Сергей Иванов (1953)
Сергей Борисович Иванов (31 гыйнвар 1953, Ленинград — 26 июнь 2026) — Россия дәүләт, сәясәт һәм хәрби эшлеклесе, эшмәкәр, отставкадагы генерал-полковник. 2011-2016 елларда Россия Президенты Хакимияте башлыгы. Россия Федерациясе Иминлек Советы әгъзасе.
Тәрҗемәи хәле
Сергей Борис улы Иванов 1953 елның 31 гыйнварында Ленинград шәһәрендә туа. 1975 елда А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университеты филология факультетының тәрҗемә бүлегендә һәм хәрби кафедрасында белем ала. 1974 елда Лингс техник көллиятендә (Бөекбритания) инглиз телен камилләштерә.
1975 елда ССРБ Дәүләт иминлеге комитеты органнарына хәрби хезмәткә алына. 1976 елда КГБ-ның Югары курсы (Минск шәһәре), 1981 елда ССРБ Дәүләт иминлеге комитетының Кызыл Байраклы институтында белем ала.
1991-1998 елларда Россиянең Тышкы күзәтчелек хезмәтендә эшли.
1998 елдан Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте директоры урынбасары.
2001-2007 елларда Россия Федерациясенең Оборона министры.
2007-2008 елларда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2005-2007 һәм 2008-2011 елларда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
2011-2016 еллардаРоссия Президенты Хакимияте башлыгы.
2015 елдан Ростелеком Директорлар советы рәисе.
Искәрмәләр
- ↑ Умер экс-министр обороны РФ Сергей Иванов. ТАСС (26 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2026.
- ↑ Умер Сергей Иванов — РБК (рус.). www.rbc.ru (26 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2026.