Сибгатулла Алкин

Сибгатулла Габделлатыйф улы АлкинТау ягында күренекле дин эшлеклесе, Зөя өязе Чәчкаб авылы мулласы.[1]

Тәрҗемәи хәле

Сибгатулла Габделлатыйф улы Алкин Казан губернасы Зөя өязе Өлҗән вулысы Иске Чәчкаб авылында туган (бүгенге Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы).[2] Зөя өязе Чәчкаб авылы мулласы, зирагәтьчесе була.[3]

Габделлатыйф Алкинның Иске Чәчкабта беренче хатыннан туган икенче улы була. Атасы Габделлатыйф Алкин керәшеннәрне ислам диннәренә кире кайтырга үгетләгәне өчен 1856 елда эшеннән азат ителә.[1] Ул көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында халык арасында эшли, рус һәм төрек патшаларына хатлар яза, мәчетләр таләп итеп, имзалар җыя.[4][5] Архив документларыннан күренгәнчә, аның 1865-1867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта.[6] Әлбәттә, аның мондый эшчәнлеге православие чиркәү әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз Себергә Енисей губернасына сөрдерүгә ирешәләр.[7][8][9]

1867 елда әтисе Габделлатыйф Алкин кулга алынып Себергә озатылганнан соң, Сибгатулла Алкин Сәмәрканд шәһәренә киткән. XIX гасыр азагында гаиләсе белән Казанга кайтып Иске Татар бистәсенә урнашалар.[10] Казанда яшәгән чорда 1898 елларда Иске Чәчкабта яңа мәчет төзелгәндә оештыру эшләрен башкара (мәчет XXI гасыр башына кадәр сакланган, әмма анда намаз ишелер чиктә укылмаган).[11]

Үлем вакыты билгесез.

Гаиләсе

Сибгатулла Алкин Тау ягында күренекле дин эшлеклесе Габделлатыйф Алкинның икенче хатыныннан улы. Улы - сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Шәйхулла Алкин,[12] тагын да Әхмәтвазыйх исемле улы булуы билгеле.[2] Хатыны - Бибифатыйма Сираҗетдин Габделгаффар кызы.[2]

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Загидуллин И.К. К вопросу об отпадении крещеных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.