Татар Акашы

Татар Акашы (рус. Татарское Акашево) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Аксел елгасы буенда урнашкан.

Авылда 1869 елда 81 йорт булган.

Авыл атамасы йомышлы темников татарлары, авыл хуҗалары Акашевлар фамилиясеннән чыккан. Авылда яшәүче төп фамилияләр — Янбухтиннар, Агиевләр. Иске Калмаш Янбухтиннары шул җирдән күченеп киләләр.

Чыганаклар