Max (кушымта)
Max (стильләштерелгән: MAX) — «ВК» ширкәте тарафыннан ясалган мессенджер, кечкенә кушымталар, түләү системасы һәм дәүләт сервислары функцияләрен берләштергән цифрлы платформа[1]. Мессенджер бета-версия 2025 елның 27 мартында iOS, Android, macOS һәм Windows платформаларында веб-сайт һәм кушымта рәвешендә тәкъдим ителә[2]. VK корпорациясе 2025 елның июлендә Max программасында табылган җитешсезлекләр өчен 5 млн сумга кадәр акчалата бүләк тапшырырга әзер булуы турында игълан итә[3][4].
2025 елның 1 сентябреннән Max программасы Россиядә канунга ярашлы барлык яңа җайланмаларга алдан урнаштырыла. Мессенджерны киләчәктә штрафларны түләү, документларны рәсмиләштерү һәм башка дәүләт сервисларын гамәлгә ашыру максатыннан «Дәүләт хезмәтләре» порталына тоташтыру планлаштырыла[5].
Башта платформада теркәлү Россия һәм Белоруссия кулланучыларына гына мөмкин булса, 2025 елның 5 ноябреннән бу мөмкинлектән Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Молдавия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан халкы да куллана ала[6].
Тарих
2025 елның 25 мартында Max мессенджерын эшләтеп җибәрүгә әзерлек эшләре башлану турында рәсми яңалыклар барлыкка килә. Массакүләм мәгълүмат чаралары инсайдерлар мәгълүматына таянып, «якын арада» кушымталар базарларында (App Store, Google Play) Max мессенджерының бета-версиясе чыгачагын хәбәр итә. Әлеге версия хәбәрләр җибәрү, шалтырату һәм күләме 4 ГБ кадәр булган файлларны тапшыру мөмкинлеген үз эченә ала. Ил территориясендә онлайн-шалтыратуларны тәэмин итү максатында медиасерверлар урнаштырылуы, шулай ук сөйләмнең сыйфатын яхшырту максатыннан ясалма фәһем нигезендә өйрәтү технологияләре кертелүе ассызыклана. Беренче версиягә финанс сервислары, ярдәм хезмәтләре һәм башка продуктлар булдыру өчен корпоратив чат-ботлар оештыру мөмкинлеген бирә торган инструментлар керә. Шулай ук цифрлы платформага кечкенә кушымталар, түләү системалары һәм дәүләт хезмәтләре продуктларын кертергә планлаштырыла, кушымтаның Кытайда ясалган WeChat аналогы булуы ихтимал[7].
Финанс экспертлары бәяләвенчә, проектка инвестицияләрнең беренче этапта 1 млрд сумга кадәр җитү мөмкинлеге бар[7].
Платформа 2025 елның 27 мартында iOS, Android, macOS һәм Windows операцион системаларына нигезләнгән җайланмаларда кушымта һәм веб-сайт формаларында куллануга тәкъдим ителә. Бета-версиягә шәхси һәм төркем чатлары, тавышлы хәбәрләр, медиафайллар, 4 ГБ га кадәр зурлыктагы документлар, стикерлар һәм хәбәрләргә реакцияләр җибәрү мөмкинлекләре кертелә. Шулай ук платформа аша аудио- һәм видео шалтыратулар үткәрү, чат-ботлар һәм кечкенә кушымталар булдыру мөмкинлеге дә каралган[2].
2025 елның 14 апрелендә Max сервисына GigaChat 2.0 ясалма фәһемен интеграцияләү турында рәсми игълан ителә. Ясалма фәһем белән аралашу шәхси чат рәвешендә башкарыла, анда кулланучы тавыш һәм текст хәбәрләре, аудиофайллар, сурәтләр һәм документлар җибәрә ала. Җавап итеп, кулланучы теләгән мәгълүматны, шул исәптән интернеттагы ресурсларны ясалма фәһемле тел моделе тарафыннан табылган формада бушлай ала. GigaChat 2.0 моделе кулланучыдан кергән тавышлы һәм текстлы мәгълүматны аналитик эшкәртү, күпсанлы текстлы документларны бер диалогта анализлау, аудио- һәм видеоматериалларны тәрҗемә итү һәм кыскача резюме чыгару мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, ясалма фәһем интернетка кереп, актуаль мәгълүматны эзләп таба һәм чыганакларга сылтамалар белән тәэмин итә. Max бизнес-клиентлары ясалма фәһемнең ике версиясен — GigaChat 2 Pro һәм GigaChat 2 Maxны сайлый ала[8].
