрләре үзләре үк массакүләм операцияләрне нәкъ менә сугышка әзерлек белән аңлата. НКВД төбәк идарәсе җитәкчеләренең берсе үз кул астындагыларга террорның күтәрелү сәбәпләрен болай аңлата: «СССР Япония белән сугыша, тиздән Германия белән сугыш башланачак <…> Хөкүмәт НКВДга илне чит элементтан чистарту мәгънәсендә өмет баглый <…> Шуңа күрә Союз буенча 5 миллионга кадәр кешене атарга кирәк». Хлевнюк раславынча, җинаятьчел килешүләр һәм «бишенче колонна» чынбарлыкта түгел, ә нәкъ менә Сталин һәм аның көрәштәшләренең күзаллауларында гына була[12].
Германия тарихчысы Йорг Баберовски Зур террорга күчү сәбәбен үзәк күрсәтмәләренә саботаж ясаган төбәк һәм җирле элиталар тарафыннан Сталинга каршылык күрсәтүне саный[13]. Француз тарихчысы Николя Верт Зур террорны хакимият тарафыннан тормышка ашырыла торган социаль инженерия механизмы, «кулакларны» юк итү сәясәтен һәм «зарарлы элементларны» депортацияләүне тулысынча тәмамлау дип карый[14]. Америка тарихчысы Дэвид Ширер Зур террорның барлыкка килүен 1930 елларның беренче яртысында һәм уртасындагы гомуми хуҗалык-сәяси хаосны үтү белән бәйли[15].
Россия тарихчысы А. Г. Тепляков тарих-график күзәтүендә XXI гасыр башында күпчелек тикшеренүчеләр Зур террорның әзерләнгән һәм планлаштырылган акция булуына ышаналар, дип раслый[16]. Галим сүзләренчә, фәнни тирәлектә 1937—1938 еллардагы террор сәбәпләрен канәгатьләнерлек аңлату турында бердәм фикер юк.
Тепляков Сталин чоры мәдәният тарихчысы Е. А. Добренконың фәнни мохиттә репрессия сәбәпләренә, Ш. Фицпатрик, Э. Найман, К. Кларк, Т. Лахузен, И. Халфин һәм О. Хархордин фикеренчә, традицион советология (тоталитар режим һәм газап чигүче массалар) күзаллауларын да, ревизионизм мәктәбенең торышын да яңадан карап чыгучы, киңрәк караш барлыкка килү турындагы фикерен китерә.
Бу алым кысаларында кайбер тарихчылар массаларның һәм режимның традицион рәвештә каршы куелуы урынына, үзара ярдәм итешүгә, көчәюенә һәм кушылуына игътибар итә, ә террор чыганагы, алар фикеренчә, режимда түгел, ә бщлки шәхескә карата күмәк ихтирамсызлыкны һәм массачыл агрессияне институциональ рәвештә формалаштырган, режимны тудырган массаларның үзләрендә.
Америка тикшеренүчесе В. З. Голдман дәүләт аппараты басымы астында репрессияләрдә массаларның актив катнашуы версиясен тәкъдим итә, Зур террорның башлану сәбәбен Сталинның чиксез шәхси хакимияткә омтылышында күрүдән баш тарта[17]. Германия тарихчысы К. Шлегель фикеренчә, дошманнардан котылу максаты хакына башланган террорны бик күп структуралар һәм гражданнар үз проблемаларын хәл итү һәм карьера баскычыннан күтәрелү өчен әзерлек белән хуплап ала һәм файдалана[18].
Советолог Шейла Фицпатрик Бөек француз инкыйлабының 1794 елгы якобин терроры һәм Зур террор арасында параллельләр үткәрә, чөнки ике очракта да «эчке контрреволюцияне» басу сылтавы һәм меңләгән хыянәтчеләрне корбан итеп җәмгыятьне яңарту кирәклеге белән беренче чиратта иске революционерлар юк ителә. Шул ук вакытта террор масштаблары чагыштырырлык түгел, Якобин террорыннан аермалы буларак, Зур террор барышында оппозицион сәяси структуралар юк ителми (алар күптән бетерелгән була инде), ә үзара бәйләнеше булмаган кешеләр юкка чыгарыла[19].
Кировны үтерү һәм бу фаҗиганың шаукымы
1934 елның 1 декабрендә Кировны үтерү сәяси репрессияләрне көчәйтү өчен сәбәп буларак файдаланыла. СССР җитәкчелеге фикеренчә, Кировны үтерүче Леонид Николаев үз инициативасы белән эш итми, ә 1920 нче елларда тар-мар ителгән партия эчендәге оппозиционерларның калган әгъзаләре белән бәйле була, алар легаль кырдан кысрыкланганнан соң янәсе турыдан-туры террорчылык ысулларына күчә.
Кировны үтерү турындагы эшне тикшергәндә Сталин бу җинаятьтә Г. Е. Зиновьевны, Л. Б. Каменевны һәм аларның тарафдарларын гаепләп, «зиновьев эшен» тикшерергә боера. Берничә көннән Зиновьев оппозициясенең элеккеге тарафдарларын кулга алулар башлана, ә 16 декабрьдә Каменев һәм Зиновьев үзләре кулга алына. 28–29 декабрьдә үтерүне оештыруда турыдан-туры гаепләнгән 14 кеше атып үтерелүгә хөкем ителә. Хөкем карарында аларның барысы да «Ленинградтагы Зиновьев антисовет төркеменең актив катнашучылары», ә соңыннан — «Ленинград үзәге» дип аталган «яшерен террорчылык контрреволюцион төркеменең» актив катнашучылары булган дип раслана. 1935 елның 9 гыйнварында СССР Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) каршындагы махсус киңәшмәдә «Сафаров, Залуцкий һәм башкаларның Ленинград контрреволюцион Зиновьев төркеме» җинаять эше буенча 77 кеше хөкем ителә. 16 гыйнварда Зиновьев һәм Каменев җитәкчелегендәге «Мәскәү үзәге» эше буенча 19 гаепләнүче хөкем ителә[20].
Алдагы берничә ел дәвамында Сталин Кировны үтерүне 1920 нче елларда партиядә төрле оппозицион агымнарны җитәкләгән яки аларда катнашкан элеккеге сәяси дошманнар белән ахыргы үч алу өчен сәбәп итеп куллана. Алар барысы да террорчылык эшчәнлектә гаепләнеп юк ителә.
1934 елның 1 декабрендә СССР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Халык комиссарлары советы карары чыгарыла, аның нигезендә террорчылык оешмалары һәм террорчылык актлары турындагы эшләр буенча тикшерү тизләтелгән режимда (ун көнгә кадәр) алып барылырга тиеш була, суд тыңлаулары — яклар катнашыннан башка һәм шаһитлар чакырмыйча башкарылырга, кассацион шикаять бирү дә, ярлыкау турында үтенеч бирү дә рөхсәт ителми, үлем хөкемнәре шул ук көнне үтәлә. Эшләрне «гадиләштерелгән тәртиптә» карау Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк комитеты политбюросының махсус карары белән рәсмиләштерелгән мәҗбүри беренчел санкциясен таләп итә.
1935 елның гыйнварында әзерләнгән һәм урыннарга җибәрелгән БКП Үзәк Комитетының «Иптәш Кировның явызларча үтерелүенә бәйле вакыйгалар дәресләре» дигән ябык хатында, Сталин Бөтенсоюз коммунистик партиясе тарихында булган башка «партиягә каршы группировкалар» — «троцкистлар», «демократик централистлар», «эшчеләр оппозициясе», «уң тайпылышчылар» турында искә төшерә. Бу хатны урыннарда гамәлгә турыдан-туры күрсәтмә итеп карарга тиеш булалар[20].
1935 елның 26 гыйнварында Сталин Зиновьевның 663 элекке тарафдарын Ленинградтан Себер төньягына сөрү турындагы политбюро карарын имзалый. Бер үк вакытта 325 элеккеге оппозиция вәкиле Ленинградтан башка районнарга партия эшенә күчерелә. Башка урыннарда да шундый эш башкарыла. Мәсәлән, 1935 елның 17 гыйнварында Украина коммунистик партиясенең Үзәк комитеты политбюросы элеккеге актив троцкистларны һәм зиновьевчыларны, шул исәптән «троцкистлар һәм троцкист-зиновьевчылар блогына» караган өчен, республиканың эре сәнәгать үзәкләреннән күчерү кирәклеге һәм партиядән чыгарылганнарга материаллар әзерләү турында сорау куя. 1935 елның гыйнвар-февраль айларында Ленинградта барлыгы 843 «зиновьевчы» кулга алына.
Ленинград өлкәсе буенча Эчке эшләр халык комиссариаты идарәсе планы нигезендә[21], бер ай эчендә Ленинградтан 5 мең элеккеге дворян һәм шуңа охшаш «элеккеге заман кешеләре» гаиләре чыгарылырга тиеш була. 1935 елның 28 февраленнән 27 мартына кадәр 11 072 кеше (4833 гаилә башлыгы һәм 6239 гаилә әгъзасы) сөргенгә җибәрелә, шул исәптән: элекке кенәзләр — 67, графлар — 44, бароннар — 106, император һәм ак армиянең элекке офицерлары — 1177, руханилар — 218. 1935 елның 1 апреленнән яңа операция башлана, аның барышында 25 апрельгә тагын 5100 гаилә (22 511 кеше) сөрелә. Соңрак 1935 елның 15 июненә кадәр Ленинградтан, чик зонасыннан һәм 100 чакрымлык режимлы җирлектән өстәмә рәвештә 8 меңнән артык кеше сөрелә, бу процесс «Киров агымы» дип атала.
1935 елның март-апрелендә СССР Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) каршындагы Махсус киңәшмә берничә танылган партия эшлеклеләрен, мәсәлән, 1921 елда партиянең X съезды материаллары буенча дискуссия вакытында «контрреволюцион оешма» төзү турындагы фальсификацияләнгән эш буенча «эшчеләр оппозициясе» платформасын хуплаган, А. Г. Шляпниковны хөкем итә.
1935 елның гыйнвар-апрелендә НКВД органнары «Кремль эшен» ача, аның кысаларында дәүләт җитәкчеләренә каршы һөҗүм әзерләгән террорчылык төркеме оештыруда гаепләнеп, Кремльдә хөкүмәт учреждениеләре хезмәткәрләре төркеме кулга алына. Шул ук эш белән бәйле рәвештә 1935 елның 3 мартында СССР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе вазифасыннан А. С. Енукидзе алына. Аны СССРның элеккеге прокуроры И. А. Акулов алмаштыра, аның урынына, үз чиратында, беренче урынбасары А. Я. Вышинский куела.
1935 елда НКВД башлыгы Генрих Ягода һәм СССР прокуроры Андрей Вышинский паспорт режимын бозучылар өчен судтан тыш «өчлекләр» булдыру турында доклад ясый[22]. Әлеге «милиция өчлекләре» дип аталган СССР Эчке эшләр халык комиссариатының 1935 елның 27 маенда 00192 номерлы боерыгы белән оештырыла. Бу боерык буенча җинаятьчел һәм мораль яктан түбән төшкән элементларны алу вакытында массакүләм операцияләр башкару абсолют рәвештә тыелуга игътибар юнәлтелә. Карарларны чыгарганда НКВД «өчлекләренә» СССР НКВД каршындагы махсус киңәшмә турындагы Нигезләмә белән каралган хокукларга таянырга тәкъдим ителә. «Өчлекләр» утырышында прокурорның катнашуы мәҗбүри була. «Өчлекләр» протоколлары эшче-крестьян милициясе Баш идарәсе башлыгына аларны СССР НКВДның махсус киңәшмәсенә тәкъдим итү өчен җибәрелгән була[23].
Мәскәү процесслары
1936—1938 елларда компартиянең элеккеге югары функционерлары өстеннән өч зур ачык процесс уза, алар 20 нче елларда троцкистлар яки уң оппозиция белән бәйле була. Чит илләрдә аларны «Мәскәү процесслары» дип атыйлар (ингл. Moscow Trials).
СССР Югары суды Хәрби коллегиясе хөкем иткән гаепләнүчеләргә Сталинны һәм башка Совет лидерларын үтерү, СССРны тарату һәм капитализмны торгызу максатыннан көнбатыш разведкалары белән хезмәттәшлек итү, шулай ук шул ук максат белән икътисадның төрле тармакларында корткычлык оештыру гаепләнә.
- «Троцкист-Зиновьев террорчылык үзәгенең» 16 әгъзасы өстеннән беренче Мәскәү процессы 1936 елның августында уза. Төп гаепләнүчеләр Зиновьев һәм Каменев була. Башка гаепләүләрдән тыш, аларга Кировны үтерү һәм Сталинны үтерү максаты белән яшерен эш алып бару инкриминацияләнә.
- Икенче процесс («параллель антисовет троцкистлар үзәге» эше) 1937 елның гыйнварында Карл Радек, Юрий Пятаков һәм Григорий Сокольников кебек 17 киң танылмаган функционерлар өстеннән уза. 13 кеше атып үтерелә, калганнары озак срокка иректән мәхрүм ителүгә хөкем ителә.
- Өченче процесс 1938 елның мартында «уң-троцкистлар блогы» дип аталган 21 әгъза өстендә була. Төп гаепләнүчеләр Николай Бухарин, Коминтернның элеккеге башлыгы, шулай ук Совнаркомның элеккеге рәисе Алексей Рыков, Христиан Раковский, Николай Крестинский һәм беренче Мәскәү процессын оештыручы Генрих Ягода була. Алар арасына шулай ук Совет медицинасының күренекле эшлеклеләре И. Н. Казаков, Л. Г. Левин һәм Д. Д. Плетнев та эләгә. Өч кешедән кала (Бессонов, Плетнев һәм Раковский) барлык гаепләнүчеләр дә атып үтерелүгә хөкем ителә. Төрмә срогына хөкем ителгән өч кешене Орел централында тоталар һәм 1941 елның сентябрендә Орел янындагы Медведев урманында атып үтереләр.
Соңыннан Ягодадан башка барлык гаепләнүчеләр реабилитацияләнә.
Армиядәге репрессияләр
Беренчеләрдән булып репрессияләнгән хәрбиләрнең берсе Г. Д. Гай була, ул 1935 елда шәхси сөйләшүдә исерек килеш: «Сталинны алып атарга кирәк, барыбер аны алып атачаклар», — дигәне өчен тоткарлана. Тиздән ул НКВД тарафыннан кулга алына һәм 5 елга лагерьларга хөкем ителә, ләкин 1935 елның 22 октябрендә Ярославль төрмәсенә җибәрелгәндә кача. Аны тоту өчен НКВД берничә мең чекист, комсомолец һәм колхозчыларны 100 чакрым радиустагы тоташ боҗра булдыру өчен мобилизацияли. Ике көннән Гайны тоталар.
1937 елның июнендә шулай ук Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе югары офицерлары төркеме өстеннән, шул исәптән Михаил Тухачевскийны да кертеп, «советларга каршы троцкистлар хәрби оешмасы эше» буенча суд була.
