Telegram

Telegram ( бор. грек. τῆλε «ерак» + бор. грек. γράμμα «язма») — кулланучыга Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә башка кулланучы яки кулланучылар белән реаль вакыт режимында медиафайллар, хәбәрләр, гомумән, мәгълүмат (кыска текстлы хәбәрләре, текстлы файллары, сурәтле файллар, аудио- видеоязмалы файллар, тапшырыла торган файллар төрле форматта булырга мөмкин) алмашу мөмкинлеге бирә торган система (мессенджер). Арадаш серверлар булмаганда, мәгълүматны шифрланган рәвештә турыдан-туры тапшыру опциясенә ия. Шулай ук тавыш шалтыратулары һәм видеошалтыратулары ясарга мөмкин. Кулланучылар төркемнәрен төзү, реаль вакыт режимында массакүләм конференцияләр оештыру һәм уздыру, төрле темалар буенча каналлар булдыру функцияләренә ия[9].

Telegram кушымталары Android, iOS, Windows, macOS һәм GNU/Linux кебек операцион системаларда эшли[10].

Telegram-ның үсеш темплары, 2019 елдан 2022 елга кадәр бу мессенджерны Европадагы йөкләүләр саны буенча, алдынгы позицияләрне алырга мөмкинлек бирә[11]. Ә Telegram кулланучылар активлыгы критерие буенча 2022 елда WhatsApp ны узып китә һәм россиялеләр куллана торган мессенджерлар арасында беренче урынны яулый[12].

Парижда Павел Дуров кулга алынганнан соң, матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Telegram мессенджеры хосусый чатлар модерациясен башлап, куркынычсызлык сәясәтен үзгәртә. Еш бирелә торган сорауларга җавап битләреннән (FAQ) хосусый чатларның модерацияләү ихтыяжларыннан саклануы турындагы мәгълүмат юкка чыга. Хәзер Telegram-ның барлык кушымталарында «Зарланырга» («Пожаловаться») төймәсе бар, ул модераторларга законсыз контент турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә[13]. Шул ук вакытта Telegram да бу мәгълүматны кире кага һәм сервис хосусый чатларга карата модерация сәясәтен үзгәртмәде, дип белдерә.

6 сентябрьдә Павел Дуров үзенең Telegram-каналында, аны «тәнкыйть өлкәсеннән мактау өлкәсенә» күчерәчәген белдереп, платформаның модерациясен яхшыртырга вәгъдә итә. Ул хәбәр иткәнчә, «Янәшәдәге кешеләр» функциясе бетерелгән, ә тиздән компания «Янәшәдәге бизнес» функциясе эшли башлаячак: кулланучыларга тикшерелгән компанияләр күрсәтеләчәк, алар үз товарлары белән каталог урнаштыра һәм түләүләрне кабул итә алачаклар[14].

Финанслар

2024 елда Telegram мессенджеры беренче тапкыр еллык 540 млн доллар табыш ала, ә 2023 елда компания 173 млн доллар зыян күргән була. Керемнәр 1,4 млрд долларга кадәр үсә. Керемнәрнең яртысы диярлек, кушымталар эшләүчеләрне дә кертеп, партнерлыклардан һәм экосистемалардан, ә калган өлеше — реклама һәм түләүле язылулардан гыйбарәт. 2025 елга Telegram керемен 2 млрд долларга кадәр , ә табышын 720 млн долларга кадәр арттырырга планлаштыра. Мессенджер белән 60 кешедән торган зур булмаган команда идарә итә, ә модерация нигездә аутсорсингка тапшырылган[15].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 https://github.com/EvanLi/Github-Ranking/blob/master/Data/github-ranking-2025-07-06.csv — 2025.
  2. ↑ https://www.elnacional.cat/es/tecnologia/telegram-catalan_333537_102.html
  3. ↑ Telegram // Trustpilot — 2007.
  4. ↑ https://techcrunch.com/2013/10/27/meet-telegram-a-secure-messaging-app-from-the-founders-of-vk-russias-largest-social-network/
  5. ↑ https://www.cigionline.org/articles/the-curious-case-of-russia-france-and-telegram/
  6. ↑ https://dictionary.goo.ne.jp/word/%E3%83%86%E3%83%AC%E3%82%B0%E3%83%A9%E3%83%A0
  7. ↑ https://mainichi.jp/articles/20191010/k00/00m/040/091000c
  8. ↑ https://www.lesechos.fr/tech-medias/medias/telegram-revendique-pres-de-900-millions-dutilisateurs-2089520
  9. ↑ Мессенджер Telegram. Досье. ТАСС (6 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2023.
  10. ↑ Список приложений Telegram (6 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2014. Архивировано 26 гыйнвар 2018 года.
  11. ↑ Владимир Мироненко. Telegram стал самым быстрорастущим мессенджером в Европе — в 2023 году он обгонит WhatsApp по числу скачиваний. 3ДНьюс (29 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2023.
  12. ↑ Олег Давыдов. Назван самый популярный у россиян мессенджер. Lenta.ru (23 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2023.
  13. ↑ СМИ: Telegram начнет модерировать приватные чаты. 6 сентябрь 2024 тикшерелде.
  14. ↑ Что Павел Дуров решил изменить в Telegram после задержания во Франции (2024-09-07). 7 сентябрь 2024 тикшерелде.
  15. ↑ Telegram получил первую годовую прибыль. 22 май 2025 тикшерелде.

Төркемнәр