Скриптонит

Әдил Оралбек улы Жалелов (каз. Әділ Оралбекұлы Жәлелов; туганда Кулмагамбетов; Скриптонит сәхнә тәхәллүсе астында танылган (ингл. Scriptonite), 1990 елның 3 июне, Ленинский, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан башкаручысы һәм музыкаль продюсеры, Musica36 лейблына нигез салучы[2]. 2018 елда иҗатын ике проектка бүлә: Скриптонит һәм Gruppa Skryptonite[3].

Тормыш юлы

Әдил Кулмагамбәтов 1990 елның 3 июнендә Казакъстанның төньяк-көнчыгышындагы Павлодар шәһәре янындагы Ленинский бистәсендә туа[4]. Яшүсмер чакта музыка белән шөгыльләнә башлый, 11 яшендә рэп белән мавыга, 15 яшендә музыка иҗат итә башлый[5]. Яшүсмер чакта Кулмагамбетов фамилиясен Жалелов буларак алыштырган, дип раслый[6].

Беренче уңышлар

2009 елда Скриптонит үзенең дусты Әнвәр Баймуратов (Niman) белән JILLZ төркемен төзи. 2013 елда Скриптонит Niman' белән бергә «VBVVCTND» җырына видеоклип чыгара[7]. Шуннан соң аның белән Gazgolde Россия продюсерлык үзәге кызыксына[8]. 2014 елның 27 февралендә Скриптонитның бу лейбл резиденты булуы билгеле була.

2015 елда «Баста/Смоки Мо» исеме астында Бастаса һәм Смоки Мо уртак альбомын төзүдә катнаша. Даша Чаруша белән бергә язган «Космос» синглы iTunes чартларында алдынгы урыннарны ала һәм «The Flow» сайты версиясе буенча «2015 елның иң яхшы 50 трекы» исемлегендә 22 нче була[9].

2015 елның октябрендә Скриптонит «хип-хоп» номинациясендә «Jagermeister Indie Awards» премиясе финалистлары арасына керә. 2016 елның җәендә GQ журналының «Ел ачышы-2016» номинациясендә дәгъва итүчеләр арасына керә.

2015 ел. «Дом с нормальными явлениями»

Скриптонитның «Дом с нормальными явлениями» исемле дебют альбомы 2015 елның 24 ноябрендә чыкга һәм iTunes альбом чартында Oxxymiron Россия рэперының «Горгород» альбомын узып һәм Адель Британия җырчысының яңа альбомына (25) бирешеп, икенче урынны ала[10].

«Дом с нормальными явлениями» 2015 елның иң уңышлы рус рэп-альбомнарының берсе була[11], ә Скриптонит үзе Colta.ru интернет-басмасы тарафыннан «Ел рэперы» дип таныла[12]. Альбом Газета.Ru басмасы версиясе буенча «2015 елның иң яхшы 20 альбомы» исемлегенә керә[13], Rap.ru[14] һәм The Flow[15] сайтлары версиясе буенча рус телле альбомнар исемлегендә 1 нче урынны ала.

2016 — хәзерге вакыт

2016 елның 29 октябрендә составында Скриптонит булган Jillzay төркеме 718 Jungle 18 треклы альбом чыгара[16].

2017 елның 7 мартында коллектив Open Season мини-альбомын тәкъдир итә[17].

2019 елда Скриптонит, 104, Truwer һәм Dose тарафыннан Musica36 берләшмәсе оештырыла. Февраль-март айларында бу марка астында биш сингл чыгарылган: «В аду сегодня жарко» , «Ликёрная ванна» [18], «Podruga» [19], «Sinsemilla» [20], «Танцевала»[21].

2019 елның 24 декабрендә Скриптонит дүртенче «2004» студия альбомын чыгара, анда Andy Panda, 104, Truwer, MDee һәм Райда катнашкан.