«Тухачевский эше» буенча гаепләнүчеләр
«Тухачевский судьялары»
Эчке эшләр халык коммиссариаты эчендә чистартулар
1936 елның 26 сентябрендә Ягода урынына Эчке эшләр наркомы итеп Н. И. Ежов билгеләнә.
ТЕЛЕГРАММА
ШИФР
МӘСКӘҮ. БКП(б) ҮК
Иптәш Каганович, Молотов һәм ҮК Политбюросының башка әгъзаларына.
Беренчедән. Иптәш Ежовны Эчке эшләр халык комиссары вазифасына билгеләүне абсолют рәвештә кирәкле һәм ашыгыч эш дип саныйбыз. Ягоданың троцкистлар-зиновьевчылар блогын фаш итү эшендә үз бурычын югары дәрәҗәдә башкара аллмавы көн кебек ачык. Берләшкән Дәүләт Сәяси идарәсе (ОГПУ) бу эштә 4 елга соңа калды. Бу хакта барлык партия хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр халык комиссариатының өлкә вәкилләре әйтә. Ежовның урынбасары итеп Аграновны калдырырга мөмкин.…
Сталин. Жданов
№ 44
25/IX.36 ел
Алтынчысы. Ежовның Үзәк комитет секретаре булып калуы үзеннән-үзе аңлашыла.
.
Массачыл террор
Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк Комитетының февраль-март пленумы
1937 елның 23 февраль – 3 март көннәрендә БКП Үзәк комитеты пленумында чистартулар башлануга күрсәтмә бирелә. Бу пленумда «Партия эшенең җитешсезлекләре һәм троцкийчыларны һәм башка икейөзлеләрне юк итү чаралары турында» дигән доклад белән И. В. Сталин чыгыш ясый, ул «социализм төзелеше барган саен сыйнфый көрәшнең кискенләшүе» турындагы доктринасын кабатлый.
Пленумда Н. И. Бухарин адресына, янәсе элеккеге сул оппозицияне (троцкистлар Г. Л. Пятаков, К. Б. Радек, зиновьевчылар Л. Б. Каменев, Г. Я. Сокольников һ. б.) һәм элеккеге «уң тайпылышчыларны» (Н. И. Бухарин, А. И. Рыков, Н. А. Угланов) берләштерергә тиеш булган, «уң-сул» оппозицияне яшерен рәвештә туплауда гаепләүләр тыңланды. НКВД карамагында Бухаринның Каменев белән мондый «уң-сул» (сталин терминологиясендә — «троцкист-бухарин») берләшкән оппозиция булдыру турында яшерен сөйләшүләр язмасы эләгә. Моннан тыш, Н. И. Ежов доклады нигезендә, Бухарин һәм Рыков янәсе турыдан-туры Сталинга каршы террорны планлаштыра.
Бухаринның аның террорчылык эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар яла ягу булып тора, ә тиешле күрсәтмәләр НКВД тикшерүчеләре тарафыннан көчләп чыгарылган, дигән раслаулары совет төзелешен каралту дип игълан ителә; Бухарин протест билгесе итеп игълан иткән ачлык «троцкистлар методы» дип тамгалана.
Пленумда катнашучыларның күбесе атып үтерү резолюциясе өчен тавыш бирергә әзер була, ләкин бу омтылышларны Сталин «сүндерде», ул икесен дә партия Үзәк Комитетыннан чыгарырга, ә эшне НКВД каравына тапшырырга тәкъдим итә[24].
Пленум нәтиҗәләре буенча Бухарин партиядән чыгарыла, аның эше НКВДга тапшырыла.
Террор барышында бу пленумда чыгыш ясаган 72 кешенең 52 се атып үтерелә:
БКП(Б) Үзәк Комитетының февраль-март пленумында катнашучылар
- Агранов Я. С. 1938 елның 1 августында атып үтерелә[25]
- Акулов И. А. 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Андреев А. А. чистартулардан соң исән кала
- Антипов Н. К. 1938 елның 28 июлендә атып үтерелә
- Багиров М. Д. чистартулардан соң исән кала, 1956 елның 26 апрелендә атып үтерелә
- Балицкий В. А. 1937 елның 27 ноябрендә атып үтерелә
- Берия Л. П. — Ежовны нарком постында алыштыра, Зур террорны туктата[26], 1953 елның 23 декабрендә атып үтерелә
- Богушевский В. С. 1939 елның 31 мартында атып үтерелә
- Бухарин Н. И. 1938 елның 15 мартында атып үтерелә
- Быкин (Беркович) Я. Б. 1938 елның 10 февралендә атып үтерелә
- Вегер Е. И. 1937 елның 27 ноябрендә атып үтерелә
- Ворошилов К. Е. чистартулардан соң исән кала
- Вышинский А. Я. чистартулардан соң исән кала. КПССның XX съездына кадәр яшәми
- Гамарник Я. Б. 1937 елның 31 маенда кулга алынуны көткәндә үз-үзен атып үтерә.
- Гуревич А. И. 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Евдокимов Е. Г. 1940 елның 2 февралендә атып үтерелә
- Ежов Н. И. 1940 елның 4 февралендә атып үтерелә
- Жданов А. А. чистартулардан соң исән кала, 1948 елда вафат була. Ждановның үлеме «табиблар эше» өчен сәбәпләрнең берсе була
- Жуков И. П.1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Завенягин А. П. чистартулардан соң исән кала
- Заковский Л. М. (Штубис Г. Э.), Көнбатыш Себердә массакүләм репрессияләр оештыручы,1938 елның 29 августында 1937—1938 елларда НКВД эчендәге чистарту барышында атып үтерелә
- Икрамов А. И. 1938 елның 15 мартында атып үтерелә
- Кабаков И. Д. 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Каганович Л. М. чистартулардан соң исән кала,1991 елда СССР таркалуга ярты ел кала үлә
- Калинин М. И. чистартулардан соң исән кала
- Калманович М. И. 1937 елның 27 ноябрендә атып үтерелә
- Калыгина А. С. 1937 елның 27 ноябрендә атып үтерелә
- Каминский Г. Н. 1938 елның 10 февралендә атып үтерелә
- Косарев А. В. 1939 елның 23 февралендә атып үтерелә
- Косиор С. В. 1939 елның 26 февралендә атып үтерелә
- Криницкий А. И. 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Крупская Н. К. 1939 елның 27 февралендә вафат була
- Кудрявцев С. А. 1938 елның 25 апрелендә атып үтерелә
- Левченко Н. И. 1938 елның 25 февралендә атып үтерелә
- Литвинов М. М. (Валлах М. М.) чистартулардан соң исән кала, 1951 елның 31 декабрендә шикле шартларда вафат була
- Любимов И. Е. 1937 елның 27 ноябрендә атып үтерелә
- Любченко П. П. 1937 елның 29 августында кулга алынуны көткәндә үз-үзен атып үтерә
- Макаров И. Г. чистартулардан соң исән кала
- Маленков Г. М. чистартулардан соң исән кала
- Межлаук В. И. 1938 елның 29 июлендә атып үтерелә
- Мехлис Л. З. чистартулардан соң исән кала
- Микоян А. И. чистартулардан соң исән кала
- Мирзоян Л. И. 1939 елның 26 февралендә атып үтерелә
- Миронов (Каган) Л. Г. 1938 елның 29 августында атып үтерелә
- Михайлов (Каценеленбоген) М. Е. 1938 елның 1 августында атып үтерелә
- Молотов (Скрябин) В. М. чистартулардан соң исән кала, 1986 елның 8 ноябрендә вафат була
- Оболенский В. В. (Осинский Н.) 1938 елның 1 сентябрендә атып үтерелә
- Пахомов Н. Н. 1938 елның 19 августында атып үтерелә
- Полонский В. И.1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- |Попов Н. Н. 1938 елның 10 февралендә атып үтерелә
- Попок Я. А. 1938 елның 28 июлендә атып үтерелә
- Постышев П. П. 1939 елның 26 февралендә атып үтерелә
- Прамнек Э. К. 1938 елның 29 июлендә атып үтерелә
- Разумов М. О. (Арханцев А. И.) 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Реденс С. Ф. 1940 елның 12 февралендә атып үтерелә
- Рухимович М. Л.1938 елның 29 июлендә атып үтерелә
- Рыков А. И. 1938 елның 15 мартында атып үтерелә
- Рындин К. В. 1938 елның 10 февралендә атып үтерелә
- Саркисов С. А. 1937 елның 1 сентябрендә атып үтерелә
- Стецкий А. И. 1938 елның 1 августында атып үтерелә
- Угаров А. И. 1939 елның 25 февралендә атып үтерелә
- Хатаевич М. М. 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Хрущёв Н. С. чистартулардан соң исән кала
- Чубарь В. Я. 1939 елның 26 февралендә атып үтерелә
- Шверник Н. М.чистартулардан соң исән кала
- Шеболдаев Б. П. 1937 елның 30 октябрендә атып үтерелә
- Шкирятов М. Ф. чистартулардан соң исән кала
- Эйхе Р. И. 1940 елның 4 февралендә атып үтерелә
- Ягода Г. Г. 1938 елның 15 мартында атып үтерелә
- Яковлев (Эпштейн) Я. А. 1938 елның 29 июлендә атып үтерелә
- Ярославский Е. М. (Губельман М. И.) чистартулардан соң исән кала
1937 елның февралендә СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан рәсмиләштерелгән атып үтерүгә хөкем ителгән затлар исемлеген Үзәк комитет политбюросында раслау даими нигездә башлана. Алдан билгеләнгән җәза чарасы белән фамилия буенча исемлекләрне И. Сталин шәхсән үзе һәм аның партия буенча иң якын көрәштәшләре раслый. Үзәк Комитеты политбюросының рәсми карарлары бу турыда кабул ителми, ә аларның ролен «раслыйм» резолюцияләре һәм исемлекләрнең үзләрендә куелган имзалар башкара. Мондый беренче документ 1937 елның 27 февралендә рәсмиләштерелә. Анда 479 кешенең фамилиясе күрсәтелә һәм җәза чарасы итеп атып үтерү билгеләнә.
НКВДга кайтарылган исемлекләр СССР Югары Судының Хәрби коллегиясенә җибәрелә. Анда алынган эшләр 1934 елның 1 декабрендәге карар нигезендә карала. Суд формаль рәвештә уза. Документлар алдан әзерләнә. Эшне тыңлау биш-ун минут вакытны ала. Бу вакыт эчендә гаепләнүчегә аның хокукларын, гаепләүнең асылын аңлатканнар, гаепләнүченең кылынган җинаятьләргә мөнәсәбәтен, аның күрсәтмәләрен һәм соңгы сүзен тыңлаганнар дип санала[27]. Хөкем элегрәк билгеләнгән категория буенча чыгарыла. Искәрмәләр очрамай диярлек. Үлем хөкемнәрен гадәттә хөкем ителүчеләргә җәза алдыннан ук игълан итәләр[28]. Барлыгы мондый тәртиптә 40 меңнән артык кеше хөкем ителә.
Элеккеге НКВД хезмәткәрләре өчен «махсус тәртип» урнаштырыла. Кагыйдә буларак, аларның исемлекләре Сталинга аерым бирелә һәм аларның йә тышлыгы булмый, йә ул «исемлек» яки «затлар исемлеге» дип кенә атала, анда билгеләнгән затларның Югары Судының Хәрби коллегиясе судына тартылуы күрсәтелми. Әгәр НКВД хезмәткәрләренең фамилияләре гомуми исемлекләрдә барса, бу юлда гадәттә: «элекке НКВД хезмәткәре» дип билгеләнә. ҮК политбюросы әгъзалары тарафыннан расланган исемлекләр башка беркайда да каралмый, ә кешеләрне атып үтерәләр. Ягъни ҮК политбюросы әгъзаларының визалары асылда хөкем карары булып чыга һәм бернинди дә, хәтта формаль законлаштыруны таләп итми. НКВД үзәк аппараты эшләре буенча CD да тәкъдим ителгән документларда «махсус тәртиптә» 254 чекист хөкем ителә. Беренче «махсус» исемлек 1937 елның 16 июнендә, соңгысы 1938 елның 10 июнендә раслана.
Ивановодагы милиция идарәсе башлыгы М. П. Шрейдер Югары Судының Хәрби коллегиясенең күчмә утырышы турында шулай дип искә ала[29]:
Судка кадәр барлык тикшерү астындагыларны каты эшкәртәләр, аларны үзләреннән алынган күрсәтмәләрдән баш тартмаска күндерәләр, моның өчен аларның гомерен саклап калырга вәгъдә итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, суд утырышы башланганчы ук машинистка суд сәркатибе әйтеп тору буенча алдан билгеләнгән җәза чарасын — ату белән хөкем карарларын бастыра.
Массакүләм репрессияләр башлануы
1937 елның 28 июнендә БКП ҮК политбюросы карар кабул итә: «1. Сөрелгән кулакларның баш күтәрүче оешмасына караган барлык активистларга карата иң югары җәза чарасын куллануны кирәк дип танырга». 2 июльдә Политбюро өлкә комитетлары, крайкомнар, союз республикалары компартияләре Үзәк комитеты секретарьларына телеграмма җибәрергә карар кабул итә:
|
16 июльдә Ежов НКВД өлкә идарәләре башлыклары белән булачак операция турында фикер алышу өчен киңәшмә уздыра. С. Н. Миронов (Көнбатыш-Себер крае буенча НКВД идарәсе начальнигы) соңрак болай дип сөйли: «Ежов гомуми оператив-сәяси директива бирә, ә Фриновский аны үстерү өчен идарәнең һәр башлыгы белән „оператив лимит“, ягъни СССРнең теге яки бу төбәгендә репрессияләнергә тиешле затлар санын, билгели»[30].
Миронов Л. П. Берия исеменә язган гаризасында болай ди: «….июль аенда Ежовка доклад ясаганда мин аңа район һәм шәһәр активы буенча шулкадәр киң күләмле операцияләрнең куркынычлы булуын белдердем, чөнки контрреволюцион оешманың чын әгъзалары белән беррәттән алар кайбер затларның катнашы барлыгын бик ышандырырлык күрсәтмиләр. Ежов миңа: „Ә нигә сез аларны кулга алмыйсыз? Без сезнең эшегезне эшләмәячәкбез, аларны утыртыгыз, ә аннары ачыкларсыз —кемгә күрсәтмәләр булмаячак, чыгарырсыз. Кыюрак эш итегез, мин сезгә инде берничә тапкыр әйттем“. Шул ук вакытта ул миңа аерым очракларда, әгәр кирәк булса, „сезнең рөхсәтегез белән бүлек башлыклары физик йогынты ясау ысулларын да куллана ала“, дип белдерде»[31]. Әрмән ССР Эчке эшләр наркомы урынбасары Кондаков НКВДның Ярославль идарәсе буенча үзенең элеккеге начальнигы А. М. Ершовка сылтама белән: «Ежов мондый сүзләргә юл куйган „әгәр бу операция вакытында меңнән артык кеше атып үтерелсә — монда бернинди дә бәла юк. Шуңа күрә кулга алуларда артык оялу кирәкмәс“, диде»[32]. «Идарә башлыклары, — дип күрсәтте А. И. Успенский, — бер-берсен арттырырга тырышып, кулга алынганнарның гаять зур саннары турында хисап тоттылар. Ежовның бу киңәшмәдә чыгышы „Сук, бертуктаусыз күк күкрәт“ директивасына кайтып калды. Ежов дошманнарны тар-мар итү белән бәйле рәвештә гаепсез кешеләрнең беркадәр өлеше дә юк ителәчәк, ләкин бу котылгысыз, дип турыдан-туры белдерде»[33]. Успенскийның кулга алынган 70 һәм 80 яшьлек картларны нишләтергә дигән соравына Ежов: «Аягында торса — ат», — дип җавап бирә[34][35][36].
