Седмиозёрный Богородица пустыне
Седмиозёрный Богородица пустыне (Җидекүл бушлыгы; рус. Седмиозе́рная Богоро́дицкая пу́стынь; Седмиозерная пустынь) — Рус православие чиркәвенең Казан епархиясенә караган ирләр православие монастыре. Казаннан төньяктарак, Татарстан Республикасының Биектау районы, Семиозерка авылы җирлегендә урнашкан.
1918 елга кадәр 3 класслы яшәп гыйбадәт кылу монастыре була[1].
Тарих
Бөек Устюг шәһәреннән бирегә Мәрьям Ана иконасын алып килгән инок Евфимий тарафыннан 1613–1615 елларда нигез салына[2].
Монастырьның күтәрелеш чоры Седмиозёрный Смоленск Мәрьям Ана иконасының XVII йөз уртасында шөһрәт казануы белән бәйле: 1654 елда үләт чиреннән котылырга ярдәм итә[3]. Әлеге вакыйга истәлегенә ел саен 25 июньдә (иске стиль буенча) Җидекүл бушлыгыннан (монастырьдан) Казанга тәре йөреше уза.
1640–1645 елларда, беренче таш гыйбадәтханә — Вознесение чиркәве, күтәрелә. 1668 елда таштан Смоленский соборы һәм монастырьның икона урнашкан төп гыйбадәтханәсе төзелә (хәзерге вакытта аскы катының хәрабәләре генә сакланып калган). XIX йөзнең икенче яртысында – ике катлы таш корпуслар комплексы; 1879 елда 64 м биеклектәге күпкатлы чаң манарасы (колокольня), XIX йөз ахырында капкалы яңа диварлар төзелә. Тагын бер чиркәү,тәртип саны буенча алтынчысы, Изге Ана иконасы хакына «Всех Скорбящих Радость», Җидекүл бушлыгыннан 1 чакрым ераклыкта изге чишмә өстендә салына.
Монастырь Казан епархиясендәге иң бай гыйбадәтханәләр исәбендә тора. XVIII гасырда аның биләмәләрендә 500 дән артык крестьян исәпләнә. 1764 елгы реформадан соң, монастырьлар крестьяннар белән җирләреннән мәхрүм ителгәч, Җидекүл бушлыгы III класска кертелә. XX гасыр башына монастырьда чиркәү-приход мәктәбе, ике агач кунакханә һәм хәйрия йорты (богодельня) эшли[4].
1884 елдан бушлык Казан архиепискобы идарәсендә була[4].
Монастырьның кардәшлеге XVIII гасырда да, XIX гасырда да берничә дистә кешедән тора; кайбер елларда монахлар һәм монахлык кабул итәргә әзерләнүчеләр саны 100 гә кадәр җитә. Ел саен монастырьда өч тәре йөреше ясала:
- 25 июнь ( яңа стиль белән 8 июльдә) - Седмиозёрный Мәрьям Ана иконасы белән Казанга;
- 27 июнь (10 июльдә) — икона белән Казаннан кайту;
- 16 июль (29 июльдә) — монастырьның Изге Ана иконасы хакына «Всех Скорбящих Радость» чиркәвенә.
1883 елдан 1908 елның маена кадәр монастырьда схиархимандрит Гавриил (Зырянов) яши һәм руханилык итә. Аның җитәкчелегендә монастырьда кырчылык, терлекчелек, умартачылык үсеш ала, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү тормышка ашырыла. Монастырь алга киткән авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелә[3]. Гавриил (Зырянов) 1996 елдан җирле изгеләр рәтенә кертелә.
Монастырь ябылганга кадәр, аның башлыгы булып (1922—1928) архимандрит Александр (Уродов) тора († 1961 елның 14 августында иске стиль буенча[5]). Ул шулай ук преподобный Александр Седмиезерный (Санаксарский) буларак изгеләштерелә.
1927 елда монастырь ябыла һәм таркатыла, аның бөтен ансамбле диярлек, төп собор һәм манараны да кертеп, сүтелә. Торып калган аерым корылмалар җирле совхозның хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланыла.
1990 еллар уртасына Рус-Византия юнәлешендәге эклектика стиле архитектура истәлеге булган Евфимий Великий һәм Тихон Задонский гыйбадәтханәсе (1899–1900, архитекторы — Ф.Н. Малиновский) һәм ике катлы таш борадәрлек корпусы (1893) сакланып кала, 2000 елда гыйбадәтханә реставрацияләнә[3]. Биредә Гавриил Седмиозерныйның җәсәд калдыклары, шулай ук Седмиозёрный Мәрьям Ана иконасының хөрмәтле исемлеге саклана. Икона үзе хәзер Казанның Петропавел соборында) урнашкан.
1996 елда монастырь территориясе Рус православие чиркәвенә кайтарыла, биредә яшәп хезмәт итүче монахларның саны аз.
Искәрмәләр
- ↑ С.В. Булгаков. Настольная книга для священно-церковно-служителей. Киев, 1913, стр. 1453.
- ↑ Богородицкая-Седмиозерская мужская пустынь // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ 1 2 3 Липаков Е.В., Надырова Х.Г. Седмиозёрная Богородицкая пустынь // www.tatarica.org. [Тикшерелгән 7 май 2025].
- ↑ 1 2 Православные русские обители: Полное иллюстрированное описание всех православных русских монастырей в Российской империи и на Афоне / Поповицкий Е.А.. — Санкт-Петербург: Издательство Сойкина П.П., 1909. — С. 237. — 712 с.
- ↑ Журавский А. Архимандрит Александр (Уродов) Архивная копия от 23 ноябрь 2009 на Wayback Machine / Во имя правды и достоинства Церкви.
Әдәбият
- Никандр (Анпилогов), архим. Старец схиархимандрит Гавриил (Зырянов) и Седмиезерная Казанская Богородичная пустынь / Под ред. Л. Родкиной. — М.: Русский мир, 1991. — 138 с.
- Елдашев А. М. Седмиозерная Богородичная пустынь // Православный собеседник: Альманах Казанской духовной семинарии. Вып. 3 (13). — Казань, 2006. — С. 134—150
Сылтамалар
- О монастыре на сайте Казанской епархии
- Седмиозерная Богородицкая пустынь — путешествие по святым источникам
- Фотографии монастыря на сайте sobory.ru
- Седмиезерная Богородичная пустынь
- РОЩЕКТАЕВ Андрей. История Седмиезерной Богородицкой пустыни, 9 июля 2024. [Тикшерелгән 8 май 2025]