2025 елның июнь аена булган мәгълүматларга караганда, Max та мобиль җайланмалар һәм санаклар аша теркәлгән исәп язмалары саны 1 миллионга җитә[9]. 2025 елның июль башында платформада теркәлгән кулланучылар саны 2 млннан артып китә. 2025 елның 1 сентябрендә Max мессенджерын Россиядә яңа чыккан барлык мобиль җайланмаларга урнаштыру планлаштырыла[10][11].
«Т2» телефон операторы 2025 елның июлендә Max мессенджеры өчен чикләнмәгән интернет-трафик хезмәтен эшләтеп җибәрә[12].
Кушымта 2025 елның сентябрендә Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Социаль әһәмиятле сервислар реестры»на кертелә[13].
2025 елның 19 июлендә Max Google Playның Россия сегментында популяр кушымталар исемлегендә 10 нчы урынны били[14].
2025 елның 23 июлендә Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов шәһәрнең дәүләт хезмәтләре эше өчен Max милли мессенджерын кулланачак беренче Россия төбәге булачагын хәбәр итә:
Пилот проект инде эшли башлады: Max'та «Служба 112 Санкт-Петербурга» һәм «Информационно-справочная служба Санкт-Петербурга 122» аккаунтлары булдырылды, алар белән гариза бирүчеләр текстлы чатта аралаша яки турыдан-туры мессенджер эчендә шалтырата алачак[15].
2025/2026 уку елы башына Max Россия мессенджерына «Сферум» платформасы интеграцияләнә. Әлеге эш VK компаниясе белән берлектә үткәрелә. «Сферум» укытучылар, ата-аналар һәм укучылар арасында аралашу өчен кулланылуын дәвам итә.
2025 елның 30 июлендә Max мессенджеры, аны милли мессенджер сыйфатында раслаганнан соң, электрон имзага документлар алу өчен мәҗбүри кулланыла. Хәзер документлар Max аша җибәрелеп, аннары «Госключ» кушымтасында имзаланачак, бу процессны гадиләштерә, ләкин бизнес өчен API-интеграцияләрне яңадан коруны таләп итә.
2025 елның июль урталарына Max'та 2 миллионнан артык кулланучы теркәлгән, ә дәүләт хезмәтләрен мессенджер белән массакүләм интеграцияләү 2025 елның көзенә планлаштырыла[16].
2025 елның 6 августында Max мессенджеры «Дәүләт хезмәтләре» порталы белән интеграцияләү өчен җиһазларны тестлауны тәмамлый. Эшләрне «Инфотекс интернет траст» IT-компаниясе башкара. Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына (ЕСИА) тоташу OpenID Connect протоколы аша оештырыла[17].
2025 елның 7 августында Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Максут Шадаев Max мессенджерының «Дәүләт хезмәтләре» инфраструктурасына керү өчен ФСБ белән иминлекне тәэмин итү буенча кирәкле таләпләрне килештерүе турында хәбәр итә[18].
2025 елның 13 августында Max Россиядә Google Play бушлай кушымталары рейтингында 4,6 бәясе белән беренчелеккә чыга[19]. Шул ук көнне VKның икътисад һәм финанс буенча вице-президенты Александр Морозов Max мессенджерын рәсми рәвештә эшләтеп җибәрү көз башына планлаштырылуын хәбәр итә.
2025 елның 15 августында MAX мессенджерының Иминлек үзәге кулланучыларга шикле контактлардан һәм контенттан сакланырга ярдәм итә торган өстәмә чаралар кертүе турында белдерә. Аерым алганда, мессенджерда «Шикаять итү» төймәсе пәйда булачагы, аның ярдәмендә кулланучылар шикаятьләрне иминлек үзәгенә тапшыра алачагы турында белдерәләр[20].
2025 елның 16 августында кушымтада Иминлек үзәге белән тәүлек әйләнәсе элемтә эшли башлый[21].
2025 елның 20 августында Эчке эшләр министрлыгы MAXта мошенниклык өчен беренче тоткарлау турында хәбәр итә. Зыян күрүче — Курск шәһәрендә яшәүче, ул яңа мессенджер аша шалтыраткан мошенникларга 444 мең сум акчасын күчергән[22].