«Кулаклар линиясе» буенча репрессияләр
1937 елның 31 июлендә «элеккеге кулакларны, җинаятьчеләрне һәм башка антисовет элементларын репрессияләү буенча операция турында» 00447 номерлы НКВД боерыгы БКП Үзәк комитеты политбюросы тарафыннан хуплана, бер үк вакытта ГУЛАГ системасын киңәйтү турында карар кабул ителә һәм Ежов ягыннан имзалана[37].
Приказда кулаклар һәм җинаятьчеләрдән тыш репрессияләнүчеләргә сәяси активистлар (эсерлар, грузмеклар, муссаватистлар, иттихадистлар, дашнаклар, аклар, реэмигрантлар) кертелә. «Кулак операциясе» кысаларында өчлекләр тарафыннан 818 меңгә якын кеше хөкем ителә, шуларның 436 меңе атып үтерелә.
Террор механизмы
О. В. Хлевнюк язганча, Политбюро төрле операцияләр үткәрергә рөхсәт итә һәм НКВД өчен боерыклар раслый. «Очлекләр» эшчәнлеге лимитлар ярдәмендә җайга салына. Җитәкче хезмәткәрләрнең хөкемнәрен формаль рәвештә СССР Югары суды Хәрби коллегиясе чыгара. Фактта алар Сталин, Молотов, Ворошилов, Каганович, Жданов һәм берничә очракта Микоян һәм Косиор тарафыннан раслана. Политбюро әгъзалары республика һәм өлкә партия оешмаларында чистарту максатыннан даими рәвештә урыннарга бара. Террор турындагы директиваларның күбесе Политбюро карарлары буларак рәсмиләштерелүгә карамастан, аларның чын авторы, Хлевнюк раслаганча, Сталин була. Аның имзасы белән урыннарга Үзәк комитетының кулга алулар үткәрү һәм судларны оештыру турындагы директивалары бара. Кайбер очракларда Сталин күрсәтмәләре телеграммалар аша таратыла. Мәсәлән, 1937 елның 27 августында партиянең Көнбатыш өлкә комитеты сәркатибенең «Андреев районы авыл хуҗалыгында эшләгән корткычлар» өстеннән суд барышы турындагы хәбәренә җавап итеп, Сталин телеграмма җибәрә: «Андреев районы корткычларын атарга хөкем итәргә, ату турында хәбәрне җирле матбугатта бастырырга киңәш итәм»[4].
НКВД идарә начальниклары, берничә мең кешене кулга алуга күрсәтмә кагәзе алгач, йөзләрчә һәм меңнәрчә кешене кулга алу зарурлыгы алдына куела. Репрессияләр буенча билгеләнгән планнарны үтәү һәм арттырып үтәү өчен, НКВД органнары төрле һөнәр ияләре һәм социаль чыгышлы кешеләрне кулга ала һәм аларның эшләрен өчлекләргә карау өчен тапшыра. НКВД хезмәткәрләре һәр җирлектә төрле баш күтәрүчеләр, уң-троцкистлар, шпион-террорчылык, диверсион-зарар китерүчеләр һәм шуңа охшаш оешмалар, «үзәкләр», «блоклар» һәм төркемнәр уйлап чыгара башлыйлар. Ул вакыттагы тикшерү эшләре материаллары буенча барлык төбәкләрдә, өлкәләрдә һәм республикаларда диярлек киң тармакланган «уң троцкистлар шпион-террорчылык, диверсия-зарар китерүче» оешмалар һәм үзәкләр була, һәм, кагыйдә буларак, бу «оешмаларны» яки «үзәкләрне» өлкә комитетларының, крайкомнарның яки союздаш республикаларның компартия Үзәк Комитетының беренче секретарьлары җитәкли. Мәсәлән, Көнбатыш өлкәсендә «уңнарның контрреволюцион оешмасы» җитәкчесе булып өлкә комитетының беренче секретаре И. П. Румянцев таныла, Татарстанда «уң троцкистлар милләтчелек блогы» җитәкчесе өлкә комитетының элеккеге Беренче секретаре А. К. Лепа, Чиләбе өлкәсендә «уңнарның советларга каршы террорчылык оешмасы» җитәкчесе өлкә комитетының беренче секретаре К. В. Рындин була[38].
НКВД өчлекләре һәр утырышта гаепләнүчеләр үзләре булмаган очракта да дистәләгән эш карый. 1938 елга кадәр НКВД системасында җитәкче урыннарда эшләгән һәм аннан соң кулга алынган элекке чекист М. П. Шрейдер истәлекләреннән күренгәнчә, Иваново өлкәсе буенча «өчлекнең» эш тәртибе түбәндәгечә була: көн тәртибе, яки «альбом» төзелә, аның һәр битендә кулга алынган кешенең исеме, атасының исеме, фамилиясе, туган елы һәм кылган «җинаяте» языла. Шуннан соң НКВД өлкә идарәсе башлыгы кызыл карандаш белән һәр биткә зур «Р» хәрефен яза һәм кул куя, бу исә «ату» дигән карарны аңлата. Шул ук кичне яки төнлә хөкем карары үтәлә. Гадәттә, икенче көнне «альбом-повестка» битләрен өчлекнең башка әгъзалары имзалый.
Хөкем карарларын үтәү өчен өчлек утырышы протоколлары НКВД оператив төркемнәре башлыкларына җибәрелә. Боерык нигезендә «беренче категория» буенча хөкем карарлары Эчке эшләр наркомнары, өлкә идарәләре һәм НКВД бүлекләре башлыклары күрсәтмәсе буенча, хөкем карарын үтәү вакытын һәм урынын тулысынча сер итеп саклап, урыннарда һәм билгеләнгән тәртиптә үтәлә. Репрессияләрнең бер өлеше инде хөкем ителгән һәм лагерьларда булган затларга карата үткәрелә. Алар өчен «беренче категория» лимитлары бүлеп бирелә һәм шулай ук өчлекләр барлыкка килә.
Террор гамәлдә
Көнбатыш-Себер краенда 1937 елның маенда ук янәсе Көнбатыш Себердә Рус гомумхәрби берлеге һәм япон разведкасы тарафыннан оештырылган гигант «эсер-монархик» кораллы заговор эше фабрикацияләнә башлый. Имеш, аның коралланган таянычы кулаклардан сөрелгәннәр-махсус күчеп килүчеләрдән һәм «элеккеге» сөрелгәннәрдән тора.
Новосибирск өлкәсендә «Польша хәрби оешмасының Себер комитеты», «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендәге Новосибирск троцкистлар оешмасы», «Новосибирск троцкистлар террорчылык үзәге», «Германиянең Новосибирск фашистлар милли-социалистик партиясе», «Новосибирск латыш милли-социалистик фашистлар оешмасы» һәм тагын 33 «советларга каршы» оешма һәм төркем «ачыла».
Таҗик ССР Эчке эшләр халык комиссариаты янәсе контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешманы ачыклый. Аның элемтәләре уң троцкистлар үзәгенә, Иран, Әфганстан, Япония, Англия, Германия һәм Үзбәк ССРның контрреволюцион буржуаз-милләтче оешмасына тоташа. Аның җитәкчелегендә КП Үзәк Комитетының 4 элеккеге сәркатибе, 2 элеккеге Халык комиссарлары советы рәисе, 2 элеккеге Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, 12 нарком һәм 1 республика оешмасы җитәкчесе, барысы да диярлек Үзәк комитетының бүлек мөдирләре була, Таҗикстан КПнең 18 сәркатибе, район башкарма комитетлары рәисләре һәм рәис урынбасарлары, язучылар, хәрбиләр һәм башка партия-совет хезмәткәрләре тора.
Свердловск өлкәсе буенча НКВД идарәсе Свердловск өлкә комитеты сәркатибе, 1914 елдан КПСС әгъзасы Д. Кабаков җитәкләгән «Урал фетнәчеләр штабы — уңнар, троцкистлар, эсерлар, чиркәүчеләр һәм Россия гомумхәрби берлеге агентурасы блогы органын» «ачыклый». Бу штаб янәсе хәрби үрнәк буенча формалаштырылган 200 бүлекчәне, 15 баш күтәрүче оешманы һәм 56 төркемне берләштерә.
Киев өлкәсендә 1937 елның декабренә 87 баш күтәрүче-диверсион, террорчылык оешмасы һәм 365 баш күтәрүче-диверсион зарарлы төркем «ачыклана».
Мәскәүнең 24 нче авиазаводында 1937 нче елда 5 шпион, террорчылык һәм диверсион-зарар китерүче төркем табыла һәм юк ителә («уң-троцкистлар» төркеме һәм, янәсе германия, япон, француз һәм латвия разведкалары белән бәйле төркемнәр), аларның гомуми саны 50 кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта «завод бүгенге көнгә кадәр советларга каршы социаль-чит, шпионаж һәм диверсия буенча шикле элементлар белән тулган, бу элементларның рәсми мәгълүматлар буенча гына да исәпкә алынуы 1000 кешегә җитә», диелә.
Репрессияләнүчеләрнең шактый зур категориясе руханилар була. Репрессияләнгән руханиларның төгәл саны турындагы мәгълүматлар бәхәсле </ref>{{статья |автор= Сомин Н. В. |заглавие= К вопросу о числе репрессированных за православную веру в России в ХХ в |оригинал= |ссылка= http://periodical.pstgu.ru/ru/pdf/article/2924 |автор издания= |издание= Вестник ПСТГУ II: История. История Русской Православной Церкви |тип= |место= |издательство= |год= 2015 |месяц= |число= |том= |выпуск= 3 (64) |номер= |страницы= 101—110 |isbn= |issn= |doi= |bibcode= |arxiv= |pmid= |язык= |ref= |archiveurl= https://periodical.pstgu.ru/ru/pdf/article/2924 </ref>. Федераль куркынычсызлык хезмәте архивы нигезендә, 1937 елда «чиркәү-сектант контрреволюциясенә» караган 37 331 кеше репрессияләнә, ә 1938 елда — 13 438 кеше. Шулай ук меңләгән католик, ислам, яһүд руханилары һәм башка конфессияләрнең руханилары атып үтерелә.
Кытай Көнчыгыш тимер юлын сату белән бәйле рәвештә Советлар Союзына элек биредә эшләгән берничә дистә мең совет гражданы, шулай ук эмигрантлар кайта. Бу затлар төркеме «харбинчылар» дигән уртак исем ала һәм аннары СССР НКВДның 1937 елның 20 сентябрендәге 00593 номерлы боерыгы нигезендә репрессияләргә дучар ителә. Барлыгы 29 981 кеше тоткарлана, шуларның 19 312се атып үтерелә[39].
1938 елның башында төрле маддәләр буенча 8-10 елга лагерьларга хөкем ителгән инвалидларның эшләре Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча өчлек тарафыннан яңадан карала, ул аларны эшче көч буларак кулланырга ярамаганлыктан, иң югары җәзага хөкем итә, 1938 елның февраль-мартында 1160 инвалид атып үтерелә[40].
«Социаль-зарарлы элементлар» һәм җинаятьчеләр
1937—1938 елларда репрессияләр дәүләт куркынычсызлыгы органнары тарафыннан гына үткәрелми. Милициянең өлкә һәм край идарәләрендә җирле башлыкларга җиткерелгән «социаль-зарарлы» һәм җинаятьчел элементларны кулга алуга лимитлар билгеләнә. Милиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгәннәрне, йортсызларны, паспортсызларны, эшләмәүчеләрне кулга алалар, еш кына документларны югалту турында белдерү өчен милициягә килгәннәрне дә тоткарлыйлар. Мәсәлән, Алтай крае буенча НКВД идәрәсе милициясенең Рубцово район бүлеген җитәкләгән А. П. Пульцин кичекмәстән 300 җинаятьчене кулга алу турында күрсәтмә ала, операциягә бер ай бирелә. Лимитны үтәп, Пульцин җинаятьчеләр дип атап бик күп очраклы затларны кулга алуны оештыра. 1937 елның ноябрендә ике милиционер кладовщик А. Савинны кыйный. Бу җинаятьне яшерү максатыннан Пульцин Савинга аның янәсе милициягә китерелүе турында материаллар ясарга куша, шуннан соң ул Җинаять кодексының 35 маддәсе буенча милиция өчлеге тарафыннан «социаль-зарарлы элемент» буларак биш елга лагерьларга хөкем ителә.
«Социаль-зарарлы элементларны» гаепләүгә дәлилсез килү хакимиятне борчый, һәм 1938 елның 21 маенда НКВД җинаять- мораль яктан түбән төшкән элементалар репрессияләре милиция өчлекләре тарафыннан «массакүләм операцияләр» һәм кампанияләрдән башка көндәлек ашырылырга тиеш булган инструкция кабул ителә. Шул ук вакытта элек хөкем ителгән яки милициягә китерелгән, әмма җинаять мохите белән бәйле булмаган колхозчыларны гаепләгәндә «бозыклыклар» тәнкыйтьләнә. Билгеләп үтелгәнчә, чын җинаятьчеләр паспорт режимын бозучылар буларак минималь сроклар ала. 1937—1938 елларда «милиция өчлекләре» барлыгы мораль яктан түбән төшкән һәм паспортсыз 420—450 мең кешене хөкем итә[41].
Моннан тыш, җинаятьчеләр 00447 номерлы боерык («кулак операциясе») нигезендә НКВД өчлекләре тарафыннан хөкем ителә, аларга каршы массакүләм ату җәзасы кулланыла. «Кулак операциясе» барышында, 1937 ел нәтиҗәләре буенча, бөтен СССРдә атып үтерелгәннәр арасында җинаятьчеләр 15 % кына булуы ачыклана. Мәсәлән, Омск өлкәсендә яшәүче Ефим Родионов 1937 елда эре мөгезле терлек урлауда гаепле дип табыла һәм, Җинаять кодексында югары бусагасы 8 ел булган, 166 маддәсе буенча атуга хөкем ителә. Гаепләү өчен зыян күрүченең һәм шаһитларның күрсәтмәләре җитәрлек була, аларда Родионов элек хөкем ителгән ат карагы буларак характерлана, ләкин аның җинаять эшчәнлегенең конкрет фактлары булмый[41].
