Там, там, тамчы, там

Там, там, тамчы, там!
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Там, там, тамчы, там!татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Уенчылар пар-пар булып, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы басалар. Алар хор белән түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы, там, (алга баралар).
Тамганыңны яратам. (артка таба чигәләр).
Тамган тамчыларга карап, (кара-каршы басып
Мин җырларга яратам. кул чабалар).

Тамчы тама, тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тама, матур язлар
Килеп җитә түгелме?

Волженский каршысында
Тора биек таулары.
Урманнары, кырлары аша
Яңгырыйдыр җырлары.

Биек тауга менсәгез дә,
Уңга каерылсагыз да.
Рәхәт яшәгез, дусларым,
Бездән аерылсагыз да.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Чыганаклар