2025 елның 1 сентябрендә MAX мессенджеры премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган хөкүмәт карары нигезендә Россиядә электрон җайланмаларга алдан урнаштыру өчен мәҗбүри булган программалар исемлегенә керде. MAX 2023 елдан бирле исемлектә булган VK Мессенджерны алыштырды[23].
2025 елның 29 августында Мәскәү мэры урынбасары Анастасия Ракова 1 сентябрьдән башкаладагы барлык мәктәп ата-аналар чатларын Махка күчерү планнары турында белдерде[24].
2025 елның 1 сентябреннән «Билайн», МТС, «МегаФон» элемтә операторлары абонентларга MAX мессенджерында лимитсыз керү мөмкинлеге бирә[25].
2025 елның 4 сентябрендә мессенджердан файдаланучылар саны 30 млн кешедән артып китә[26].
2025 елның августында Max мессенджерының Куркынычсызлык үзәге тарафыннан 67 меңгә якын шикле аккаунт блоклана, 13 меңнән артык зыянлы файл ачыклана һәм бетерелә. Блоклауның иң еш очрый торган сәбәбе — спам-җибәрү омтылышы. Законсыз гамәлләргә омтылышлар ясалган мошенниклык аккаунтлары платформаның Куркынычсызлык үзәге тарафыннан бөтенләйгә блоклана[27].
2025 елның 8 сентябреннән Россия Президентының рәсми каналы MAX мессенджерында эшли башлый[28].
2025 елның 14 сентябрендә Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның МАХта канал ачуы билгеле була[29].
2025 елның 2 октябренә кушымта эшли башлаганнан бирле анда 40 млн нан артык кулланучы теркәлгән[30].
2025 елның 6 октябрендә Fly By Metrics компаниясе милли мессенджерда каналлар турындагы мәгълүматларны анализлау өчен MaxStat.IO сервисын эшләтеп җибәрә. Ясаучылар хәбәр иткәнчә, яңа сервис — Telegram өчен TgStat аналогы, ул үсеп килүче Max экосистемасын структуралаштыру һәм мәйданчыкларның активлыгы һәм динамикасы буенча җыелма метрикалар бирү өчен билгеләнә[31].
Шулай ук 2025 елның октябрендә мессенджерда йөртү таныклыгы буенча санлы ID булдыру функциясе барлыкка килә. Элегрәк санлы IDны биометрия яки чит ил паспорты буенча гына ясап була[32].
2025 елның 17 октябрендә платформаның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бер ай эчендә мессенджерның Иминлек үзәге 105 мең шикле аккаунтны блоклый, 350 меңнән артык зыянлы файл ачыклана һәм бетерелә. Моннан тыш, МАХ Иминлек үзәге һәм Россия ЭЭМның сентябрь аендагы уртак эше нәтиҗәсендә, Россиянең төрле шәһәрләрендә эшләгән һәм акча урлау белән шөгыльләнгән 9 мошенник тоткарлана[33].
2025 елның 12 ноябрендә Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин агымдагы ел ахырына кадәр Россиядәге һәр күпфатирлы йорт өчен Max мессенджерында йорт чаты булдырылырга тиеш дип белдерә[34]. 2025 елның 16 декабрендә Дәүләт Думасы өченче укылышта идарәче компанияләрне, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны һәм каты коммуналь калдыклар буенча төбәк операторларын, Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, Mах мессенджерындагы йорт чатлары аша күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр иткән закон кабул итә[35].
2025 елның 2 декабрендә Россия Төзелеш министрлыгы һәм ДОМ.РФ Мax'та яңа төзелгән йортларны күзәтү сервисын эшләтеп җибәрәләр[36].
2025 елның 4 декабреннән 19 декабренә кадәр «В. Путин белән ел нәтиҗәләре» чат-боты ярдәмендә Max кулланучыларына дәүләт башлыгына сорау бирү мөмкинлеге ачыла. Сораулар җыю президентның ел саен үткәрелә торган турыдан-туры линиясе кысаларында оештырыла[37]. 19 декабрьдә турыдан-туры линия барышында Владимир Путин, Max кушымтасының нәтиҗәлелеген бәяләп, Россиянең тулы цифрлы суверенитетка ирешүен белдерә[38].