Кайвакыт җинаятьчеләрне сәяси гаепләүләр буенча аталар. Мәсәлән, Польшадан килгән һәм Көнбатыш Себер краеның Ояш станциясендәге 160 нчы совхозда шофер булып эшләгән Ф. С. Рэкетский танылган карак була һәм берничә тапкыр җирле клубны һәм ларекларны талый. 1937 елның 30 августы төнендә аны кибеттә кулыннан тотып алып, 78 нче совхозның политбүлегенә китерәләр, ә аннан шунда ук Новосибирскига, НКВД идарәсенең контрразведка бүлегенә озаталар. Ракетский урлауда гаебен таный, ләкин Поляк шпионы буларак хөкем ителә һәм атып үтерелә[41].
Үлем хөкемнәрен үтәү
Бутовск полигонында кеше калдыкларын өйрәнү күрсәткәнчә, хөкем карарлары, кагыйдә буларак, баш артына ату белән башкарыла. Наган системалы револьверлары, ТТ-33 пистолетлары һәм Дегтярев пулеметлары кулланыла. Үле гәүдәләрне төркем-төркем алдан казылган чокырларга күмәләр.
Тикшерүче Алексей Тепляков алга таба контроль ату белән баш артына ату традициясе «шактый иртә урнаша», 1920-нче еллар башында ук, дигән фикерен белдерә. Шулай ук тикшеренүче, эпилепсия өянәге башлану сәбәпле вакытыннан алда пенсиягә киткән, Берләштерелгән Дәүләт Сәяси идарәсе вәкаләтлесенең элеккеге ярдәмчесе Спиридон Карташовның истәлекләрен китерә[42]:
Мин кешеләрне аткан тавышлар ишетелмәслек итеп үтерә беләм. (…) Сере шунда: мин авызны ачарга мәҗбүр итәм һәм шунда ук терәп атам. Миңа одеколон кебек җылы кан гына чәчрәтә, ә тавыш ишетелми…
1937 елның 25 июлендә Көнбатыш Себер крае буенча НКВД идарәсе начальнигы С. Н. Миронов НКВД идарәләренең оперсекторлары башлыклары киңәшмәсендә аларга Инструкция бирә[42]:
Урынга килгәч, оперсектор начальнигы нәрсә белән мәшгуль булырга тиеш? Хөкем карарын үтәү һәм мәетләрне күмү урынын табарга. Әгәр дә урманда булса, биредә алдан ук чирәм киселергә тиеш, аннары, хөкем карары үтәлгән урынны төрлечә конспирацияләү максатыннан, бу урынны чирәм белән капларга кирәк булачак — чөнки бу урыннар контриклар һәм дин әһелләре өчен сәҗдә кылу урыны булырга мөмкин. Аппарат абсолют рәвештә берни дә белергә тиеш түгел — хөкем карарларын китерү урынын да, хөкем карарлары үтәлгән санны да — чөнки шул ук аппарат бу мәгълүматларны таратучы да була ала.
Новосибирск өлкәсе буенча НКВД идарәсе Куйбышев оперсекторының элеккеге башлыгы Л. И. Лихачевский күрсәткәнчә, Куйбышев оперсекторы буенча 1937—1938 елларда 2 меңгә якын кеше үтерелә, шуларның 600 гә якыны буыла, бер кешегә уртача бер минут вакыт китә[42].
1937 елның 8 августында Ежов урынбасары Фриновский телеграмма җибәрә: «Бөтен НКВД идарәләре начальникларына. 00447 номерлы опербоерыкка өстәп. Өчлекләрнең хөкем карарын хөкем ителүчеләрнең бары тик икенче категориясенә генә игълан итәргә. Беренче категориягә — игълан итмәскә. Кабатлап әйтәм — игълан итмәскә. Фриновский»[43]. Нәтиҗәдә үлемгә дучар ителгәннәр үз язмышлары турында ату урынында гына белә.
1937—1938 елларда бөтен ил буйлап көненә 1200—1300 кеше атып үтерелә. Минусинск шәһәрендә генә дә 1938 елның август аенда 310 кеше атыла, ә үзенчәлекле «рекорд» — 222 ату — 1937 елның 8 декабренә каршы төндә куела.
Славгородта «рекорд» 1938 елның 22 гыйнварында (298 ату), Тубылда 1937 елның 14 октябрендә (217 ату) теркәлә. Кечкенә провинция шәһәрләрендә НКВД идарәсе оперсекторлары хезмәткәрләре аз булганлыктан, алар шулкадәр күләмдә атуларны башкара алмый, шуңа күрә карарларны үтәүгә милиция һәм фельдъегерь җәлеп ителә.
Куйбышев өлкәсе буенча НКВД идарәсе начальнигы 1937 елның 4 августында үзенең карары белән кызылармиячеләрне һәм милиция рядовойлары составын атарга җәлеп итәргә аеруча тыя, 1938 елның 22 апрелендә Тубылда махсус карар белән партактивны атарга җәлеп итү тыела[42].
1938 елның гыйнвар ҮК Пленумы. Постышев эше
Югары дәрәҗәле карт большевик П. П. Постышев 1923 елдан Украинада эшли, анда, Троцкий раславынча, эзәрлекләүләр белән Н. А. Скрипникны үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерә. Әмма 1937 елга Постышев кире кагыла һәм партиянең Куйбышев өлкә комитетының беренче сәркатибе вазифасына күчерелә. Ел башында ул Киев өлкә һәм шәһәр комитетының беренче сәркатибе, Украина КП ҮК сәркатибе вазифаларыннан алына. Мартта Куйбышев шәһәр комитетының, июньдә Куйбышев өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Украинада «дошманнарны фаш итү» эшендә җитәрлек ашкыну күрсәтмәве өчен акланырга тырышып, Постышев Куйбышев өлкәсендә киң масштаблы репрессияләргә керешә. В. З. Роговин фикеренчә, Постышев тарафыннан ачылган террор режимы «хәтта 1937 ел үлчәмнәре буенча да моңарчы күрелмәгән». Мисал өчен, тулы составта партиянең 34 райкомын куып таратуы постышевның «новациясе» булып санала.
Мондый «артыклыклар» өчен 1938 елның 8 гыйнварында Постышев вазифасыннан алына, һәм аңа Политбюро карары белән каты шелтә белдерелә. 1938 елның гыйнвар пленумында Постышев тәнкыйтькә дучар була, аңа каршы Куйбышев өлкә комитетының икенче сәркатибе Игнатов чыгыш ясый. Роговин ассызыклаганча, Постышевны тәнкыйтьләүчеләр сыйфатында Ежов, Берия һәм Баһиров чыгыш ясый. Пленум нәтиҗәләре буенча Постышев Үзәк комитет әгъзаларыннан кандидатларга күчерелә. 10 февральдә Политбюро Постышев эшен партия контроле комиссиясенә тапшыра. Комиссиянең 17 февральдәге карары нигезендә Постышев партиядән чыгарыла, ә 1938 елның 22 февралендә кулга алына. 1939 елның 26 февралендә атып үтерелә. Постышевның үзеннән тыш, шулай ук аның хатынын атып үтерәләр, ә улларын Валентин, Владимир һәм Леонидны лагерь срокларына хөкем итәләр.
1938 елның гыйнвар Пленумы инде террорны бетерүгә таба адым ясый. «Коммунистларны партиядән чыгарганда партия оешмаларының хаталары турында, БКП дән чыгарылганнарның апелляцияләренә формаль-бюрократик мөнәсәбәт турында һәм бу кимчелекләрне бетерү буенча чаралар турында» үзенең карары белән пленум коммунистларны партиядән чыгарганда күпсанлы «артыклыклар» булганын таный. Шул ук вакытта кулга алуларның законлылыгы, һәм гомумән НКВД эшчәнлеге бернинди шик астына алынмый, ә партиядән нигезсез чыгарылулар «халык дошманнары» мәкерләре белән аңлатыла:
Украина КП(Б) Киев өлкә комитетының элеккеге секретаре, халык дошманы Кудрявцев партия җыелышларында чыгыш ясаучы коммунистларга һәрвакыт провокацион сорау белән мөрәҗәгать итә: «Ә сез берәрсенә булса да гариза яздыгызмы?» Бу котыртулар нәтиҗәсендә Киевта шәһәр партия оешмасы әгъзаларының яртысына диярлек сәяси компрометацияләүче гаризалар бирелә, өстәвенә гаризаларның күбесе ачыктан-ачык ялган һәм хәтта провокацион булып чыга[44].
Массакүләм, шул исәптән ҮК ның үзенә дә таралган, репрессияләр нәтиҗәсендә комитет әгъзалары саны 1937—1938 еллар дәвамында даими кими. 1937 елның июнь һәм октябрь, ә аннары 1938 елның гыйнвар пленумнары барышында Үзәк Комитеттан вазифаи затларның яртысыннан артыгы чыгарыла. Асылда инде гыйнвар Пленумы, кандидатларны Үзәк комитет әгъзаларына кадәр күтәрүгә карамастан, кворумсыз җыела. Гомумән алганда, XVII һәм XVIII съезд арасында 139 әгъзадан һәм Үзәк комитетка әгъзалыкка кандидатлардан 98 кеше атып үтерелә, ә гомумән алганда, табигый үлем һәм үз-үзенә кул салулар белән бергә 108 кеше, ягъни 70 % тан артыгы үлә.
Пропаганда һәм доносларның роле
Киң таралган фикергә карамастан, репрессияләр тәгәрмәчен әйләндерүдә доносларның роле зур әһәмиятькә ия булмый[12]. Террор характеры, аның үзәкләштерелүе һәм алдан билгеләнгән «контроль саннар» нигезендә үткәрелүе НКВДның «ирекле ярдәмчеләре» активлыгы өчен күп урын калдырмый. Тикшерү эшләрендә гаепләү материалларының нигезе тикшерү вакытында алынган танылулар була. Кулга алынган кешенең гаебен исбатлау буларак гаризалар һәм донослар чагыштырмача сирәк очрый. Томск өлкәсе буенча элеккеге ФИХ (ФСБ) идарәсе архивы буенча, мәсәлән, мондый донослар өйрәнелгән эшләрнең 0,5 % тан кимрәгендә табыла. 1937—1938 еллардагы массакүләм операцияләрне оештыру механизмы кулга алулар өчен нигез буларак доносларны киң куллануны күздә тотмый. «Антисовет элементларын» тоткарлау башта НКВД картотекалары нигезендә, ә аннары тикшерүдә чыгарылган «күрсәтмәләр» нигезендә үткәрелә[4].
Террор механизмында рәсми пропаганда мөһим әһәмияткә ия була. Хезмәт коллективларында, институтларда, мәктәпләрдә «троцкист-бухара хәшәрәтләрен» тамгалаган җыелышлар уза. Казах шагыйре Джамбул Джабаев «Нарком Ежов» одасын иҗат итә.
Кешеләр донослар белән «артыгын кылана», коррупцияле җитәкчелеккә каршы һөҗүм буларак күрә һәм террорны шәхси максатларда куллана. 1937—1938 елларда меңләгән граждан НКВДга үзләренең хезмәттәшләренә, күршеләренә, начальникларына, танышларына донослар яза. Институтларда һәм башка уку йортларында бер-берсенә донослар язу очраклары күп була. Мәсәлән, 1940 елда булачак хәрби тарихчы һәм язучы В. В. Карпов, ул вакытта Ташкент хәрби училищесы курсанты, курсташы язган донос буенча репрессияләнә.
Җәзалаулар
Рәсми рәвештә кулга алынганнарга карата җәзалау 1937 елда БКП Үзәк комитеты санкциясе белән рөхсәт ителә. 1939 елда җирле партия органнары җәзалауларда катнашкан НКВД хезмәткәрләрен читләштерергә һәм судка бирергә таләп иткәч, Сталин партия һәм НКВД органнарына телеграмма юллый, анда халыкның ачыктан-ачык дошманнарына карата гадәттән тыш чара буларак җәзалауның рөхсәт ителүенең теоретик нигезләмәсен бирә.
СССР прокуроры М. И. Панкратьевка Төркмән ССР НКВД органнарында «Социалистик законлылыкны бозу турында» эшләр буенча тикшерү нәтиҗәләре турындагы докладта әйтелгәнчә, «1938 ел башында Монаков һәм аның җинаятьләрендә катнашучы, Төркмәнстан ССР НКВДның 5 нче бүлеге башлыгы Пашковский тарафыннан „массалы конвейер“ булдырыла. Ул вакытта „конференция“ дип аталган бу „конвейерда“ кулга алынганнарны төркемләп кыйнаулар һәм җәзалаулар оештырыла. Кулга алынганнарны берничә (кайвакыт 15-20) тәүлеккә аякта яки тез өстендә торырга, бер-берсен кыйнарга һ. б. мәҗбүр итәләр. Массалы кыйнаулар вакытында хезмәткәрләр кулга алынганнарның кычкыруларын басар өчен хор җырлары башкара».
Партиянең Калинин өлкә комитетының оештыру-партия эше бүлеге мөдире, «бүлек начальнигыннан башлап, барлык тикшерүчеләр тикшерү алып баруның бозык ысулы, кулга алынганнарны кыйнау, нигезсез кулга алулар белән шөгыльләнәләр», дип яза. Чекистларны «үзләре үк бутаган эшләрне чишүне ышанып тапшырган» «җәлладлар шайкасы» дип атап, партия түрәсе НКВДны алга таба чистарту кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрә[4].
Хөкем карары чыгарылганнан соң да, кулга алынганнар үтерүгә кадәр мыскыл ителергә мөмкин. Мәсәлән, Вологодск НКВД идарәсендә газаплаучылар — дәүләт куркынычсызлыгы майоры Сергей Жупахин белдеге белән — атарга хөкем ителгәннәрнең башларын балта белән чабып өзәләр. Куйбышев НКВД идарәсендә 1937—1938 елларда җәзалап үтерелгән ике мең кешенең якынча 600е бау белән буыла. Кирилл Александров фикеренчә, Барнавылда хөкем ителгәннәрне ломнар белән кыйнап үтерәләр; Алтайда хатын-кызларны атар алдыннан көчлиләр; Новосибирск төрмәсендә НКВД хезмәткәрләре тоткынны касыкка бер сугудан үтерүдә ярышалар[45].
СССР НКВД Дәүләт иминлеге баш идарәсенең кулга алынган 1 бүлеге начальнигы И. Я. Дагин 1938 елның 15 ноябрендәге күрсәтмәләрендә Ежов аңа болай дип сөйләвен раслый: «Марьясин эше күптән төгәлләнеп, тыңлауга билгеләнгән, ләкин Марьясинны кыйнауны дәвам итү өчен минем боерык буенча көн саен кичектерелә. Мин аның колагын, борынын кисәргә, күзләрен чокып чыгарырга, Марьясинны кисәкләргә кисәргә куштым»[46].
