Сергей Захарин

Серге́й Алекса́ндрович Заха́рин (Сергей Захарин, рус. Серге́й Алекса́ндрович Заха́рин, 19 август 1982, Яр Чаллы, СССР) — Россия театр һәм кино актёры, театр режиссёры.

Тормыш юлы

Сергей Захарин Чаллы шәһәрендә туган. Балачактан балалар хореография мәктәбендә шөгыльләнә, шулай ук Иҗат сараендагы театр студиясенә йөри.

2000 елда 2 нче Сембер музыка-педагогия көллиятенә укырга керә (белгечлеге: хореография буенча өстәмә әзерлек белән өстәмә белем бирү педагогы). Уку вакытында ике тапкыр губернатор стипендиясенә, шулай ук Сембер өлкәсе мәдәният министрлыгы стипендиясенә лаек була. Көллиятне кызыл диплом белән тәмамлый.

2003 елдан 2004 елга кадәр «ТНТ-Ульяновск» телеканалында алып баручы булып эшли.

2004 елда Сарытауга китә һәм анда Собинов исемендәге Сарытау дәүләт консерваториясенең театр факультетына укырга керә (Антон Кузнецов курсы). Антон Кузнецов Сарытаудан киткәч, бу актерлык курсын ирле-хатынлы И. М. Баголей һәм Л. Н. Воробьева алып бара.

Иҗаты

Укыган вакытта ук Сергей Захарин Сарытау драма театры сәхнәсендә аның төп репертуары спектакльләрендә уйный башлый («12 ай» — Апрель, «Җинаять һәм җәза» — Николка). Уку чорында Олег Табаков исемендәге стипендия ала. Уку эшләре арасында Карандышев һәм Дульчин рольләре бар (А. Н. Островский буенча өзекләрдә). 2008 елда, укуны тәмамлаганнан соң, И. А. Слонов исемендәге Сарытау академия драма театры труппасына кабул ителә.

2009 елда, театрда эшен туктатмыйча, Захарин Россия театр сәнгате академиясе — ГИТИСның режиссерлык бүлегенә укырга керә (Валерий Белякович остаханәсе)[1], аны соңрак (2014 елда) тәмамлый.

2010 елда Мәскәүгә күчеп килә. 2011 елдан — Виктюк театры актёры[2].

2013 елда режиссерлык эшчәнлеген башлый. Режиссер-постановщик буларак Төмән драма театрында, Волков театрында, Н. П. Охлопков исемендәге Иркутск академия драма театрында, М. Горький исемендәге Ростов академия драма театрында, Виктюк театрында, С. М. Киров исемендәге Киров өлкә драма театрында, Мәскәүнең «Откровение» театрында, И. А. Слонов исемендәге Сарытау драма театрында һәм башка шәһәрләрдә эшли[3].

Пластика буенча режиссер буларак Новосибирск опера һәм балет театры (НОВАТ), В. Ф. Комиссаржевская исемендәге Академия драма театры (Санкт-Петербург), М. Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театры (МХАТ), Дәүләт академия Мариин театры (Санкт-Петербург), Евг. Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры (Мәскәү), Мәскәү Губерна театры һ.б. белән хезмәттәшлек итә[4][5].

2018–2020 елларда Мәскәүнең «Откровение» театры баш режиссеры булып эшли.

2023–2025 елларда Ю. П. Киселёв исемендәге Сарытау яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) баш режиссеры булып эшли.

2025 елның мартыннан — «Глобус» Новосибирск академия яшьләр театрының баш режиссеры[4].

Театрдагы рольләре

И. А. Слонов исемендәге Сарытау академия драма театры

undefined
  • 2006 — «Сонеты» (пластик спектакль). Хореография һәм постановка: Алексей ЗыковРомео;
  • 2006 — «12 месяцев», С. Маршак. Режиссёр: Алексей ЗыковАпрель;
  • 2007 — «Выглядки или колыбельная для взрослых». Режиссёр: Игорь БаголейНикита (диплом спектакле);
  • 2007 — «Проделки Скапена», Мольер. Режиссёр: Игорь БаголейЛеандр (диплом спектакле);
  • 2007 — «Преступление и наказание», Ф. М. Достоевский. Режиссёр: Марина ГлуховскаяНиколка;
  • 2007 — «Владимир Красное Солнышко», А. Зыков. Режиссёр: Алексей ЗыковВладимир, кенәз Святослав улы;
  • 2008 — «Гамлет», Шекспир. Режиссёр: Марина ГлуховскаяОзрик[6];
  • 2008 — «Касатка», А. Н. Толстой. Режиссёр: Игорь БаголейКенәз Бельский (диплом спектакле);
  • 2008 — «Лучшие дни нашей жизни» У. Сароян. Режиссёр: Александр ПлетнёвГарри;
  • 2008 — «Гонза и волшебные яблоки», Майя Береговая пьесасы Йозеф Ладаның «Шок бабай әкиятләре» буенча. Режиссёр: Ансар ХалилуллинЯрабачек, Гонзаның дусты;
  • 2009 — «Сердечные тайны», Бет Хенли. Режиссёр: Сергей СтеблюкВилли Джей;
  • 2010 — «Женитьба», Н. В. Гоголь буенча. Режиссёр: Антон Коваленкобитлекле.

«Ачык сәхнә» проекты

  • 2012 — «Гондла», Н. Гумилёв буенча. Режиссёр: Смольяков АлександрГондла.

Фильмографиясе

  • 2003 — «Даша Васильева. Любительница частного сыска» — эпизод;
  • 2009 — «Литейный 2» — эпизод;
  • 2009 — «Преступление будет раскрыто 2» — Женя Вольский.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • V Сарытау өлкә «Алтын Арлекин» фестивале лауреаты (2007–2009 сезоннары — «Гамлет» спектаклендә Озрик роле өчен иң яхшы дебют (ир-ат роле))[7][8];
  • Ике тапкыр Олег Табаков премиясе стипендиаты.

Искәрмәләр

  1. В саратовской Драме поставят «Женитьбу» и «Пять вечеров». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2010. Архивировано 4 март 2016 года.
  2. Сергей Захарин на сайте театра Романа Виктюка. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2014. Архивировано 16 апрель 2014 года.
  3. Сергей Захарин. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.
  4. 1 2 Сергей Захарин. Globus-nsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.
  5. Сергей Захарин | Воронежский Академический Театр драмы им. А. Кольцова (рус.). voronezhdrama.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.
  6. ПРИНЦипиально. Московский режиссёр Марина Глуховская думает о саратовском зрителе с большим уважением. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2010. Архивировано 29 сентябрь 2021 года.
  7. Арлекиниада по саратовски: история пятая. Марина Кузьмина «Вестник культуры» Апрель 2010
  8. Арлекинада правит бал/ V Сарытау өлкә театраль фестивале «Золотой Арлекин»

Сылтамалар