2025 елның декабрь ахырында Владимир Путин алкоголь, тәмәке, энергетик эчемлекләр һәм яшь чикләүләре булган башка товарларны сатып алганда Max мессенджеры аша яшьне раслау мөмкинлеген ныгыта торган законга кул куя[39].
2026 елның 14 гыйнварында Max матбугат хезмәте платформаның аудиториясе 85 миллионга җитүен, ә бер тәүлектә кулланучылар санының 55 миллионнан артып китүен хәбәр итә[40].
Функционал
Max мессенджеры мобиль җайланмаларга (iOS, Android), шәхси компьютерларга (Windows, macOS) һәм шулай ук веб-интерфейс аша йөкләү мөмкинлеге бирә. Кушымтаны App Store, Google Play, RuStore һәм AppGallery цифрлы кибетләреннән урнаштырырга мөмкин. Кулланучыны теркәү телефон номеры аша башкарыла — Россия яки Белоруссия номеры булуы кирәк. Беренче тапкыр куллану вакытында исемне кертергә һәм профиль рәсемен йөкләргә кирәк[2][41].
Интерфейс дүрт төп өлештән тора: «Контактлар», «Чатлар», «Шалтыратулар» һәм «Көйләнмәләр». Чатларның тышкы күренешен индивидуаль көйләү, папкалар буенча структурлаштыру, белдерүләрне персональләштерү һәм конфиденциальлекне тәэмин итү буенча идарә итү функцияләре гамәлгә кертелә[41].
Max мобиль кушымтасының интерфейсы
2025 елның 9 июлендә, 12:46 сәгатьтә MAX платформасында вакыт һәм катнашучылар саны буенча чикләүләрсез чикләнмәгән төркемле видеошалтыратулар функциясе эшләтеп җибәрелә. Шалтыратуны башлап җибәрү өчен кулланучыларга «Шалтыратулар» төймәсенә басып, чакыру сылтамасын булдырырга кирәк. Видеоконференция барышында катнашучыларны челтәр формасында экраннан күрсәтү мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Якын киләчәктә платформага чат функциясе, администратор хокукларын тапшыру, нейроаватарлар, битлекләр һәм виртуаль фоннар кертү планлаштырыла[42].
2025 елның 20 августында мессенджерда тест режимында «Дәүләт хезмәтләре» порталына керү өчен бер тапкыр кулланыла торган код алу мөмкинлеге эшли башлый[43].
2025 елның 25 августында MAX «Госключ» мобиль электрон имза технологиясе белән интеграцияне тәмамлый[44].
2025 елның 29 августында MAX мессенджерында видеохәбәрләрне түгәрәкләр форматында тиз арада яздыру һәм җибәрү функциясе пәйда була[45].
2025 елның 18 сентябрендә платформаның матбугат хезмәтендә, аккаунтларны яклау өчен мессенджерда ике факторлы аутентификация кертелүе турында хәбәр итәләр. Ике факторлы аутентификацияне урнаштыру өчен кушымтаны яңартырга, профильдә «Хосусыйлык» бүлегенә керергә һәм икенче саклау ысулы сыйфатында пароль өстәргә кирәк[46].
2025 елның 15 сентябрендә Max'та кәгазь документларның аналогы булачак санлы ID булдыру мөмкинлеге пәйда була[47].
2025 елның 7 октябреннән кулланучылар Max'та «Госключ» чат-боты аша документларга кул куя ала. Моның өчен МАХ кушымтасын соңгы версиягә кадәр яңартырга, «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган хисап язмасына һәм электрон имза сертификатына ия булырга кирәк[48].
2025 елның 10 октябреннән Max'тагы каналларга язылучылар контентка туры сылтама белән уртаклаша һәм шикле һәм кабул ителмәслек контентны яшерә ала[49].
2025 елның 27 ноябрендә Max мессенджеры кулланучылары «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан электрон документларга тиз керү мөмкинлегенә ия була. Мессенджер профилендә паспорт, йөртү таныклыгы, СНИЛС, ММИ полисы һәм ИННның санлы версияләрен өстәмә биометрик тикшерүсез карарга мөмкин. Функцияне активлаштыру өчен Max һәм «Дәүләт хезмәтләре» кушымталарын яңартырга һәм мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирергә кирәк. Моңа кадәр октябрь аенда кулланучылар йөртү таныклыгы аша яшьне раслау өчен гадиләштерелгән санлы IDны инде рәсмиләштерә ала иде[50].
