Светозар Гурбан-Ваянский

Светозар Гурбан-Ваянский (чын исеме һәм фамилиясе Светозар Гурбан) (словак. Svetozár Hurban-Vajanský; 16 гыйнвар, 1847, Глбоке у Сеницы)авылы) — 17 август, 1916, Мартин) — словак шагыйре, прозаик, язучы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе, XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында Словакия әдәби тормышында үзәк фигураларның берсе.

Тәрҗемәи хәле

Словакия милли яңарышының күренекле шәхесе, сәясәтче һәм язучы Йозеф Милослав Гурбан гаиләсендә туган[2] .

Ул үзенең туган шәһәре Глбокеда башлангыч белем алган, аннары Германиядә Модра, Цешин һәм Штендаль шәһәрләрендә белем алуын дәвам иткән. Ул Банска Бистрица шәһәрендәге гимназияне тәмамлаган. Аннары ул Братислава академиясенә укырга керә, анда хокук фәннәрен өйрәнә һәм Будапештта стажировка үтә.

Шуннан соң ул Трнавада,Будапештта, Братиславада һәм Венада адвокатлык белән шөгыльләнә.

1878 елдан ул Мартинда чыккан «Národnie noviny» газетасы мөхәррире булып эшли башлый, соңрак (1906 елдан) — бу газетаның баш мөхәррире була. Журналистикада һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул берничә тапкыр төрмәгә утыртыла, берничә тапкыр Россия, Прага, Будапешт, Вена, Мюнхен тарафларына сәяхәт кыла.

XIX гасырның 80нче еллар башында Светозар Гурбан-Ваянский сәләтле шагыйрь, прозаик, журналист булып таныла һәм үзен Австрия-Венгрия хакимият элитасы Словакия халкын кысуга каршы көрәшче итеп күрсәтә. Гурбан-Ваянский, Людовит Штур кебек үк, язучылар һәм милли-мәдәни даирә эшлеклеләре өчен юл күрсәтүче була.

Чын панславист буларак, ул Словакия халкы өчен «котылуны» бары тик Россия халкыннан гына көткән. Моның өчен ул буржуаз демократлар төркеменнән каты тәнкыйтькә тотылган.

Публицистик әсәрләрендә ул рус теленең гомуми славян әһәмиятен яклый.

Вафат булгач, аны Мартиндагы Халык зиратына җирлиләр.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Svetozár Hurban Vajanský // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  2. Словацкая литература // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Әдәбият

    • Sobrané diela, sv. I-18, Turč. sv. Martin, 1936-49; в рус. пер. — Летящие тени, в кн.: Словацкие повести и рассказы, М., 1953.
    • Vlček J., Dejiny literatury slovenskej, Brat., 1953.

Тема буенча өстәмә