Сергей Грицай
Грицай Сергей Иванович (14 февраль 1951 ел) — Россия хореографы, режиссер, пластика буенча педагог. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)[1], Россия Федерациясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984, 1988)[2], Бөтенсоюз балетмейстерлар конкурсы лауреаты (1984, 1988). Россия Дәүләт премиясе лауреаты (2004)[1]. Башкорт опера һәм балет театры хореографы.
Тәрҗемәи хәле
Сергей Иванович Грицай 1951 елның 14 февралендә Ленинград шәһәрендә туган. А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесын тәмамлаганнан соң, 1984 елда, Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балетмейстерлар бүлеген (педагоглар: проф. И. Бельский, Н. Боярчиков, А. Макаров) тәмамлый. 1986 елда мәдәният министрлыгы каршындагы югары режиссерлар курсында белемен камилләштерә. Л. Якобсонның «Хореографик миниатюралар» Ленинград дәүләт балет труппасында стажировка үтә.
Дебюты: С. Рахманиновның «Алеко» операсында биюләр.
С. Спивак, В. Фокин, А Калягин, Г. Козлов, Г. Дитятковский, А Галибин, В Фильштинский кебек режиссерлар белән хезмәттәшлек итә. Мариин театрында А. Кончаловский, Ю Александров һәм дирижер В. Гергиев һәм башка күп кенә театр эшлеклеләре белән эшли.
Россия, Алмания, Нидерланд, Швейцария, Бельгия, Англия, Италия,Испания, АКШ театрларында эшли[2].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе;
- Россия Федерациясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984, 1988);
- «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясе лауреаты («Потерянные в звездах» спектакле өчен)[2].
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2015)[3].
- Россия Дәүләт премиясе лауреаты — «Ревизор» спектакле өчен (2004)[1]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 архив күчермәсе, archived from the original on 2021-07-25, retrieved 2021-07-25
- ↑ 1 2 3 [1]
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25 мая 2015 года № 263 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»