Павел Дуров

Павел Валерьевич Дуров (1984 елның 10 октябре, Ленинград, ССРБ) — Россия эшкуары, программист, миллиардер[1]. «ВКонтакте» социаль челтәрен һәм шул исемдәге компанияне, Telegram кроссплатформалы белдергеч һәм башка проектларның булдыручыларның берсе. «ВКонтакте» генераль директоры (2006—2014). Студент елларында РФ Президенты һәм РФ Хөкүмәте стипендияләре лауреаты, өч тапкыр Потанин стипендиясе лауреаты.

2016 елдан Forbes журналы версиясе буенча Россиянең 200 иң бай бизнесмены исемлегенә керә[2]. 2020 елда ул Россия буенча рейтингта 30 нчы урынны[3] һәм дөнья буенча 565 нче урынны били[4].

Гаилә

Әтисе — Валерий Семёнович Дуров (1945 елның 13 июле), фәлсәфә фәннәре докторы. Күп фәнни эшләр авторы[5], 1992 елдан башлап Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультетының классик филология кафедрасын җитәкли[6].

Әнисе — Альбина Александровна Дурова (1951 елның 3 апреле) Санкт-Петербург дәүләт университетында укыткан[7][8][9].

Абыйсы — Николай (1980 елның 21 ноябре) — математик, физика-математика фәннәре кандидаты. Студентлар арасында программалаштыру буенча ике тапкыр абсолют дөнья чемпионы[10][11]. 2013 ел уртасына кадәр ВКонтакте техник директоры булып эшләгән.

Бабасы — Семён Петрович Туляков (1913) Бөек Ватан сугышында катнашкан. 65 нче укчы полкында хезмәт иткән, Ленинград фронтында, Красный бор һәм Гатча юнәлешләрендә сугышларда катнашкан. Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә[12], II дәрәҗә Ватан сугышы ордены[13] һәм Җиңүнең 40 еллыгына I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә[14].

Тәрҗемәи хәле

Павел Дуров 1984 елның 10 октябрендә Ленинградта туа[5]. Беренче сыйныфка Туринда бара, анда аның берничә ел әтисе эшләгән. Туган шәһәренә кайткач, озак түгел гадәти мәктәптә укый һәм Академия гимназиясенең эксперименталь классларына укырга керә[15]. 11 яшендә ул беренче тапкыр программалаштыру белән мавыга[16]. Эрудит репутациясенә ия булган. 2001 елда Академия гимназиясен тәмамлый.

undefined

2002 елда Павел Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультетына «Инглиз филологиясе һәм тәрҗемәсе» белгечлеге буенча укырга керә. Үзенең академик казанышлары һәм университетның студентлар тормышына керткән өлеше өчен ул Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясе, ә аннары Россия Президенты стипендиясе белән бүләкләнә. Өч тапкыр Потанин стипендиясе лауреаты була. Информатика, лингвистика һәм дизайн буенча олимпиадаларда җиңү яулаган, гомумуниверситет чаралары оештырган[10]. 2006 елда кызыл диплом белән университетны тәмамлый (2012 елга дипломны алмаган[17]).

СПбДУда укыган чорда ук, университетның иҗтимагый һәм фәнни тормыш сыйфатын күтәрү өчен билгеләнгән, коммерцияле булмаган интернет-проектлар төзи (Durov.comһәм Spbgu.ru сайтлары)[5].

undefined

2007 елда «Деловой Петербург» газетасы тарафыннан Дуров «2007 елның иң яхшы яшь эшкуарлары» конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип таныла[18].

2011 елда 7,9 млрд. сум торышына ия булган Дуров Россия миллиардерлары рейтингында 350 нче урынны алган[19]. 2012 елның 24 гыйнварында Мюнхенда Digital Life Design (DLD) конференциясендә «Википедия»га нигез салучы Джимми Уэйлс белән бергә чыгыш ясаганда Павел онлайн-энциклопедиягә бер миллион доллар акча бирергә вәгъдә итә[20]. Март аенда Викимедиа фонды вәкиле Джей Уолш вәгъдә ителгән сумманы Wikimedia фонды исәбенә күчерү турында мәгълүматны раслый[21]:

« Без Дуров әфәнденең юмарт тәкъдимен бик югары бәялибез һәм грантны карау процедурасына карата күрсәткән төшенү өчен рәхмәт белдерәбез... »

2011 елның декабрендә Федераль иминлек хезмәте Павел Дуровка биш берләшмәне һәм ике очрашуны ябырга тәкъдим итә. Дуров моны эшләүдән баш тарта[22]. Шуннан соң аның повесткасы белән аңлатмалар бирү өчен Санкт-Петербург прокуратурасына чакыралар[23].

«ВКонтакте» да эшләгән вакытта Павел офис янында арендага алган фатирда яшәгән[24].
Вегетариан булып тора һәм либертариан сәяси карашлар яклы.
Сигез телдә: русча, инглизчә, французча, алманча, испанча, итальянча, латинча һәм фарсыча сөйләшә торган полиглот булып тора.

ВКонтакте

2006 елда Павел һәм аның абыйсы, Николай Дуров, «ВКонтакте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә нигез салалар һәм шул ук исемдәге челтәрнең бета-версиясен эшләтеп җибәрәләр (домен vkontakte.ru рәсми мәгълүматларга караганда 2006 елның 1 октябрендә теркәлгән). Башта сайт ябык була, әмма ел ахырында ук теркәлү ирекле була. 2007 елда ук ул рунетта популярлык буенча өченче була, 2008 елда челтәрнең кулланучылар саны 20 миллионнан артып китә.

