Сәләнгеш вулысы

Сәләнгеш вулысы (тат. سەلەنگىٰش ۋولىٰسىٰ, рус. Селенгушская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Кулай (Казан өязе), Чирмеш, Аркатау, Пановка, Җүҗи һәм Державин вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 9811 кеше яшәгән.[1] 1924 елда бетерелә, территориясе Салтан һәм Пановка вулысларына кушыла.

Искәрмәләр