Яшьне раслау
2025 елның 18 декабрендә Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышларда тәмәке, алкоголь һәм энергетикларны, шулай ук көнкүрештә кулланыла торган куркыныч газлы товарларны сатканда, лотереяларда катнашканда, тамаша чараларына барганда һәм мәгълүмати продукция сатып алганда MAX платформасы ярдәмендә яшьне раслау нормасын кертә торган закон проектын кабул итә[51].
Аралашу
Платформа хәбәрләр җибәрүнең гадәти функцияләре белән җиһазландырылган[2][52]:
- шәхси һәм төркем чатлары;
- 4 ГБ га кадәр күләмле текст хәбәрләрен, сурәтләрне, видео һәм документларны җибәрү;
- тавыш хәбәрләрен тапшыру;
- стикерларны һәм эмодзи рәвешендәге реакцияләрне куллану[2][52].
Урнаштырылган аудио- һәм видеошалтыратулар югары яки түбән сигнал дәрәҗәсе булган челтәрләрдә тотрыклы эшли. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, шалтыратуларда тотрыклы тоташу, шулай ук сөйләм һәм сурәт тапшыруның югары сыйфаты тәэмин ителә[2][52].
Шәхси язышуларда контактлар, геолокацияләр белән уртаклашу, шулай ук тиз түләүләр системасы аша акча җибәрү мөмкинлеге каралган. Кушымтаның беренче версиясендә акча җибәрү мөмкинлеге Альфа-Банк һәм ВТБ банклары системалары белән чикләнгән: Max мессенджерында өстенлекле банк сайлап алынганнан соң, кулланучы финанс оешмасының мобиль кушымтасына юнәлтелә һәм күчерүне шунда тәмамлый[53].
Чат-ботлар һәм кечкенә кушымталар
Max платформасы чат-ботларны һәм кечкенә кушымталарны тоташтыру мөмкинлеген бирә. Бу гамәл Max Bot API (ботлар төзү һәм идарә итү өчен), Max Bridge (клиентларның кечкенә кушымталарын интеграцияләү өчен китапханәләр) һәм MasterBot — тиз бастырып чыгару һәм API-ачкычлар алу өчен хезмәт ботын куллану аша башкарыла. Max платформасында чат-ботларны һәм кечкенә кушымталарны төзү программалаштыру ярдәмендә дә, визуаль конструкторлар аша да тормышка ашырыла ала. Мәсәлән, киң танылу алган һәм Max белән интеграцияләнгән конструкторлар арасында BotMother, JetBot, Chatforma, SaleBot һәм башка шундый кораллар бар. Ботларның исемнәре Telegramдагы кебек үк «bot» белән тәмамланырга тиеш (мәсәлән, @examplebot)[54].
Кечкенә кушымталар мессенджер эчендәге интерфейста эшли башлый, үзенә графика, бизнес-мантыйкны кертә, һәм алар чат-ботлар аша инициацияләнә. Шулай ук, Max платформасында эшләүчеләр кечкенә кушымталарны Max Bot API нигезендә булдыра алалар, бу бизнеска һәм партнерларның сервисларына кушымталарны мессенджер эчендә турыдан-туры урнаштыру мөмкинлеге бирә[52][54].
Ясалма фәһем
2025 елның 14 апреленнән Max платформасында GigaChat 2.0 ясалма фәһем платформасы белән интеграция гамәлгә ашырыла. Бу платформада нейрочелтәрләргә нигезләнеп, текстлар генерацияләү, сурәтләр ясау, видео һәм мәкаләләрне кыскача сөйләргә, сурәтләрне анализларга һәм интерпретацияләргә, шулай ук А4 форматындагы 200 биткә кадәр күләмле документлар белән эшләп була[8].
Ясалма фәһем берьюлы берничә файл җибәрүне хуплый, йөкләнгән мәгълүматка нигезләнеп, аналитик җаваплар формалаштыра ала һәм кулланылган чыганакларга сылтамалар тәкъдим итә[8].