1939 елның 29 гыйнварында СССР Эчке эшләр наркомы Л.П Берия, БКП(Б) Үзәк комитеты секретаре А. А. Андреев һәм БКП(Б) Үзәк комитетының оештыру-партия эше бүлеге мөдире Г. М. Маленков И. В. Сталинга СССР НКВДна эшләрне кабул итү-тапшыру актына озата баручы хат тапшыралар, анда тикшерү алып бару ысуллары тәнкыйтьләнә һәм ялган күрсәтмәләрне таләп итү өчен тоткыннарны җәзалау турында хәбәр ителә[46]. 1939 елның 1 февралендә СССР прокуроры А. Я. Вышинский И. В. Сталинга һәм В. М. Молотовка язган хатында Вологда өлкәсе НКВД идарәсе хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә, «Власов, Ерин, Воробьев, Левашев һәм НКВДның Белозерск район бүлеге начальнигы Портнаго сорау алулар вакытында, төрле җәзалаулар кулланып, ерткычлыкка кадәр барып җитәләр. Эш шул дәрәҗәгә җитә ки, сорау алулар вакытында бу затлар тарафыннан дүрт сорау алучы үтерелә.»[47] Грузин ССР буенча НКВД идарәсенең элеккеге башлыгы С. А. Гоглидзе 1953 елда судта күрсәткәнчә, Берия үзе ату алдыннан хөкем ителгәннәрне кыйнарга күрсәтмәләр бирә[48].
НКВД хезмәткәрләренең күрсәтмәләрне үтәүдән баш тарту очраклары
Кайвакыт НКВД хезмәткәрләре гаепсезләрне үтерүдә катнашудан баш тарта, гәрчә мондый адым НКВД хезмәткәре өчен үлем куркынычы дигәнне аңлатса да. Шулай итеп, НКВД Дәүләт иминлеге баш идарәсенең Себер хәрби округы махсус бүлеге башлыгы урынбасары П. Ф. Коломийц, хәрбиләрнең массакүләм кулга алынулары һәм атулары белән очрашкач, 1937 елның 7 декабрендә почта аша Ежовка тикшерү хаталарын ачу өчен комиссия җибәрүне сорап хат юллый. Аның фикеренә каршы килеп, каравылчы Легаловны мифик ут төртүдә гаепләп атып үтерү турында белгәч, Коломийц үзенең рапорты турында НКВД идарәсе начальнигы урынбасары И. А. Мальцевка әйтә. Озакламый Коломийц идарә башлыгы Горбач янына кереп бүлек өчен җаваплылыктан баш тартуы турында белдерә. 23 декабрьдә ул үзе кулга алына һәм җәзалана. 1938 елның мартында ул болай дип язарга мәҗбүр була: «Соңгы 6-7 елда мин массакүләм операцияләр буенча киеренке эшләрдә катнашмадым… үз согымда кайнадым һәм шуңа күрә ОГПУ-НКВДның алдынгы органнары һәм хезмәткәрләре туплаган уңай тәҗрибәдән мәхрүм булдым […] БКП (Б)ның һәм Совет хәкимиятенең җәза сәясәтен тормышка ашыру буенча практик чекист эшенең кайбер күренешләрен мин ялган, черегән әхлак күзлегеннән карадым». Коломийц 20 елга лагерьларга хөкем ителә, ләкин 1940 елда аны реабилитациялиләр.
Террор кызган вакытта НКВДга мобилизацияләнгән Себер төзәтү-хезмәт лагеренең оператив-чекист бүлеге яшь хезмәткәре Садовский Сталинга газаплауларга һәм фальсификацияләргә каршы протест белдереп хат яза. Аны кичекмәстән кулга алалар, җәзалыйлар, һәм 1938 елның көзендә атып үтереләр. Яшерен сәяси бүлек начальнигы һәм ТАССР НКВД өчлеге әгъзасы Я. Я. Веверс 1937 елның ноябрендә атуларда катнашудан баш тарткан үз кул астындагы С. А. Әүхәдиевне кулга алырга боера. Әүхәдиев «антисовет агитациясе» өчен биш елга хөкем ителә, ләкин 1939 елда аның эше туктатыла.
Алтай крае буенча НКВД идарәсенең Благовещенский район бүлеге башлыгы урынбасары М. Сейфулин, хезмәттәшләренең берсе сүзләренчә, «ул вакытта кулга алулар һәм тикшерү методлары белән килешмичә, 1938 елның язында үзен атып үтерә». Курск өлкәсе НКВД район бүлеге башлыгы Д. Щекин 1938 елның 4 августында шулай ук үз-үзенә кул сала, ә моңа кадәр кулга алынганнарның гаиләләренә барып, алар белән эчеп утыра.
1937 елның сентябрендә Воронеж өлкәсе НКВД идарәсе тикшерү производствосы буенча референт Гуднев идарә башлыгына докладсыз гына «үзәк комитетка каршы шартлаткыч агитация һәм легаль булмаган әдәбият чыгару» өчен кулга алынган дүрт кешене азат итә. Шуннан соң ул күздән югала, һәм аның белән бергә үзе азат иткән кешеләр дә кача. Моңа кадәр Гуднев үз производствосында булган документларны юкка чыгара[49].
Чит ил кешеләренә һәм этник азчылыкларга карата репрессияләр
НКВДның милли операцияләре
1937—1938 елларда Ежов боерыклары сериясе белән этник алманнарга, полякларга, румыннарга, латышларга, грекларга, финнарга, иранлыларга, болгарларга, македониялеләргә, әфганлыларга һәм башкаларга каршы массакүләм репрессияләр механизмы җибәрелә, алар СССР җитәкчелеге тарафыннан чит ил разведкалары өчен терәк буларак кабул ителә. НКВДның 11.08.1937 00485 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелгән «Польша операциясе» аеруча киң колач ала, аның барышында 111 мең кеше атып үтерелә.
Милли операцияләр башланган НКВД приказлары күпме кешене хөкем итәргә кирәклеген тәгәен аныкламый. Милли операцияләр буенча репрессияләр үз илләрендә революция җиңелгәннән соң СССРга качкан политэмигрантларга бик зур көч белән ябырыла. Л.Треппер мәгълүматлары буенча, чистарту вакытында СССРда яшәүче политэмигрантларның 80 % репрессияләнә[50].
Чит ил коммунистларына каршы репрессияләр
СССРда яшәгән чит ил коммунистлары шулай ук чистартуга эләгә. Тар-мар итүгә әгъзалары 5 меңгә кадәр кеше исәпләнгән Польша компартиясе дучар була. 1938 елда ул гомумән таратыла.
Чистарту вакытында атып үтерелгән танылган политэмигрантлар һәм чит ил коммунистлары
Чистартуга шулай ук Профсоюзларның Кызыл интернационалы (Профинтерн), Революция көрәшчеләренә халыкара ярдәм оешмасы (МОПР), Коммунистик интернационал (Коминтерн) эләгә. Кулга алынганнан соң алтынчы көндә Коминтернның интернациональ контроль комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ян Анвельт җәзалаудан һәлак була. Коммунистик Интернационалның башкарма комитетының халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Б. Н. Мельников сигез ай дәвамында төрмәдән Коминтернның чит ил челтәре белән җитәкчелек итә, шуннан соң атып үтерелә.
Репрессияләргә Германия Компартиясенең 242 әгъзасы, Австрия Шуцбунды (Социалистик юнәлештәге хәрбиләштерелгән оешмасы) элеккеге эшлеклеләренең күпчелеге, Болгария Компартиясенең 600 әгъзасы дучар ителә, Бела Кун җитәкчелегендәге венгр коммунистларының күпчелеге кулга алына.
Италия Коммунисты Роботти — Пальмиро Тольятти кияве, фин Коммунисты Отто Куусиненның хатыны һәм улы репрессияләнә. 1938 елның 16 июлендә Иран компартиясе лидеры Солтан-Заде атып үтерелә.
Чит илдә репрессияләр
1937—1938 еллардагы зур террор СССР территориясе белән генә чикләнми. СССРга чакырылган кайбер совет дипломатлары, хәрби атташелар һәм разведчиклар үзләрен кулга алу көткәнен сизә һәм чит илдә калуны өстен күрә. Алар арасында НКВД Дәүләт иминлеге баш идарәсе хезмәткәрләре И. С. Рейсс, А. М. Орлов, В. Г. Кривицкий, дипломат Ф. Ф. Раскольников, дипломат һәм разведчик А. Г. Бармин була. Иң танылганы Маньчжоу-Ерак Көнчыгыш крае НКВД идарәсе башлыгы Г. С. Люшковның качуы була, аны 1938 елның июнендә «карьера баскычыннан күтәрелү» өчен Мәскәүгә кайтырга сорыйлар. 1938 елның 14 ноябрендә УССР эчке эшләр наркомы А. B. Успенский үз-үзенә кул салуын инсценировкалый һәм Воронежга кача. Соңгы ике качу Ежовны урыныннан алу өчен сәбәпләрнең берсе санала.
Чит илдә калган Раскольников «Сталинга ачык хат» белән мөрәҗәгать итә, анда аның репрессив сәясәтен кискен гаепли. Аның ачык хатына бернинди җавап килми. Хат язганнан соң бер ай узгач Раскольников Ниццада вафат була. Аннан тыш, шикле шартларда В. Г. Кривицкий һәм Троцкийның улы Лев Седов та вафат була. 1937 елда Швейцариядә Совет махсус хезмәтләре тарафыннан илгә кире кайтмаган И. А. Рейсс үтерелә. 1938 елда Франциядә Троцкий сәркатибе Рудольф Клементны үтерәләр һәм башын кисәләр.
Разведчикларга карата репрессияләр
Чистарту вакытында НКВДның чит ил операцияләре бүлеге тар-мар ителә. Борис Савинков һәм Сидней Рейлины кулга алган атаклы «Трест» операциясе идеясенең авторы В. Ф. Джунковский, «Трест» һәм «Синдикат-2» операцияләре җитәкчесе А. Х. Артузов, чит илдә совет разведкасын төп оештыручыларның берсе М. А. Трилиссер, НКВД агенты һәм элеккеге Ак гвардия офицеры С. Я. Эфрон атып үтереләләр, 25 елга лагерьларга хөкем ителгән легендар разведчик Д. А. Быстролетов, Троцкийны үтерү буенча операция үткәргән Н. И. Эйтингон чак кына кулга алынмый кала. 1939 елда Я. И. Серебрянский кулга алына, әмма 1941 елда ук ул азат ителә.
Шул ук вакытта, П. А. Судоплатов истәлекләренә караганда, Трилиссер һәм Артузов бер-берсен яратып бетермиләр һәм кулга алынганнан соң «яшерен явыз ният белән йөрүчеләр», дип күрсәтмә бирәләр.
Гомумән алганда, 1937—1938 еллар чорында НКВД чит ил бүлегенең 450 хезмәткәреннән 275се репрессияләнә. Лондонда НКВД резидентлары Чапский, Графпен һәм Малли, Парижда С. М. Глинский (Смирнов) һәм Г. Н. Косенко (Кислов) репрессияләнәләр, шулай ук Римда, Берлинда һәм Нью-Йоркта резидентлар репрессияләнәләр. Чит ил бүлегенең Берлиндагы резидентурасында чистартудан соң 16 кешедән 2се кала. 1938 елда мондый тар-мар ителү нәтиҗәсендә илнең югары җитәкчелегенә 127 көн дәвамында НКВДның чит ил резидентурасыннан бернинди мәгълүмат та килми.
ГУЛАГта һәм махсус билгеләнештәге төрмәләрдә репрессияләр
НКВДның 31.07.37 00447 номерлы боерыгы белән ГУЛАГ лагерьларында һәм махсус билгеләнештәге төрмәләрдә утыручы хөкем ителгәннәрнең эшләрен өчлекләр тарафыннан карау билгеләнә.
1937 елның 5 августында иң зур лагерь идарәләренә аерым күрсәтмә җибәрелә («наркомның 409 номерлы директивасы»), анда лагерь администрациясе репрессияләнергә тиешлеләрнең исемлеген төзеп, һәркемгә кыскача белешмә-характеристика бирәчәк дип карала. Әлеге белешмәләр лагерь идарәсе дислокацияләнгән төбәк буенча НКВД идарәсенең «өчлегенә» (яки, әгәр сүз Союз яки автоном республика турында барса, республика Эчке эшләр наркоматына) тапшырыла. Шул рәвешле, ату исемлекләренә кертү өчен нигез булып беренчел эш буенча хөкем карарының агентура мәгълүматлары һәм формулировкалары нигезендә төзелгән «белешмә» хезмәт итә. Тоткынга бу хакта берни дә хәбәр ителми, аңа яңа гаепләүләр белдерелми. Шул ук 409 номерлы директивада һәр лагерь идарәсе буенча атуларга аерым «лимит» карала, ул әлеге лагерь урнашкан төбәкнең «лимитына» кертелми. НКВДның барлык лагерьлары буенча әлеге лимитларның саны 8500 кеше тәшкил итә. Әмма операция барышында лагерь идарәләре өстәмә лимитлар ала, шулай булгач, билгеле «лимитлар» буенча гына да атып үтерелгәннәрнең гомуми саны, 28 меңгә якын кешегә җитеп, беренчел саннан өч тапкырга артып китә. 1937 елның 19 августында шундый ук «лимитлар», барлыгы 1,5 мең кешегә, махсус билгеләнештәге төрмәләргә бирелә[51].
Өчлек карары буенча Төньяк-көнчыгыш төзәтү-хезмәт лагеренең (СВИТЛ) 8 меңгә якын тоткыны атып үтерелә[52] (фаҗига тарихка Гаранинщина исеме белән кереп кала), Дмитровлагның 8 меңнән артык тоткыны, Ухта-Печора төзәтү-хезмәт лагеренең (Ухтпечлаг) 2519 тоткыны (аларның күпчелеген «Яңа Ухтарка» лагпунктында атып үтерәләр, шулай ук башка лагерьга җәяүләп күчү инсценировкалана һәм засададан пулемет уты ачыла, моның белән ГУЛАГның III бүлегенең II бүлекчәсе начальнигы ярдәмчесе Е. И. Кашкетин җитәкчелек итә)[53][54], 1 825 махсус билгеләнештәге Соловецкий төрмәсе, меңләгән башка лагерь тоткыннарын аталар. Өчлекләр һәм махсус киңәшмә карары буенча күпләргә тоткынлык сроклары озайтыла.
Зур террорның йомгаклау этабы
1938 елның 21 августында Политбюро карары белән Ежовның беренче урынбасары Фриновский бу постта Л. П. Берия белән алыштырыла. Сентябрьдә Берия (соңрак Дәүләт иминлеге баш идарәсе (ГУГБ) дип үзгәртеләчәк) НКВДның 1 нче идарәсе башлыгы була. 1938 елның 17 сентябрендә БКП(Б) ҮК политбюросы карары нигезендә «махсус өчлекләр» оештырыла. Алар 1938 елның 1 августына кадәр кулга алынган «контрреволюцион милли контингентлар» вәкилләренең эшләрен тикшерә. Махсус өчлекләр эшне ике ай эчендә тәмамларга тиеш була. 1938 елның 17 сентябреннән 1 ноябренә кадәрге чорда алар 63 921 кешене атарга хөкем итә.
