Тархан (Мордовия)

Тархан — Мордовиянең Темников районы татар авылы. Аксел елгасы өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 30 км еракта. Халык саны – 275 (2012).

Сыйфатлама

Авыл советы үзәге, Тарханга Әйки, Янак, Подайкеево, Татар Акашы, Сөендек, Тумсово авыллары карый.

Авыл советы буенча 349 кеше яши (2011). Шулардан 93 пенсионер. Татарлар 205, мукшылар – 96, калганы руслар. 2010 елда 7 бала туган, 4 кеше бакыйлыкка күчкән. 50дән артык Тарханда яшәүче Мәскәү белән Питербурда хезмәт куя.

Күптән түгел авыл аша уза торган юл федераль трассага әйләнгән.

Мәгариф

Төп 9-еллык мәктәбе, яңа таш мәчете бар. Укучылар саны – 58 (2011). Татар мәдәнияте музее оештырылган. Татар теле укытыла.[1][2]

Икътисад

Тархан ААҖ фермаларында 1400 баш мөгезле эре терлек асрала.[3] Ринат Дулатов кош фермасында 2000 баш каз тота.[4]

Искәрмәләр