Үсеше
Гамәлгә куючысы «Компания ВК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булган «Коммуникацион платформа» ҖЧҖ тарафыннан эшләнә торган Max платформасы «суперприложение» («супераппа») формалаштыру өчен потенциаллы нигез буларак карала. 2025 елның апрель уртасына кадәр уртача сроклы перспективада түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыру планлаштырыла[8][7]:
Тәнкыйть
Max кулланучылары кушымтаның «ВК» холдингының «ВКонтакте» яки VK Музыка кебек башка сервислары белән турыдан-туры интеграция булмавын билгели. Респондентларны ике факторлы аутентификация механизмнары һәм мәгълүматларны криптографик саклау алгоритмнары җитмәве борчый, чөнки бу мәгълүмати куркынычсызлык һәм шәхси мәгълүматның кагылгысызлыгын тәэмин итүгә шактый шикләр тудыра. Әлеге җитешсезлекләр кулланучыларда шәхси мәгълүматның сакланышы һәм конфиденциальлегенә кагылышлы зур курку уята[55][56].
Кулланучылар платформаны Telegram мессенджеры белән охшаш булу сәбәпле тәнкыйтьли. Алар ботларны һәм кечкенә кушымталарны тиңдәш куллануны билгеләп үтәләр. Шул ук вакытта, кулланучылар яңа мессенджер булдыру кирәк дип санамый, алар фикеренчә, охшаш популяр платформалар шактый күп. Кайберләре илебез платформасы чит ил аналогларын алыштырырга һәм үз урынын ныгытырга тиеш, дигән фикер әйтә[52][57].
VK ширкәте Max мессенджеры өчен актив реклама кампаниясен 2025 елның 7 июлендә башлый, аерым алганда Санкт-Петербургтагы VK Fest фестивале һәм башка төрле махсус чараларны да үз эченә ала. Блогерлар, шул исәптән Инстасамка да сервисны актив пропагандалыйлар. Мессенджерның рейтинглары төрле платформаларда шактый аерылып тора: App Store’да 4.1 балл, Google Play’да 1.1 балл, бу Telegram кулланучыларының мөмкин булган чикләүләргә каршы тискәре карашы белән аңлатыла ала. Max дәүләт ярдәменә һәм рәсми сервислар белән интеграциягә зур өстенлек бирә, Telegram исә аудиториясен уңайлы функционал белән сакларга тырыша, нәтиҗәдә платформалар арасындагы көндәшлек көчәя[58].
Искәрмәләр
- ↑ VK создает аналог китайского мессенджера с госуслугами и платежами WeChat. Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 В России представили MAX — отечественный мессенджер и аналог WeChat. Hi-Tech. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ За найденные уязвимости в мессенджере Max заплатят до пяти миллионов рублей. РИА Новости (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Max официально запустят в сентябре. Деловой журнал "Профиль" (13 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 17 август 2025 года.
- ↑ Всё о Max: российский национальный мессенджер запустят в 2025 году. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Регистрация в MAX стала доступна для жителей ещё 7 стран СНГ. AiF (5 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 VK запустит бета-версию аналогичного китайскому WeChat мессенджера Max. Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 13 август 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Чатная инициатива: нацмессенджер MAX объединился с крупнейшим в РФ ИИ-ботом. Известия. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 27 июнь 2025 года.
- ↑ В российском мессенджере MAX зарегистрировались больше 1 млн пользователей. Hi-Tech Mail (30 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 12 июль 2025 года.
- ↑ Пользователям МАХ стали доступны групповые видеозвонки. Известия (9 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Новый мессенджер Max: что это такое, зачем нужен и где скачать. РБК Life. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 2 сентябрь 2025 года.
- ↑ Т2 запускает безлимитный интернет-трафик на мессенджер Max. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Департамент информационной политики Правительства Тамбовской области. Национальный мессенджер МАХ включен в перечень интернет-сервисов, доступных при ограничениях (рус.). Правительсвто Тамбовской области. tambov.gov.ru (9 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Max вошел в топ-10 самых популярных приложений в Google Play в России. TACC (19 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 6 август 2025 года.
- ↑ Петербург начал перевод городских служб в национальный мессенджер Max. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 5 октябрь 2025 года.
- ↑ Max стал обязательным для получения документов на электронную подпись. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 16 сентябрь 2025 года.
- ↑ Семен Зимин. Мессенджер Max готов к интеграции с «Госуслугами»: как прошло тестирование оборудования. kp.ru (6 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 6 август 2025 года.
