Тансу Чилләр

Тансу Пенбе Чилләр (төр. Tansu Penbe Çiller, 24 май 1946 ел) — төрек иктисадчысы һәм сәясәтчесе. Әлегә Төркия премьер-министры вазифасын үтәгән бердәнбер хатын-кыз.

Вазифаларга килүе

Роберт Колледжның Кызлар икътисад мәктәбен тәмамлый (Истанбул). Коннектикут университетында доктор дәрәҗәсе ала, Йельс университетында посдоктор эзләнүләрен тәмамлый. 1978 елдан Босфор университетында укыта (Истанбул), 1983 елдан — профессор (шунда ук). Шулай ук Истанбул банкысында президент вазифасын башкара.

Сәяси карьерасы

Берничә университетта профессор сыйфатында эшләгәннән соң, 1990 елның ноябрендә сәясәткә ныклы ылыгып китә, консерватив Дөрес юл фиркәсенә (Партии верногы пути) керә. 1991 елда Төркия парламентына Истанбулдан депутат итеп сайлана, С. Демирәлнең коалиция хөкүмәтендә икътисад министры вазифасын били.

1993 елның 13 июненнән — фирка лидеры, Дөрес юл фиркасе һәм Социал-демократик халык фиркасенең коалиция хөкүмәтендә Төркия премьер-министры була. Коалициянан социал-демократлар чыкканнан соң, 1995 елның октябрендә, азчылык хөкүмәте төзеп карый, әммә парламентның яклавына ирешә алмый. Шуннан соң Социал-демократик халык фиркасен «йоткан» Җөмһүрият халык фиркасе катнашлыгында яңа кабинет төзүгә ризалаша.

1996—1997 елларда Төркиянең чит ил эшләре министры һәм вице-премьер сыйфатында эшли. Күрд сепаратислары һәм Әрмәнстанны азат итү әрмән яшерен армиясына көрәшү максатында «Тирән дәүләт» дип аталган антидемократик җинаять төркемнәр белән эләмтәне көчәйтә. Бу аның Сусурлук җәнҗалыннан соң аның ультрамилләтче ультрационалист, "Соры бүреләр" нең уң оешмасы лидеры Абдулла Чатлы адресына мактау сүзләре белән чыгыш ясаганы мәгълүм була:

Бу ил, бу милләт, бу дәүләт хакына атканнарны яки яраланган кешеләрне без һәрвакыт хөрмәт белән искә алачакбыз[4][5].

1997 елда хәрби түңкәрелештән соң яңа бүлмә төзеп өлгермәстән вице-премьер вазифасыннан бушатыла.

Ул идарә иткәндә Төркия белән Евросоюз (ЕС) арасында таможня килешүе имзалана.

Иң зур казанышларының берсе — Төркия гаскәрен заманча коралланган армиягә әйләндерү. Ул АКШ-ты Күрд эшчеләр фиркасен террор оешма исемлегенә киндерүгә күндерә, соңрак ЕС-ты да шушындый карар кабул иттерүгә ирешә.

Коррупцияда гаепләнүе

Чилләр хөкүмәт башлыгы булганда Төрек парламенты аны коррупция белән шөгелләнүдә гаепләп, җитди тикшерүләр үткәрә. Чилләр һәм элекке премьер Месут Йылмаз соңрак процедураларга һәм аларның иммунитеты белән бәйле рәвештә, эзәрлекләүдән коткарыла. 1998 елда парламент комиссиясе гаепләүләр эшен яба[6].

2002 елның ноябрендә сайлауда җиңелгәннән соң сәясәттән китә.

Гаиләсе

Ире — Эзер Учуран Чилләр (Özer Uçuran Çiller). Ике баласы бар.

Искәрмәләр

  1. Tansu Çiller // FemBio-Datenbank (нем.)
  2. Tansu Çiller // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #11919256X // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  4. Lucy Komisar, Turkey’s terrorists: a CIA legacy lives on, The Progressive, April 1997
  5. 1998 Report 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган. from the Human Rights Foundation of Turkey, chapter II, «SUSURLUK SCANDAL: Counter-guerilla Affairs», p.39-86 (see note p.39)
  6. 1998 Report 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган. from the Human Rights Foundation of Turkey, p.11

Фотографияләр

Prime Minister Tansu Çiller 2009 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә