Социаль әһәмиятле сервислар реестры
Социаль әһәмиятле сервислар реестры (рус. Рее́стр социа́льно зна́чимых се́рвисов, яки «Белый список» сайтов) — Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән проект, анда мобиль интернет сүндерелгән очракта да эшләячәк интернет-ресурслар санап кителгән[1]. Массакүләм мәгълүмат чаралары белешмәләре буенча, исемлеккә 57 сервис[2] — Россиянең иң эре ширкәтләре, шул исәптән VK, Яндекс, Сбербанк, ВТБ, Озон, Wildberries, Avito, Rutube, РЖД (Россия тимер юллары) һәм Россия Почтасы сервислары, шулай ук РИА Новости һәм РБК кебек берничә мәгълүмат агентлыклары электрон басмалары, Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Генераль прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтлары кертелә[3].
Цифрлы үсеш министрлыгы исемлекнең ачык булуын һәм киләчәктә тулыландырылачагын хәбәр итә[4][5]. Ведомствода исемлеккә «Фонбет» букмекерлык конторасын өстәү турындагы мәгълүматны кире кагалар[6][7][8]. 2025 елның сентябрендә Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы мобиль интернет чикләнгән очракта да кереп була торган сайтларның «ак исемлеген» атна саен яңартып торачагын белдерә. Ведомство башлыгы Максут Шадаев Kazan Digital Week форумында журналистларга хәбәр иткәнчә, исемлек популяр ресурслар рейтингы нигезендә төзелә һәм ул үз эченә Дәүләт хезмәтләре, «Яндекс», «ВКонтакте», «Одноклассники», Mail.ru сервисларын, Max милли мессенджерын, Ozon һәм Wildberries маркетплейсларын, Avito, «Дзен», Rutube, «Мир» түләү системасы сайтын, хөкүмәт һәм президент сайтларын, федераль дистанцион электрон тавыш бирү платформасын, шулай ук иң эре элемтә операторларының ресурсларын кертә[9].
Исемлек
| Сервис исеме | Сервисның төре |
|---|---|
| 2GIS | Карталар һәм навигация |
| Альфа-банк | Банк |
| Avito | Игъланнар сайты |
| Аптека.ру | Онлайн-даруханә |
| ВТБ | Банк |
| Банки.ру | Финанс порталы |
| «ФК Открытие» банкы | Банк |
| ВКонтакте | Социаль челтәр |
| Wildberries | Интернет-кибет |
| Вымпелком | Элемтә операторы |
| Газпромбанк | Банк |
| Gismeteo | Һава торышы |
| Госуслуги | Дәүләт порталы |
| Дзен | Контент платформасы |
| DRIVE2 | Социаль челтәр |
| DNS | Электроника ритейлеры |
| Иви | Онлайн-кинотеатр |
| IXBT | Электроника сайты |
| Кинопоиск | Онлайн-кинотеатр |
| Комсомольская правда | Массакүләм мәгълүмат чаралары |
| Лемана ПРО | Төзелеш |
| Лента.ру | Массакүләм мәгълүмат чаралары |
| Магнит | Сәүдә челтәре |
| Mail.ru | Почта, портал |
| Max | Мессенджер |
| МегаФон | Элемтә операторы |
| «Мир» түләү системасы | Түләү системасы |
| Московский кредитный банк | Банк |
| МТС | Элемтә операторы |
| НСПК | Түләү системасы |
| Одноклассники | Социаль челтәр |
| Ozon | Интернет-кибет |
| Pikabu | Күңел ачу сайты |
| ПОС и «Госвеб» | Дәүләт сервислары |
| Россия Почтасы | Почта хезмәте |
| Промсвязьбанк | Банк |
| Райффайзенбанк | Банк |
| РБК | Массакүләм мәгълүмат чаралары |
| Дистанцион электрон тавыш бирү ресурслары | Дәүләт сервислары |
| РИА Новости | Массакүләм мәгълүмат чаралары |
| Росбанк | Банк |
| РЖД | Транспорт ширкәте |
| Россельхозбанк | Банк |
| Ростелеком | Элемтә операторы |
| Rutube | Видеохостинг |
| Хөкүмәт, Президент Аппараты һәм Федераль салым хезмәте сайтлары | Дәүләт сайтлары |
| Сбербанк | Банк |
| «Дром» автомобиль сату сервисы | Игъланнар сайты |
| Совкомбанк | Банк |
| Т-Банк | Банк |
| T2 | Элемтә операторы |
| TuTu.ru | Билетлар сатып алу сервисы |
| ЮниКредит Банк | Банк |
| Яндекс | Эзләү системасы, сервислар |
| X5 Group | Онлайн-китереп бирү сервислары, шул исәптән «Пятерочка», «Перекресток», «Чижик», «Много лосося», Vprok.ru, 5Post |
Искәрмәләр
- ↑ Минцифры РФ сообщило о расширении списка доступных при ограничениях ресурсов. Известия (10 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Стало известно, какие сервисы будут работать при отключении интернета. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Сайты Госдумы, Совфеда, Генпрокуратуры и МЧС скоро включат в белый список. TACC (10 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Сергей Кудрин. Список ресурсов, работающих при ограничениях интернета, расширят: Какие сайты еще попадут в перечень. kp.ru - (10 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ «Ъ» ознакомился со списком сайтов, которые будут работать при отключении интернета. Коммерсантъ (9 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Букмекерская компания попала в «белый список» сайтов. Коммерсантъ (9 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ СМИ сообщили о включении РБК, «Пикабу» и других в «белый список» Минцифры. AiGENDA (10 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Минцифры разъяснило порядок формирования белого списка интернет-сервисов. Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Список доступных при ограничениях онлайн-сервисов будут обновлять еженедельно. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.