Сона Вәлиева

Сона Вәлиева, Сона Мөхәммәт кызы Вәлиева , азәри. Sona Məhəmməd qızı VəliyevaАзәрбайҗан язучысы, филология буенча фәлсәфә фәннәре докторы, тарихи «Kaspi»/«Каспiй» газетасын яңадан гамәлгә куючы (1999).

Тәрҗемәи хәле

1962 елда Азәрбайҗан ССРның Нахчыван автоном җөмһүрияте Шәрүр районында туган. Азәрбайҗан дәүләт икътисад университетының мәдәни-агарту факультеты оештыручы методист бүлеген тәмамлаган (1984).

Хезмәт юлы

  • 1984-1994 Нахчыван музыка техникумында укытучы.
  • 1995-1999 «Səs» (Аваз) газетасында корреспондент.
  • 1999 елның мартында тарихи «Kaspi»/«Каспiй» (Каспий) газетасын яңадан гамәлгә куючы. Хәзерге вакытта газета азәрбайҗан телендә көн саен, рус телендә атна саен нәшер ителә[1].
  • 2007 Милли Телевидение һәм радио шурасы әгъзасы итеп билгеләнә.

Иҗаты

«Азәрбайҗанчылык» өлкәсендә берничә китап, күпсанлы мәкаләләр авторы. Әдәби тәнкыйть, шигърият һәм фәнни-публицистик әсәрләре белән билгеле. Шигырьләрен татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемә иткән[2].

Китаплары

  • Милли идеология һәм әдәби-эстетик тәгълимат буларак азәрбайҗанчылык (Azərbaycançılıq mili ideologiya və ədəbi-estetik təlim kimi) (2012).
  • Милли дәүләтчелек хәрәкәте күтәрелеше һәм Азәрбайҗан Демократик Республикасы чорында азәрбайҗанчылык идеясе (Milli dövlətçilik hərəkatının yüksəlişi və Xalq Cümhuriyyəti dövründə Azərbaycançılıq ideyası) (2003).
  • Минем алсу дөньям (Çəhrayı rəngli dünyam) шигырьләр җыентыгы (2007).
  • Аразбары (Arazbarı) шигырьләр җыентыгы (2011).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 журналист эшчәнлеге өчен «Тәрәккый» медалена (Азәрбайҗан) лаек булды.

Сылтамалар

Искәрмәләр