1938 елның октябрендә террорны туктатуга әзерлек башлана. 8 октябрьдә Сталин Ежов, Берия, Вышинский, Рычков һәм Маленковка «кулга алу, тикшерү һәм прокурор күзәтчелеге мәсьәләсе буенча яңа ккүрсәтмә турында» карар проектын әзерләргә куша. СССР Халык Комиссарлары Советы һәм БКП(Б) Үзәк Комитетының 1938 елның 17 ноябрендәге «кулга алулар, прокурор күзәтчелеге һәм тикшерү алып бару турында» карары зур террорга чик куя. Махсус киңәшмәдән тыш барлык судтан тыш органнар юк ителә, барлык массакүләм операцияләр туктатыла. Тикшерү алып баруның гадиләштерелгән тәртибе катгый тыела, теләсә нинди арестка хәзер прокурор санкциясен алырга кирәк була.
Үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне ату тагын ике атнага якын дәвам итә. 23 ноябрьдә Ежов Сталинга хат яза, анда ул үзенең хаталары һәм НКВД эшендәге кимчелекләре өчен үкенүен белдерә. Хатта ул үзен эчке эшләр наркомы вазифасыннан азат итүне сорый. Шуңа да карамастан, Ежов болай ди:
Минем эшемдәге булган барлык зур кимчелекләргә һәм ялгышлыкларга карамастан, шуны әйтергә тиешмен, ҮК көндәлек җитәкчелеге вакытында — НКВД дошманнарны шәп тар-мар итте[55].
Бу вакытка узган чистарту нәтиҗәләре тулаем алганда уңай дип бәяләнде. Ләкин шул ук вакытта илнең югары җитәкчелеге чистарту эшләре берничә «арттырып җибәрү» белән барганын таныды: «тикшерү эшләре тәртипсез рәвештә рәсмиләштерелә, эшкә кем тарафыннан төзәтелгән һәм сызып ташланган караламалы күрсәтмәләр куела, сорау алучы тарафыннан имзаланмаган һәм тикшерүче тарафыннан таныкланмаган беркетмәләр куела, имзаланмаган һәм расланмаган гаепләү бәяләмәләре кертелә».
1938 елның ноябреннән соңгы вакыйгалар
1938 елның декабрендә тикшерү астындагы «контрреволюционерларны» массакүләм азат итү башлана. Тарихчы Н. В. Петров мәгълүматлары буенча, 1939—1940 елларда тоткынлык урыннарыннан 100—150 мең кеше азат ителә, өстәвенә, нигездә кулга алынган, әмма 1938 елның 17 ноябренә кадәр хөкем ителмәгәннәр хисабына[56]. МДУ эксперт комиссиясе шул ук чорда азат ителгәннәр санын 150—200 мең кеше дип бәяли[57].
1938 елның октябреннән башлап, Берия Ежов даирәсендәге кешеләрне кулга ала. 1953 елда сорау алу вакытында В. Н. Меркулов сөйләгәнчә, НКВД идарәләре башлыкларын партияләп кулга алалар. Мәскәүгә 15 тән 20 гә кадәр кешелек төбәк НКВД җитәкчеләре төркеме чакырыла, «алар барысы да кабул итү бүлмәсеннән нарком кабинетына берәм-берәм чакырылган һәм шунда ук кулга алынганнар». Меркулов аңлатканча, «бу операция Берия тарафыннан үткәрелә». 1939—1940 елларда Б. Д. Берман, Г. Ф. Горбач, А. А. Наседкин, С. Ф. Реденс, А. И. Успенский һәм Зур террорның башка актив катнашучылары атып үтерелә.
1939 елның 6 апрелендә Фриновский, 10 апрелендә Ежов кулга алына. Аларга НКВД дагы контрреволюцион фашистлар оешмасына җитәкчелек итүдә, дәүләткә каршы фетнә һәм терактлар әзерләүдә, шпионажда, үзләренә ошамаган кешеләрне үтерүдә гаепләүләр белдерелә. Шулай ук Ежовны ир-ат белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаеплиләр. 1940 елның 3 февралендә В. В. Урих рәислегендәге Югары судның Хәрби коллегиясе аларны атарга хөкем итә. 4 февральдә алар җәзалап үтерелә. Ежов һәм Фриновскийның гәүдәләрен кремациялиләр, көлен Яңа Дон зиратына җирлиләр. Авиаконструктор Яковлев раславынча, 1941 елда Сталин Ежов турында шулай дип әйтә: «Күп кенә гаепсезләрне һәлак иткән. Без аны шуның өчен аттык».
Бериянең «җылыту чоры» белән бәйле рәвештә партия эшлеклеләре тикшерүчеләрне кулга алынганнарга карата җәза куллану өчен тәнкыйтьли башлыйлар. Мәсәлән, Белорусия КП Үзәк комитетының беренче сәркатибе П. К. Пономаренко республика НКВД җитәкчесе Наседкиннан кулга алынганнарны кыйнауда катнашкан барлык хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларын үтәүдән читләштерүне таләп итә. Әмма Наседкин аңа «әгәр бу юлдан барсаң, БССР НКВД аппаратының 80 процентын эштән алырга һәм судка бирергә кирәк», дип аңлата[58]. 1939 елның 10 гыйнварында өлкә комитетлары, крайкомнар секретарьларына һәм НКВД җитәкчелегенә Сталинның «халыкның ачыктан-ачык һәм коралсыз дошманнарына» карата физик йогынты чараларын кулланырга рөхсәт иткән шифрлы телеграммасы җибәрелә. 1940 елның 20 мартында Эчке эшләр наркомы Берия боерык чыгара, аның нигезендә судның бер генә аклау карары яки прокурорның эшне туктату турындагы карары да НКВД ризалыгыннан башка үз көченә керми. Бу карар Конституциягә һәм кануннарга каршы килә һәм юстиция хезмәткәрләренең бер өлешендә протест уята. БССР Юстиция халык комиссары С. Лодысев Сталинга «суд тарафыннан акланган кешегә аны сак астында тоту өчен законлы нигез булмаса да, ул төрмәдә калдырылачак, һәм аның язмышы административ орган ихтыярына бәйле» дип яза. Хатны Вышинскийга тапшыралар, ул Лодысевка аның «хатасын» аңлата[4].
Атып үтерелгәннәр язмышы турында мәгълүмат
1939 елгы НКВД боерыгы атып үтерелүченең язмышы турындагы туганнарының сорауларына, ул 10 елга төзәтү-хезмәт лагерьларына язышу һәм тапшыру хокукыннан башка хөкем ителгән, дип җавап бирергә куша. 1945 елның көзендә боерык төзәтелде — гариза бирүчеләргә хәзер аларның туганнары иректән мәхрүм итү урыннарында үлгән дип әйтә башлыйлар. 1955 елның 24 августында СССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) рәисе әлеге практиканы дәвам итүче 108сс номерлы Күрсәтмә чыгара. Туганнарына үлем турында таныклыклар бирелә, аларда үлем даталары кулга алынган көннән алып 10 ел эчендә күрсәтелә, ә үлем сәбәпләре фальсификацияләнә.
Бу практика СССР Министрлар Советы каршындагы КГБның 21.02.63 20-сс күрсәтмәсе нигезендә туктатыла — КГБ органнарына мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иткән атып үтерелгәннәрнең туганнарына бу вакыттан башлап аларның туганнары атып үтерелгәнлеге турында телдән хәбәр итә башлыйлар, әмма ялган мәгълүмат хәбәр ителгәннәргә дөреслекне хәбәр итмиләр. СССР КГБның 30.03.1989 елгы 33 нче боерыгы атып үтерелгәннәрнең язмышлары турында дөреслекне хәбәр итәргә тулысынча рөхсәт итә.
Репрессияләнүчеләрнең гаилә әгъзалары
1935 елның декабрендә Мәскәүдә алдынгы комбайнчылар белән партия җитәкчелеге арасында үткәрелгән киңәшмәдә аларның берсе, башкорт колхозчысы Гыйльба: «Мин кулак улы булсам да, эшче-крестьян эше һәм социализм төзү өчен намус белән көрәшәчәкмен», — ди. Моңа Сталин: «Улы әтисе өчен җавап бирми», — дип әйтә.
БКП(Б) Үзәк комитеты Политбюросының 1937 елның 5 июлендәге п51/144 номерлы карары репрессияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларын кулга алу тәртибен билгели. Бу боерыкны үтәү йөзеннән 1937 елның 15 августында НКВДның тиешле директивасы килә:
- Тоталь репрессияләр Политбюро боерыгындагы кебек гаиләләрнең теләсә кайсы әгъзаларына түгел, ә хатыннарга һәм балаларга каршы гына регламентлана;
- хатыннарны ирләре белән бергә кулга алырга кушыла;
- элеккеге хатыннарны «контрреволюцион эшчәнлектә катнашкан» очракта гына кулга алырга боерык бирелә;
- 15 яшьтән өлкәнрәк балаларны «социаль-куркыныч» дип танылган очракта гына кулга алырга кушыла;
- кулында имчәк балалары булган йөкле хатыннарны, каты авыруларны кулга алу вакытлыча кичектерелергә мөмкин;
- әниләре кулга алынганнан соң караусыз калган балалар балалар йортларына урнаштырыла, «әгәр ятимнәрне башка (репрессияләнмәгән) туганнары үз карамагына алырга теләсәләр — моңа каршы килмәскә»;
- директиваны үтәү механизмы НКВДның махсус киңәшмәсендә карала.
Алга таба мондый сәясәт берничә тапкыр төзәтелә. 1937 елның октябрендә НКВД директивасы белән «Ватанга хыянәт итүчеләрнең гаилә әгъзаларына» (ЧСИР) карата репрессияләр шулай ук «милли линияләр» («Польша линиясе», «немец», «румын», «харбин») буенча хөкем ителгәннәргә дә таратыла. Әмма ноябрьдә үк мондый кулга алулар туктатыла. 1938 елның октябрендә НКВД барлык хөкем ителгәннәрнең хатыннарын да түгел, ә «ирләренең контрреволюцион эшенә ярдәм иткән» яки аларга карата «советларга каршы кәефләр турында мәгълүмат булган» кешеләрне кулга алуга күчә.
НКВДның 1937 елгы 00486 боерыгы нигезендә НКВД административ-хуҗалык идарәсенә халык дошманнары балаларын тартып алу һәм бу балаларны балалар учреждениеләренә билгеләү яки туганнарына опекага бирү буенча махсус йөкләмә беркетелә. Союз буенча барлыгы 25 342 бала тартып алына, шуларның 2 915е опекага тапшырыла һәм әниләренә кайтарыла.
Хөкем ителгән хатыннарның күпчелегенең сроклары 1940 еллар башында тәмамлана. 1938 елның 14 гыйнварында СССР Генераль прокуроры репрессияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларын эштән алуның дөрес булмавы турында директива чыгара, Политбюроның тиешле карары дөнья күрә. 1938 елның 27 августында НКВД циркуляры чыга, ул иректә калган ир белән хатынның берьяклы аерылышу мөмкинлеген кертә.
Корбаннар саны
П. Н. Поспелов рәислегендәге «Партиянең XVII съездында сайланган БКП(Б) Үзәк комитеты әгъзаларына һәм әгъзалыкка кандидатларга каршы массакүләм репрессияләрнең сәбәпләрен ачыклау буенча» комиссия мәгълүматлары буенча 1937—1938 елларда советларга каршы эшчәнлектә гаепләнеп 1 548 366 кеше кулга алына һәм шуларның 681 692 се иң югары җәзага хөкем ителә. Тарихчы В. Н. Земсков шундый ук санны атый, «иң рәхимсез чорда — 1937—1938 елларда — 1,3 миллионнан артык кеше хөкем ителә», дип раслый, ә икенче бер басмасында ачыклык кертә: «документлар белән расланган мәгълүматларга караганда, 1937—1938 елларда сәяси сәбәпләр буенча 1 344 923 кеше тоткарлана, шуларның 681 692се югары җәзага хөкем ителә»[59].
Л.Лопатников Земсков мәгълүматлары нигезендә 1937—1938 елларда иң югары җәзага хөкем ителгән 681 692 кеше санын китерә[60]. Атып үтерелгәннәрнең шундый ук саны белән Н. Абдин да килешә: «булган статистика буенча 1937—1938 елларда 1 344 923 кеше хөкем ителә, шуларның 681 692 се яки 50,69 % ы иң югары җәзага хөкем ителә. Сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрнең һәр икенчесе 1937—1938 елларда атып үтерелә».
Тарихчы В. З. Роговин да шул ук мәгълүматларны дәлилли: «1937 елда атып үтерелүчеләр саны алдагы ел белән чагыштырганда 353 074 кеше тәшкил итеп 315 тапкыр артты (!). Шул ук санда диярлек (328 618 кеше) атып үтерелгәннәр 1938 елга туры килә»[61].
Федераль иминлек хезмәте архивларына сылтама белән Светлана Анненскаяның РБКдагы мәкаләсендә түбәндәге саннар китерелә: 1936 елның 1 июленнән 1938 елның 1 декабренә кадәр хөкем ителгәннәрнең гомуми саны — 1 391 215 кеше, 1937 елның 5 августыннан 1938 елның 1 ноябренә кадәр 767 397 кеше репрессияләнә, шулардан 386 798 кеше үлем җәзасына хөкем ителә[62].
СССР Генераль прокуроры Руденко биргән белешмә буенча, 1921 елдан алып 1954 елның 1 февраленә кадәр Берләштерелгән Дәүләт Сәяси идарәсе коллегиясе, НКВД «өчлекләре», махсус киңәшмә, хәрби коллегия, судлар һәм хәрби трибуналлар тарафыннан контрреволюцион җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр саны 3 777 380 кеше, шул исәптән иң югары җәзага тартылучылар — 642 980 кеше тәшкил итә[63].
Бу чорда ГУЛАГта, төзәтү-хезмәт учреждениеләрендә һәм төрмәләрдә үлүчеләр, шулай ук җинаять маддәләре буенча атып үтерелгән сәяси тоткыннар белән бергә 1937—1938 елларда корбаннар саны 1 млн кеше тәшкил итә[64]. 1936—1939 елларда БКП(Б) ның 1,2 миллионнан артык әгъзасы кулга алына, бу партиянең гомуми санының яртысын тәшкил итә.
Шул ук вакытта В. Н. Земсков китергән мәгълүматлар буенча, 1938 елда 279 966 кеше азат ителә, моннан тыш шул ук елда лагерьлардан 32 033 кеше кача.
СССР Эчке эшләр министрлыгының махсус бүлегенең 1937—1938 елларда НКВД органнары эшләре буенча хөкем ителгәннәр саны турындагы 1953 елның 11 декабрендәге белешмәсе нигезендә иң югары җәзага хөкем ителгәннәр саны 681 692 була[65].