- ↑ Шадаев: ФСБ согласовала условия доступа Max к инфраструктуре "Госуслуг". TACC (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 3 сентябрь 2025 года.
- ↑ Max возглавил топ бесплатных приложений в Google Play в России. TACC (16 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 29 август 2025 года.
- ↑ В мессенджер MAX внедрили дополнительные меры по защите пользователей. Известия (15 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ В мессенджере МАХ начала работать круглосуточная связь с Центром безопасности. vesti.ru (16 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ МВД сообщило о первом задержании за мошенничество в MAX. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 28 сентябрь 2025 года.
- ↑ Мессенджер MAX с 1 сентября станет обязательным для предустановки. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 5 октябрь 2025 года.
- ↑ В Москве школьные чаты переведут в Мах. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 29 август 2025 года.
- ↑ Операторы связи предоставили безлимитный доступ к мессенджеру MAX. РБК (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 28 сентябрь 2025 года.
- ↑ Число пользователей мессенджера Max превысило 30 млн. TACC (4 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 4 сентябрь 2025 года.
- ↑ В Max заблокировали около 67 тыс. подозрительных аккаунтов в августе. TACC (8 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 29 сентябрь 2025 года.
- ↑ Официальный канал Президента в мессенджере MAX. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 19 сентябрь 2025 года.
- ↑ Медведев завел канал в Мах. TACC (14 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 25 сентябрь 2025 года.
- ↑ В Max зарегистрировались свыше 40 млн пользователей. TACC (2 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 2 октябрь 2025 года.
- ↑ Fly By Metrics: в России запустили аналог TgStat для каналов в Max. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 6 октябрь 2025 года.
- ↑ В мессенджере Max создают цифровой ID по водительским правам. Инказан.ру (9 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Центр безопасности MAX заблокировал 105 тысяч подозрительных аккаунтов - Российская газета. Российская газета (17 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Многоквартирные дома обязали создать чаты жильцов в Max до конца года | Эксперт (рус.). Эксперт. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Госдума приняла закон о переводе домовых чатов в мессенджер Mах. РИА Новости (16 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ В Мax появился сервис отслеживания новостроек. TACC (2 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ ТАСС: отправка вопроса Путину через чат-бот в Max занимает пару минут. TACC (4 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Путин: Россия добилась полного цифрового суверенитета после запуска Max. AiF. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Подтверждать возраст при покупке алкоголя и сигарет можно будет по Мах. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Аудитория платформы MAX достигла 85 миллионов. РИА Новости (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Max: что известно о новом приложении ВК и аналоге WeChat. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Платформа MAX запустила неограниченные групповые видеозвонки. ВЗГЛЯД.РУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ В Max теперь можно получать код для входа на "Госуслуги". TACC (21 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 28 август 2025 года.
- ↑ В национальный мессенджер MAX интегрировали «Госключ». РБК (25 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 5 октябрь 2025 года.
- ↑ В мессенджере MAX появилась функция записи видеокружков. Известия (29 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 3 сентябрь 2025 года.
- ↑ В Max появилась двухфакторная аутентификация. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 18 сентябрь 2025 года.
- ↑ В мессенджере Max стало возможно создать аналог бумажных документов. РБК (15 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 15 сентябрь 2025 года.
- ↑ Мессенджер МАХ запустил удобное подписание документов: что нужно знать (рус.). kp.ru (7 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ В Max появилась возможность скрывать чувствительный контент. РИА Новости (10 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 10 октябрь 2025 года.
- ↑ Пользователи Мax получили быстрый доступ к своим документам из «Госуслуг». РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ ГД приняла закон о подтверждении возраста для покупки алкоголя через MAX. РИА Новости (18 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 VK выпустила Max — бета-версию мессенджера с мини-приложениями, ботами, звонками и API для разработчиков. Habr. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
- ↑ Протестировал MAX от VK. iPhones.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 MAX для разработчиков. Max Docs. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ MAX: общение, полезные сервисы. RuStore. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ VK по-китайски. Что за платформа MAX от ВКонтакте с «невидимкой» и передачей огромных файлов. Trashbox. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Компания VK выпустила приложение MAX — обещают сделать аналог китайского WeChat. Клуб DNS. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Мессенджер МАХ - борьба за пользователя — Малкин про MAX на vc.ru. vc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.