Сәрия Мирҗанова

Сәрия Мирҗанова (Сәрия Фазулла кызы Мирҗанова, 24 декабрь 1924(1924-12-24)25 ноябрь 2000(2000-11-25) (75 яшь)) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1985), БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985).

Тәрҗемәи хәле

Сәрия Фазулла кызы Мирҗанова 1924 елның 24 декабрендә БАССР-ның Тамъян-Катай кантоны (хәзерге Башкортстан Әбҗәлил районы) Тал Кучкары авылында туып үсә. Атасы 1937 елның 3 августында Җинаять кодексының 58-8, 58-10 статьялары буенча кулга алына, 1937 елның 27 декабрендә үтерелә. Тик 1956 елның 30 декабрендә генә аклана. Сәрия 1941 елда Аскар урта мәктәбенең 8 классын тик бишлегә генә бетергәч, Темәс башкорт педагогия училищесына укырга керә, 1943 елда педагогия училищесын тәмамлый. Ары Магнитогорск укытучылар институтына укырга керә.

1948 елда, укытучылар институтын бетергәч, Аскар урта мәктәбендә рус телен укыта. 1948 елда Магнитогорск укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1956 елда Сәрия Фазулла кызы К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1955-1994 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында тел бүлеге хезмәткәре булып эш башлый һәм гомеренең ахырына кадәр шунда хезмәт итә.

1967 елда «Күбәләк сөйләше» темасына филология фәннәре кандидатлыгы диссертациясе яклый. 1974 елда нче елда СССР Фәннәр академиясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1976 елда БАССР-ның Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1984 елда Баку шәһәрендә «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш сөйләше» темасына филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә хезмәт яклый. 1985 елда «БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.

2000 елның 25 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Чыганаклар

  • Хисамитдинова Ф. Ғ. Миржанова Сәриә Фазулла ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.