Зур террорның танылган корбаннары
- Большевик булмаган партияләр активистлары
И. С. Алкин, А. Н. Букейханов, В. К. Вольский, А. Э. Вормс, А. М. Гинзбург, Т. З. Глонти, Ж. Досмухамедов, С. А. Ефремов, Н. Н. Иванов, А. С. Кранихфельд, М. И. Либер, П. Н. Малянтович, С. Л. Маслов, А. М. Никитин, Н. И. Ракитников, В. Н. Рихтер, М. А. Спиридонова, Н. Н. Суханов, Е. М. Тимофеев, М. Т. Тынышпаев, В. Л. Утгоф, В. Н. Филлиповский, В. М. Чеховский.
- Астрономнар
Б. П. Герасимович, Е. Я. Перепёлкин, Н. И. Днепровский, М. М. Мусселиус, П. И. Яшнов, И. А. Балановский, И. Н. Леман-Балановская, Н. А. Козырев, Б. В. Нумеров, Д. И. Еропкин.
- Биологлар (ботаниклар, генетиклар һәм башкалар)
А. Б. Александров, А. Л. Бенинг, Н. И. Вавилов, Г. А. Надсон, Э. С. Бауэр, Г. Г. Элиава. А. П. Лапин, С. Г. Левит, И. И. Агол, В. П. Эфроимсон, Н. М. Тулайков.
- Көнчыгышны өйрәнүчеләр
Б. А. Васильев, А. И. Востриков, Л. Н. Гумилёв, Н. И. Конрад, Д. М. Позднеев, Ю. К. Шуцкий, Б. Д. Дандарон, Х. Зейналлы, А. Я. Канторович, А. Н. Самойлович.
- Табиблар һәм медицина эшлеклеләре
Х. Д. Досмухамедов, В. Ф. Во́йно-Ясене́цкий (Архиепископ Лука), П. Н. Обросов[66], Л. Г. Левин, Д. Д. Плетнёв, Е. Е. Фромгольд[67], Г. Н. Каминский, Д. Г. Оппенгейм[68].
- Россия империясенең югары гражданлык чиннары
Д. О. Тизенгаузен, А. М. Устинов.
- Рус император армиясе генераллары
К. И. Волькенау, В. С. Гадон, П. М. Конопчанский, М. М. Силикян, П. Н. Скалон, А. И. Черепенников.
- Геологлар
Я. Н. Афанасьев, А. П. Кириков, Н. И. Безбородько, Г. Р. Егер, Д. И. Мушкетов.
- Дәүләт Думасы депутатлары
В. А. Анисимов, Т. В. Алексеев, И. А. Баратов, С. Г. Бурмич, А. К. Виноградов, В. Ф. Врагов, А. А. Гаврильчик, И. Ф. Голованов, М. Х. Готовицкий, П. Ф. Грудинский, А. К. Долгов, И. В. Замыслов, Г. Ф. Махарадзе, Г. Е. Рожков, А. И. Рыслев, С. Н. Салтыков, К. Е. Канделаки, Ш. Кощегулов, И. Д. Сухоруков, М. Махмудов, С. Ф. Тигранян, М. Т. Тынышпаев, Г. Г. Фёдоров, Ф. Н. Чиликин, И. А. Шиманский, П. Е. Юницкий, А. Д. Мешковский, И. А. Каншин, Д. В. Киселёв, М. И. Скобелев, П. Г. Смелов, Я. К. Имшенецкий, М. Е. Семёнов, Р. А. Скирмунт, И. Е. Лаврентьев, Ф. М. Онипко, М. А. Меркулов, В. П. Филатов, П. А. Садырин, Д. Н. Немченко, Д. И. Шаховской, Я. Х. Хурамшин.
- Театр һәм кино эшлеклеләре
С. И. Амаглобели, К. Г. Андроникашвили, М. П. Аркадьев, А. В. Ахметели, Б. Я. Бабицкий, З. И. Бикбулатова, Я. О. Боярский, Ю. И. Брусиловский, В. Г. Вагрина, Н. К. Вальяно, Л. В. Варпаховский, А. Я. Волгин, Н. К. Вороной, К. А. Гаккель, Г. Ф. Гнесин, Е. М. Голдовский, В. И. Голубок, Н. Я. Гринфельд, З. Ю. Даревский, Х. Деванов, Д. Д. Де-Марки, А. И. Демич, Д. П. Демуцкий, Д. М. Дзнуни, А. Д. Дикий, Н. П. Дирин, А. А. Доббельт, В. П. Добржанский, Г. А. Донец, М. И. Дубсон, В. И. Жилин, Г. С. Жжёнов, А. А. Згировский, У. Ипчи, А. М. Кадыш, И. Г. Кацнельсон, И. И. Коваль-Самборский, И. Е. Коган, Ю. Э. Кольцов, Д. А. Консовский, Б. А. Котиев, И. Я. Кринкин, Л. Курбас, А. Л. Курс, Й. Кырла, А. Э. Лацис, М. К. Лейко, Л. А. Либерман, Ф. Л. Лопатинский, И. С. Максимов-Кошкинский, В. Э. Мейерхольд, Р. М. Мессерер-Плисецкая, В. Н. Нагли, К. Неер, П. Ф. Нечеса, В. С. Нильсен, Л. Л. Оболенский, И. П. Пензо, Г. А. Печалин-Перес, А. И. Пиотровский, У. Раджаб, Е. А. Саттель, Н. И. Сац, А. М. Сливкин, Я. А. Смирнов, В. Л. Сокол, С. И. Соколовская, К. К. Тверской, И. Г. Терентьев, М. П. Ткач, Е. Ю. Урусова, В. А. Усиевич, Я. Е. Харон, Я. Э. Чужин, С. В. Шагайда, А. М. Шарифзаде, Ф. Е. Шишигин, В. Г. Шмидтгоф, Б. В. Шпис, Б. З. Шумяцкий, К. И. Шутко, К. В. Эггерт, К. Ю. Юков, Т. Юн, Б. И. Юрцев.
- Тарихчылар
В. В. Арендт, В. Н. Бенешевич, А. А. Захаров, С. А. Пионтковский, С. Ю. Семковский, А. Н. Шебунин.
- Композиторлар, музыкантлар һәм дирижерлар
О. Бёме, Д. И. Гейгнер, Н. С. Жиляев, В. П. Задерацкий, К. А. Корбут, И. В. Люблин, А. Л. Марксон, А. В. Мосолов, Е. С. Микеладзе.
- Инженерлар, архитекторлар
Я. И. Весник, С. Г. Гингер, В. Г. Глушков, В. И. Гулыга, П. Д. Козырев, Е. В. Оппоков, П. И. Пальчинский, Г. Е. Пушин, А. Д. Посаженников, И. С. Фридлянд, И. И. Фёдорович, С. А. Лисагор.
- Конструкторлар
С. О. Барановский, В. М. Беринг, П. В. Бехтерев, Д. Д. Бондарев, И. Б. Дунда, Н. И. Дыренков, Н. Г. Михельсон, В. М. Мясищев, К. Ф. Челпан, Г. Э. Лангемак, Л. Л. Кербер, Л. В. Курчевский, И. Т. Клеймёнов, К. А. Калинин, Э. Э. Крюгер, В. И. Бекаури, С. П. Королёв, А. Н. Туполев.
- Лингвистлар
Г. А. Гейнц-Каган, С. С. Динамов, Н. Н. Дурново, А. И. Иванов, Г. А. Ильинский, Н. П. Мацокин, Е. Д. Поливанов, А. П. Рябов, А. Б. Байтурсынулы, К. К. Жубанов, Н. А. Невский, Б. В. Чобан-заде.
- Язучылар һәм шагыйрьләр
Д. Аймаутов, Ш. К. Айсханов, А. И. Александрович, В. А. Багров, Аксел Бакунц, М. М. Ходиев (Бату), С. С. Бадуев, Д. Р. Бергельсон, Ю. С. Берзин, Д. И. Бузько, А. С. Бухов, П. Н. Васильев, Р. В. Васильева, Г. Д. Венус, Артём Весёлый, Василь Вражливый, Султан Меджид Ганизаде, А. К. Гастев, Кузебай Герд, Б. А. Губер, Гусейн Джавид, М. С. Джавахишвили, А. И. Дудучава, М. Дулатов, Ахмед Джавад, И. Ж. Жансугуров, М. Б. Жумабаев, Н. А. Заболоцкий, В. Е. Зазубрин, В. А. Зоргенфрей, И. Е. Изгур, В. А. Итин, М. Г. Йогансен, Абдулла Кадыри, И. А. Кассиль, И. И. Катаев, В. П. Кин, В. М. Киршон, С. А. Клычков, Г. А. Коваленко, М. Е. Кольцов, Г. М. Косынка, Б. П. Корнилов, Н. А. Клюев, М. А. Кравков, Ш. Кудайбердиев, И. Ю. Кулик, Н. Г. Кулиш, М. С. Кульбак, Б. К. Лившиц, В. Т. Локоть, О. Э. Мандельштам, И. К. Микитенко, Салман Мумтаз, Мушфиг, Микаил, А. Нажаев, В. И. Нарбут, Н. М. Олейников, П. В. Орешин, П. С. Парфёнов, Б. А. Пильняк, Е. П. Плужник, Н. А. Равич, Л. Э. Разгон, Я. Г. Савченко, Д. Ф. Сверчков, С. Сейфуллин, Михайль Семенко, Н. И. Спиридонов, С. Р. Станде, В. И. Стенич, Т. Ю. Табидзе, Е. М. Тагер, Б. Л. Тагеев, С. М. Третьяков, З. П. Тулуб, А. Фитрат, Изи Харик, Егише Чаренц, Михась Чарот, Ю. Чеменземинли, Е. Г. Чубар, В. Т. Шаламов, Т. Шахбази, П. З. Шукайло, Г. Д. Эпик, Ю. И. Юркун, Бруно Ясенский.
- Православ иерархлары
Митрополиты Крутицкий Пётр, Ленинградский Серафим, Казанский Кирилл, Горьковский Евгений, архиепископ Владимирский и Суздальский Николай.
- Рәссамнар
Г. И. Гидони, А. Д. Древин, В. М. Ермолаева, Г. Г. Клуцис, Н. Е. Лансере, Р. М. Семашкевич, В. С. Тимирёв, В. И. Шухаев
Яшүсмерләргә карата репрессияләр
Зур террор чорында «Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелеккә каршы көрәш чаралары турында» карар гамәлдә була, ул 12 яшькә җиткән затларга барлык җинаять җәзаларын (үлем җәзасын да кертеп) куллануны рөхсәт итә. Балигъ булмаганнарның бер өлеше сәяси мотивлар буенча кулга алына һәм хөкем ителә. Тарихчы А. Б. Суслов хәзерге Пермь крае территориясендә балигъ булмаганнарны сәяси мотивлар буенча эзәрлекләүнең түбәндәге үзенчәлекләрен ачыклый[69]:
- балигъ булмаганнар сәяси мотивлар буенча кулга алынганнарның зур булмаган өлешен тәшкил итә. Әйтик, хәзерге Пермь крае территориясендә сәяси мотивлар буенча НКВД тарафыннан 18442 өлкән кеше һәм барлыгы 32 балигъ булмаган бала кулга алына;
- сәяси мотивлар буенча кулга алынганнарның эшләре өлкәннәргә караганда балигъ булмаганнарга карата ешрак туктатыла. Пермь крае территориясендә кулга алынган 32 балигъ булмаган баланың 17се дәлилләнмәгәнлектән эшләрен туктатып азат ителә. Шул ук вакытта өлкәннәргә карата сәяси мотивлар буенча кулга алынганнарга карата эшләрнең 34 % ы гына туктатыла;
- Зур террор чорында Пермь крае территориясендә кулга алынган бер генә балигъ булмаган да җәзалап үтерелми, ә максималь җәза 10 ел ирегеннән мәхрүм итү була (аны 10 балигъ булмаган бала ала).
Репрессияләрне оештыручыларның һәм катнашучыларның язмышы
Ежов 1939 елның 10 апрелендә кулга алына һәм 1940 елның 4 февралендә троцкийчылыкка теләктәшлек итүдә, шпионажда һәм дәүләт борылышын әзерләүдә гәепләнеп атып үтерелә. Агранов, Заковский, Реденс, Балицкий, бертуган Б.Д. һәм М. Д. Бермановлар, Дагин, Кацнельсон, Фриновский һ. б. шундый ук язмыш кичерә. 1939 елда НКВД органнарыннан барлыгы 7372 оператив-чекист хезмәткәре эштән чыгарыла (исемлек составының 22,9 % ы), алардан 937 кеше кулга алына. 6174 җитәкче оператив хезмәткәрнең 62 % алыштырыла[70]. Террор елларында зур карьера ясаучылар һәм партиядә, НКВД, армия һәм дәүләтнең башка тармакларында җитәкчелек постларына чыгучылар аз булмый.
«Социалистик законлылык» бозуларына каршы көрәш кампаниясенең кызган чагында, 1939 елның 9 февралендә, НКВД идарәсенең Чита өлкәсе буенча бүлеге башлыгы Фельдман сорау алуда документларда «П.» дип билгеләнгән тоткынны кыйный. Тоткын хастаханәгә эләгә. Өлкә прокуроры кыйналган кешедән Фельдман барында сорау ала. Тегесе кыйнау фактын кире какмый һәм «кыйнадым һәм кыйнаячакмын» дип белдерә. Тиздән Фельдманны Чита өлкәсеннән югарыррак дәрәҗәдәге вазифага күчерәләр. Кара диңгез флотының махсус бүлеге башлыгы Лебедев 1939 ел ахырында кулга алынганнарны кыйнау турындагы флот прокурорының дәгъваларына җавабында: «Кыйнадым һәм кыйнаячакмын. Минем бу хакта иптәш Бериянең директивасы бар», ди[4].
Зур террор корбаннары турында истәлек
Мәдәният һәм сәнгать әсәрләрендә
- Нәфис әдәбиятта
- Анна Ахматова. Реквием (рус.). stihi-rus.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- Булат Окуджава. Письмо маме (рус.). geo.web.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- Булат Окуджава. Убили моего отца (рус.). geo.web.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- Статья А. Артёмова Правда, покаяние, примирение. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026., содержащая стихотворение Ивана Елагина «Амнистия»
- Олег Митяев. Солнечное затмение (рус.). mityaev.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- Лидия Чуковская. Софья Петровна (рус.). chukfamily.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- Артур Кёстлер «Слепящая тьма»
- Лион Фейхтвангер «Москва 1937»
- Кинематографта
- «Защитник Седов» н/ф (1988, реж. Евгений Цымбал)
- «Разбойники, глава VII» / «Brigands, chapitre VII» н/ф (1996, реж. Отар Иоселиани)
- «Софья Петровна» н/ф (1989, реж. Аркадий Сиренко)
Шәрехләр
- ↑ НКВДның судтан тыш өчлекләре хөкем карары чыгару һәм хөкем карарын максималь гадиләштерелгән тәртиптә башкару хокукын алгач.