Дискография

Студия альбомнары

  • 2015 — «Дом с нормальными явлениями»
  • 2017 — «Праздник на улице 36»
  • 2017 — «Уроборос: Улица 36 / Зеркала»
  • 2019 — «2004»
  • 2021 — «Свистки и бумажки»

Мини-альбомнар

  • 2017 — Open Season (Jillzay составында)
  • 2019 — Solitude (Gruppa Skryptonite составында)
  • 2019 — «Замерз»
  • 2019 — «Не ври, не верю» (104 белән берлектә)
  • 2020 — PVL is back (Niman белән берлектә)

Җыентыклар

  • 2015 — «К тебе» (Gazgolder артистлары белән берлектә)
  • 2016 — 718 Jungle (Jillzay составында)
  • 2019 — «Musica36: Как я провел это лето» (Musica36 артистлары белән берлектә)

Фильмография

Ел Фильм Искәрмә
2017 Төтен Композитор
2018 Клубаре Актёр

Шәхси тормыш

2016 елның 19 гыйнварында Скриптонитның улы туа, аңа Лучи исемен кушалар (артистның әнисе хөрмәтенә).

Юрий Дудька биргән интервьюсында улы туганнан соң, Казакъстаннан гаиләне Мәскәүгә күчерүе турында сөйләгән[22].

Бүләкләр

  • «Ел ачышы» номинациясендә «Ел кешесе GQ 2016» премиясе иясе;
  • «Форматтан тыш» номинациясендә «Реальная премия MusicBox 2016» премиясе иясе.

Искәрмәләр

  1. Скриптонит: почему живет в разлуке с сыном, чем прославился и как стал любимцем Пугачевой (рус.) // СтарХитМ.: Хёрст Шкулёв Медиа, 2021.
  2. Кто такие Musica36, и почему это самые стильные казахи на сегодняшний день? (рус.). Sputnik Казахстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2019.
  3. Скриптонит пообещал скоро выпустить EP  [рус.], The-Flow.ru. 29 октябрь 2018 тикшерелде.
  4. Андрей Никитин. [1] // Афиша-Воздух. — 17 июля 2015.
  5. Наталья Наговицына. [2] // Собака.ru. — 27 декабря 2015.
  6. Рэпер Скриптонит из посёлка Ленинский. Настоящее время (14 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 август 2016.
  7. Николай Редькин. {{{заглавие}}} // Афиша-Daily. — 7 июля 2015.
  8. Николай Редькин. {{{заглавие}}} // The Flow. — 24 ноября 2015.
  9. {{{заглавие}}} // The Flow. — 27 декабря 2015.
  10. {{{заглавие}}} // Lenta.ru. — 2 декабря 2015.
  11. Андрей Никитин. {{{заглавие}}} // Афиша-Воздух. — 30 ноября 2015. Архивировано 22 декабрь 2015 года.
  12. Денис Бояринов. {{{заглавие}}} // Colta.ru. — 23 декабря 2015.
  13. Ярослав Забалуев. {{{заглавие}}} // Газета.Ru. — 31 декабря 2015.
  14. {{{заглавие}}} // Rap.ru. — 31 декабря 2015.
  15. {{{заглавие}}} // The Flow. — 15 января 2015.
  16. Группа Jillzay, в состав которой входит Скриптонит, выпустила релиз «718 Jungle». the-flow.ru (29 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2016. Архивировано 29 октябрь 2016 года.
  17. Вышел новый EP Jillzay — «Open Season». the-flow.ru (7 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2017.
  18. Dose «Ликёрная ванна»: дебютный рэп-трек казахстанского продюсера Strong Symphony. rap.ru (4 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2019. Архивировано 2 апрель 2019 года.
  19. Gruppa Skryptonite «Podruga»: второй клип нового проекта Скрпитонита. rap.ru (6 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2019. Архивировано 6 март 2019 года.
  20. ​Скриптонит, 104, Вандер Фил, Rigos «Sinsemilla»: трек к 8 марта, в котором воспевается отнюдь не женщина. rap.ru (8 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2019. Архивировано 2 апрель 2019 года.
  21. "Танцевала" — это фит Dose и Andy Panda. the-flow.ru (10 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2019. Архивировано 10 март 2019 года.
  22. вДудь. Скриптонит - большое откровенное интервью / вДудь (6 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2018.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә