Сократ

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Сократ
бор. грек. Σωκράτης
Socrates Louvre.jpg
Тулы исеме бор. гр. Σωκράτης
Туган көне як. б.э.к. 469 ел
Туган Афиннар
Вафат көне 15 февраль БЭК 399[1]
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге фәлсәфәче
Әтисе Софрониск[d]
Анасы Фенорета[d]
Супруга Ксантиппа[d] и Мирто[d]
Балалары Лампрокл[d] и Менексен[d]

Сокра́т (б.э.к. 469 ел, б.э.к. 399 ел, шунда ук) — борынгы грек Илаһларны санламаган һәм яшьләрне аздырганы өчен үлем җәзасына хөкем ителә.

Сократның әтисе Ксенофонт әсәрләре).

Сократның өйрәнү максаты — объектив идеализм. Аның фикеренчә, дөньяда беренче чиратта универсаль акыл хәрәкәт итә. Илаһ, аның аңлавы буенча, борынгы грек мифологиясендәге күп аллалык «вәкиле» дә, шулай ук дин тәгълиматы яссылыгында аңлашыла торган монотеистик Ходай та түгел.

Сократ кешенең тәнен һәм җанын бер-берсенә каршы куя. Тойгылар, аффектлар — тән фигыле, ә җан фигыле ул — акыл.

Сократ үзенең фәлсәфәсендә яхшылык, гаделлек принципларына зур игътибар бирә. Аныңча, бу кыйммәтләр үзләрен белемдә, акыллылыкта табалар. Яхшылыкның һәм яманлыкның нәрсәдән килеп чыкканын белгән кеше тормыш тәҗрибәсендә начар эшләр эшләмәс. Моны фәндә Сократның беркатлылыгы белән аңлаталар.

Идарә итүдә Сократ барлык (тиранлык, аристократия, демократия) формаларны да тәнкыйтьли. Моның нигезе — шушы формаларның һәркайсына хас булган гаделсезлек. Сократ җәмгыятьтә, гомумән, дәүләт органы булуына каршы түгел. Ләкин ул гаделлек принципларында хәрәкәт итәргә тиеш һәм хакимлек итү эше халыкның иң яхшы, тәҗрибәле, намуслы, гадел кешеләренә йөкләнергә тиеш, дип фикер йөртә.

Сократның әхлакый мәсьәләләр буенча кайбер фикерләре бүгенге көн өчен дә гыйбрәтле. Мәсәлән, ул болай дигән: «Мин сезгә — олыга да, кечегә дә — шул нәрсәне әйтеп килдем: беренче чиратта байлык яки тәнегез турында түгел, бәлки җаныгыз турында кайгыртыгыз. Мин сезгә әйтә идем: кешенең даны акчадан тормый, нәкъ киресенчә, дан үзе кешеләргә байлыкны да, шулай ук башка яхшылыкларын да китерә. Бу — кешеләрнең шәхси тормышында да, аның иҗтимагый эшендә дә шулай»[2].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. http://www.rubicon.hu/magyar/oldalak/kr_e_399_februar_15_szokratesz_kiissza_a_meregpoharat/
  2. Платон. Апология Сократа. Собр. соч.— T. 1.- M., 1968.— С. 84

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.