Табан-Хурган

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Табан-Хурган (Бурят телендә: табан хурган — «биш бармак») — өскә юнәлгән бераз кысылган кул учына охшаган таш калдык. Бурятиянең Мухоршибир районы Галтай авылы янында Тугнуй үзәнендә урнашкан[1].

Тектоник процесслар, җил һәм су йогынтысы астында озак вакыт дәверендә пәйда булган. Бурятларның, ә аларга кадәр - монда яшәгән меркитларның, ә тагын да элегрәк - хуннуларның изге ташы булып тора.

Бурятлар «Биш бармак»ка 1930-ынчы елга кадәр табынганнар. Совет вакытында изге йолалар күп елларга туктаган булган. 2006 елда «Тэнгэри» шаман дини оешмасы әгъзалары «Табан хурган» табыну йоласын янә башлаганнар.[2].

  1. Галтай. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2016. Архивировано 16 август 2016 года.
  2. В Бурятии шаманы помолятся о богатстве и благополучии всех народов. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2016. Архивировано 14 август 2016 года.