- ↑ 1939 елда Н. И. Ежов чит ил разведкалары белән хезмәттәшлек итүдә һәм террорчылык эшчәнлегендә гаепләнеп кулга алына, ә 1940 елның 3 февралендә хөкем ителә һәм икенче көнне атып үтерелә.
- ↑ Эсерлар, грузмеклар, муссаватистлар, иттихадистлар һәм дашнаклар.
- ↑ Сәяси мотивлар буенча.
- ↑ Башка җинаятьләр өчен 202 877 кеше кулга алынган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Большой Кавказ — Великий канал. — М., 2006. — С. 13. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
- ↑ Новейшая отечественная историография о масштабах политических репрессий в 1937—1938 годах (ингл.). sites.google.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано из оригинала 3 июнь 2016 года.
- ↑ Юнге, М., Биннер, Р. Как террор стал «большим»: секретный приказ № 00447 и технология его исполнения. Ч. I (рус.). fedy-diary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 24 август 2018 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Хлевнюк, 2012
- ↑ Постановление СНК СССР и ЦК ВКП(б) «Об арестах, прокурорском надзоре и ведении следствия» // Сталин. время, люди, империя. Архивировано 20 сентябрь 2018 года.
- ↑ Приказ НКВД СССР № 00762 «О порядке осуществления постановления СНК СССР и ЦК ВКП(б) от 17 ноября 1938 г.» // Сталин. время, люди, империя. Архивировано 20 сентябрь 2018 года.
- ↑ Приказ НКВД от 30.07.1937 № 00447.
- ↑ Справки 1 спецотдела МВД СССР о количестве арестованных и осужденных в период 1921–1953 гг // Фонд Александра Н. Яковлева. Архивировано 26 июнь 2012 года.
- ↑ Земсков В. Н. К вопросу о масштабах репрессий в СССР // Научно-образовательный портал Высшей Школы Экономики. — 1995. Архивировано 14 апрель 2026 года.
- ↑ В. Н. Земсков. О масштабах политических репрессий в СССР. | POLITPROS.COM (рус.). Онлайн-журнал Politpros.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 11 август 2017 года.
- ↑ The Great Terror: Stalin’s Purge of the Thirties (1968).
- ↑ 1 2 Хлевнюк О. В. Причины «большого террора» (рус.). «Ведомости» (6 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 6 июль 2017 года.
- ↑ Baberowski, J. Der rote Terror. Die Geschichte des Stalinismus. — München: Deutsche Verlags-Anstalt [алм.], 2003. — S. 8—10. — ISBN 3-421-05486-X.
- ↑ Werth, N. L’Ivrogne et la Marchande de fleurs: Autopsie d’un meurtre de masse, 1937—1938 [фр.], — Paris: Tallandier, 2009.
- ↑ Shearer, David R. Policing Stalin`s Socialism. Repression and Social Order in the Soviet Union, 1924—1953 [ингл.], — New Haven: Yale University Press, 2009. — ISBN 978-0-300-14925-8.
- ↑ Тепляков, А. Г. Эпоха репрессий: субъекты и объекты / Между канунами. Исторические исследования в России за последние 25 лет / Под ред. Г. А. Бордюгова. — М.: АИРО-XXI, 2013. — С. 1146. — ISBN 978-5-91022-208-7.
- ↑ Голдман, Венди З. Террор и демократия в эпоху Сталина. Социальная динамика репрессий. — М.: РОССПЭН, 2010. — 335 с. — ISBN 978-5-8243-1408-3. — (История сталинизма).
- ↑ Шлегель, К. Террор и мечта. Москва 1937. — М.: РОССПЭН, 2010. — 742 с. — ISBN 978-5-8243-1530-1. — (История сталинизма).
- ↑ Ленин или Сталин: кто закончил Русскую революцию. Газета.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 25 гыйнвар 2018 года.
- ↑ 1 2 Хлевнюк О. В. Политбюро. Механизмы политической власти в 30-е годы (рус.). situation.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано из оригинала 3 июнь 2013 года.. М.: «Российская политическая энциклопедия» (РОССПЭН), 1996. Гл. 4
- ↑ Циркуляр от 27.02.1935 «О выселении контрреволюционного элемента из Ленинграда и пригородных районов в отдалённые районы страны».
- ↑ «Не имеют права на паспорт 37 процентов граждан» (рус.). Коммерсантъ. Коммерсантъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 14 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Право на репрессии. Внесудебные полномочия органов государственной безопасности (1918—1953) (рус.). fedy-diary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 13 гыйнвар 2019 года.
- ↑ С.А. Красильников. Р.И. Эйхе и его мартовский Пленум (Новосибирск, 16–18 марта 1937 г.) // Исторический курьер. — 2019. — № 1 (3). — С. статья 5. Архивировано 14 июль 2023 года.
- ↑ Агранов Яков Саулович (рус.). hrono.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 18 май 2013 года.
- ↑ Барсенков А. С., Вдовин А. И. История России. 1917—2007 / Харланова, Э.М.. — Москва: Аспект Пресс, 2008. — С. 291. — 846 с. — ISBN 978-5-7567-0491-4.
- ↑ Муранов А. И., Звягинцев Р. Е. Суд над судьями (особая папка Ульриха). Казань, 1993. С. 68
- ↑ Рогинский А. Б. Послесловие // Расстрельные списки. Москва, 1937—1941. «Коммунарка» — Бутово. Книга памяти жертв политических репрессий. М., Издательство Звенья, 2000. — 504 с. — 2000 экз. — ISBN 5-7870-0044-7, С. 494—496
- ↑ Шрейдер М. П. НКВД изнутри. Записки чекиста. — М.: Возвращение, 1995. — С. 77—78. — ISBN 5-7157-0062-0.
- ↑ ЦА ФСБ РФ. Арх. № Н-15301. Т. 7. Л. 33
- ↑ ЦА ФСБ РФ. Арх. № Н-15301. Т. 7. Л. 35—36
- ↑ ЦА ФСБ РФ. Ф Зое. Оп. 6. Д. 4. Л. 207
- ↑ ЦА ФСБ РФ. Ф Зое. Оп. 6. Д. 3. Л. 410
- ↑ ЦА ФСБ РФ. Ф Зое. Оп. 6. Д. 3. Л. 410.
- ↑ Петров Н. В., Сидоров Н. А. Сталинский план по уничтожению народа: Подготовка и реализация приказа НКВД № 00447 «Об операции по репрессированию бывших кулаков, уголовников и других антисоветских элементов» (рус.). alexanderyakovlev.org. Архив Александра Н. Яковлева (2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 11 август 2020 года.
- ↑ Трагедия советской деревни. Коллективизация и раскулачивание. 1927—1939 // Док. и материалы в 5 т. / 1937—1939. Кн. 1. 1937 / Гл. ред. совет: В. Данилов, Р. Маннинг, Л. Виола (гл. редакторы) и др. — М.: РОССПЭН, 2004. — Т. 5. — 645 с. — ISBN 5-8243-0006-2. Архивная копия от 25 июль 2015 на Wayback Machine
- ↑ Постановление Политбюро об утверждении приказа НКВД № 00447 (рус.). alexanderyakovlev.org. Архив Александра Н. Яковлева. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 28 декабрь 2018 года.
- ↑ Доклад комиссии ЦК КПСС президиуму ЦК КПСС по установлению причин массовых репрессий против членов и кандидатов в члены ЦК ВКП(б), избранных на ХVII съезде партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 16 март 2021 года.
- ↑ Документы по Большому террору 1937—1938 гг (рус.). perpetrator2004.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано из оригинала 12 декабрь 2008 года.
- ↑ Бутовский полигон (рус.). pravenc.ru. Церковно-научный центр «Православная Энциклопедия». Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 1 ноябрь 2019 года.
- ↑ 1 2 3 Машина террора. ОГПУ-НКВД Сибири в 1929-1941 гг. Глава «Массовые операции» (рус.). fedy-diary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 1 август 2017 года.
- ↑ 1 2 3 4 Тепляков А. Г. Исполнения смертных приговоров в 1920—1930-х годах, 2007
- ↑ НКВД. Меморандум № 424 заместителя наркома внутренних дел СССР М. П. Фриновского всем начальникам УНКВД в дополнение приказа № 00447. 8 августа 1937 г. (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 31 июль 2017 года.
- ↑ Постановление январского (1938) Пленума ЦК ВКП(б): об ошибках парторганизаций при исключении коммунистов из партии
- ↑ Мозжухин Андрей. Осуждённым к расстрелу рубили головы топором. интервью с Александровым К. М. (рус.). lenta.ru. Лента.ру (5 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 3 февраль 2019 года.
- ↑ 1 2 Петров Н., Янсен М. «Сталинский питомец» — Николай Ежов, 2008
- ↑ История сталинского Гулага. Конец 1920-х — первая половина 1950-х годов. Собрание документов в 7 томах // Массовые репрессии в СССР / Отв. ред. Н. Верт, С. В. Мироненко. Отв. сост. Зюзина И. А.. — М.: РОССПЭН, 2004. — Т. 1. — С. 331—332. — 728 с. — ISBN 5-8243-0604-4. Архивная копия от 29 май 2020 на Wayback Machine
- ↑ Джанибекян В. Г. Провокаторы и охранка. — М.: Вече, 2005. — 480 с. — ISBN 978-5-9533-0665-2.
- ↑ Тепляков А. Г. Машина террора. ОГПУ-НКВД Сибири в 1929-1941 гг. (рус.). fedy-diary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 31 июль 2017 года.
- ↑ XXXVIII. Террор против зарубежных коммунистов — Партия расстрелянных — В. Роговин (рус.). trst.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 24 август 2018 года.
- ↑ Большой террор в Карелии (рус.). Сандормох. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 7 август 2019 года.
- ↑ Козлов А. Г. Остров Гулаг на Северо-востоке России // Материалы сайта «Колыма.ru». Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 28 июнь 2012 года.
- ↑ «Это расстрельное место»: жители Ухты обнаружили человеческие останки на месте бывшего лагеря ГУЛАГа. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ Рогачёв М. Б. «Операция по приказу 00409» в Ухто-Печорском ИТЛ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 20 март 2013 года.
- ↑ Текст письма (рус.). alexanderyakovlev.org. Архив Александра Н. Яковлева. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 19 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Н. В. Петров. Палачи. Они выполняли заказы Сталина, М. 2011, стр. 29
- ↑ Эксперты нашли фактические ошибки в учебнике истории Барсенкова и Вдовина (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 24 июнь 2016 года.
- ↑ Федотов Владимир. Как 1-й секретарь ЦК Компартии Казахстана не стал преемником И. Сталина. Ч. 1-я (история) (рус.). centrasia.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 8 ноябрь 2019 года.
- ↑ Земсков В. К вопросу о масштабах репрессий в СССР (рус.). scepsis.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 16 гыйнвар 2013 года.
- ↑ Цифры «Большого террора» (рус.). polit.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 21 апрель 2010 года.
- ↑ Оглавление — Партия расстрелянных — В. Роговин (рус.). web.mit.edu. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 20 сентябрь 2010 года.
- ↑ РБК, 29 июля 2017. Время палачей (рус.). rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 13 гыйнвар 2019 года.
- ↑ П. Краснов. Миф о массовых репрессиях (рус.). pobeda1945-art.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 22 октябрь 2018 года.
- ↑ Кропачев, С. А. Новейшая отечественная историография о масштабах политических репрессий в 1937—1938 годах (ингл.). sites.google.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано из оригинала 3 июнь 2016 года. // Росс. история. — № 1. — 2010. — C. 166—172.
- ↑ Историко-документальная выставка "ХХ съезд КПСС. Преодоление…". Архивы России (рус.). portal.rusarchives.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано из оригинала 14 сентябрь 2019 года.
- ↑ Хирург-революционер. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 11 гыйнвар 2016 года.
- ↑ Егор Егорович Фромгольд (Георг-Вильгельм-Рудольф Фромгольдт) 1881—1942) (рус.). historymed.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 24 август 2018 года.
- ↑ ОППЕНГЕЙМ Давид Григорьевич (1899—1994) (рус.). moscow-tombs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026. Архивировано 15 май 2019 года.
- ↑ Суслов А. Б. Дети под следствием НКВД в годы Большого террора // История сталинизма: репрессированная российская провинция. Материалы международной научной конференции. Смоленск, 9 — 11 октября 2009 года. — М.: РОССПЭН, 2011. — С. 192—193.
- ↑ Линн Виола Вступление. // Чекисты на скамье подсудимых. Сборник статей. / Сост. Марк Юнге, Линн Виола, Джеффри Россман. — Пробел-2000, 2017. — С. 8. — ISBN 978-5-98604-597-9
Әдәбият
- Мальцев В. И. Конвейер ГПУ. — Ялта, 1943.
Потапова, Н. А. «Харбинская» операция НКВД СССР 1937—1938 гг.: механизмы, целевые группы и масштабы репрессий: автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата исторических наук / Потапова Наталья Анатольевна; [Место защиты: ФГАОУ ВО Национальный исследовательский Томский государственный университет]. — Томск, 2019. −24 с.- Роговин В. З. Была ли альтернатива? Том 4. «1937». — М.: Терра, 1996. — 480 с. — ISBN 5-85272-022-4.
- Поминальные списки Карелии. 1937—1938: Уничтоженная Карелия. Ч. II. Большой террор / Сост.: Ю. А. Дмитриев; Правительство Республики Карелия; УФСБ России по Республике Карелия; Акад. социально-правовой защиты. — Петрозаводск, 2002. — 1087 с.: ил. — 1500 экз.
- Юнге М., Биннер Р. Как Террор стал Большим. Секретный приказ № 00447 и технология его исполнения / ред. Г. А. Бордюгов. — М.: АИРО-XX, 2003. — 352 с. — (Первая публикация в России). — 1000 экз.
- Тепляков А. Г. Исполнения смертных приговоров в 1920—1930-х годах. — М.: Возвращение, 2007. — 107 с. — ISBN 5-7157-0158-9.
- Петров Н., Янсен М. «Сталинский питомец» — Николай Ежов / пер. с англ. Н. Балашов, Т. Никитина. — М.: РОССПЭН, 2008. — 446 с. — ISBN 978-5-8243-0919-5.
- Хлевнюк О. В. 1937: Сталин, НКВД и советское общество. — М.: Республика, 1992. — 270 с. — ISBN 5-250-01537-9.
- Хлевнюк О. В. Хозяин. Сталин и утверждение сталинской диктатуры. — М.: РОССПЭН, 2012. — 480 с. — ISBN 5-85272-022-4.
- Harris J. The Great Fear: Stalin's Terror of the 1930s : [англ.]. — Oxford University Press, 2016. — 240 p. — ISBN 978-0-19-969576-8.
Сылтамалар
- * Бирюков А. М. Реализация приказа № 00447 на Колыме.
- Российская историография большого террора.
- 2005 / 2007 «Как наших дедов забирали… Российские школьники о Большом терроре 70 лет спустя».
- Юлия Зайцева. Церковный историк Лидия Головкова выступила с лекцией о Большом терроре // Преображенское братство. 11 июня 2018