Дуров 2013 елның декабрендә «Вконтакте» акцияләренең калган 12%ын Иван Тавринга сату буенча килешү төзи һәм челтәр хуҗасы булудан туктый[25].

2014 елның 1 апрелендә Дуров үзенең битендә «ВКонтакте» ҖЧҖ генераль директоры вазыйфасыннан китүе турында хәбәр итә[26], әмма 3 апрельдә китү турында үз гаризасын кире ала[27]. 21 апрельдә «ВКонтакте» социаль челтәре хуҗалары Павел Дуровны эштән азат итү турындагы үтенечен канәгатьләндерделәр.

2014 елның 16 сентябреннән Mail.Ru Group «ВКонтакте»ның бердәнбер хуҗасы булып тора[28].

Telegram

2013 елның 14 августында Telegramның беренче клиенты тәкъдим ителә. «The New York Times» газетасына биргән интервьюсында Павел сөйләгәнчә, кушымтаның башлангыч фикере аңа 2011 елда ук килгән[29].

Искәрмәләр

  1. Тектоническая платформа. Forbes признал Павла Дурова долларовым миллиардером, Forbes.ru (2018-02-16). 16 февраль 2018 тикшерелде.
  2. Безопасное завтра, Lenta.ru (2017-12-21). 26 декабрь 2017 тикшерелде.
  3. Дуров Павел Валерьевич (ингл.). Forbes.ru (16 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2020.
  4. Forbes Billionaires 2020. Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2020.
  5. 1 2 3 Pavel Durov (ингл.) [недоступная ссылка — история]. Digital Life Design. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2012. Архивировано 2 ноябрь 2012 года.
  6. Дуров Валерий Семёнович (рус.) [недоступная ссылка — история]. Филологический факультет СПбГУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2012. Архивировано 23 декабрь 2012 года.
  7. Справка. Дуров Павел Валерьевич. comnarcon.com. comnarcon.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2018. Архивировано 5 декабрь 2018 года.
  8. Основатель "ВКонтакте" Павел Дуров вдали от посторонних глаз растит двоих детей. www.dp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2018.
  9. Фонд UCP: Павел Дуров бежит от судебных исков, а не от политики (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2018.
  10. 1 2 О сайте (рус.). Spbgu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2012. Архивировано 31 декабрь 2012 года.
  11. The ICPC International Collegiate Programming Contest, World Champion Hall of Fame (ингл.). icpc.baylor.edu. ACM ICPC. — «2001, 2000 ... "Nikolai Durov, Contestant"». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2019. Архивировано 23 июнь 2019 года.
  12. Наградной лист Тулякова Семёна Петровича (рус.). Вконтакте (8 май 2015).
  13. Фронтовой приказ № 692/н от 15.06.1945, страница 2 [недоступная ссылка — история]. Электронный банк документов «Подвиг народа в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2016. Архивировано 13 март 2012 года.
  14. Туляков Семен Петрович [недоступная ссылка — история]. Электронный банк документов «Подвиг народа в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2016. Архивировано 13 март 2012 года.
  15. Код Дурова. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2021. Архивировано 13 ноябрь 2014 года.
  16. Меллер, Алла. Павел Дуров. Не просто талантливый программист и создатель vkontakte.ru (рус.). Финансы.asia (28 октябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2012. Архивировано 20 ноябрь 2012 года.
  17. Кононов, Николай; Игуменов, Валерий. Код Павла Дурова (рус.). Forbes (24 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2012. Архивировано 20 ноябрь 2012 года.
  18. NEXT: молодые предприниматели награждены (рус.) [недоступная ссылка — история]. Деловой Петербург (17 декабрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2017. Архивировано 15 март 2012 года.
  19. Рейтинг российских миллиардеров 2011 (рус.). Финанс. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2012. Архивировано из оригинала 5 июнь 2012 года.
  20. Создатель «ВКонтакте» пожертвовал «Википедии» миллион долларов (рус.). Lenta.ru (24 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2012.
  21. Глава «Вконтакте» пожертвовал Wikipedia миллион долларов (рус.). Русская служба Би-би-си (27 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2012. Архивировано 20 ноябрь 2012 года.
  22. Глава "ВКонтакте" показал спецслужбам собачий язык, Лента.ru (2011-12-09). 2 апрель 2017 тикшерелде.
  23. Прокуратура вызвала на допрос главу «ВКонтакте» Дурова, отказавшего ФСБ закрыть группы против ЕР, Газета.ru (2011-12-09).
  24. Кононов, Николай. Принципы Павла Дурова, «ВКонтакте» (рус.). Hopes & Fears (1 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2012. Архивировано 20 ноябрь 2012 года.
  25. Павел Дуров подтвердил продажу акций «ВКонтакте». Лента.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2014.
  26. Михаил Карпов. Павел Дуров объявил, что покидает пост генерального директора соцсети «ВКонтакте», Компьютерра (2014-04-01). 3 апрель 2014 тикшерелде.
  27. День дурака удался: Дуров отозвал заявление об уходе из "ВКонтакте", NEWSru.com (2014-04-03). 3 апрель 2014 тикшерелде.
  28. Денис Сущенко. Mail.Ru Group купила «ВКонтакте». hi-tech.mail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2017.
  29. Дуров: «Я задумался о своём будущем в России, когда к двери пришёл спецназ», archived from the original on 2015-05-22, retrieved 2021-10-08 

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә