Татьяна Журавлёва

Татьяна Александровна Журавлёва (1989 елның 27 мае, Казан) — Россия җиңел атлетчысы, диск ыргытучы. 2010 еллар уртасында җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган, Кваңҗудагы җәйге Универсиадада катнашучы. Татарстан данын яклаган.

Тәрҗемәи хәле

Татьяна Журавлёва 1989 елның 27 маенда Казанда туа. Тренер Ю. И. Лапицкий җитәкчелегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. 2007 елдан башлап Бөтенроссия дәрәҗәсендәге зур ярышларда даими чыгыш ясаган.

2011 елда АКШка Винсеннес университетында укырга китә, аннан Индианаполис университетына күчә. Җирле җиңел атлетика командалары әгъзасы булган, төрле студентлар ярышларында катнашкан, аерым алганда, 56,10 метр нәтиҗә белән Студентлар спорты милли ассоциациясенең икенче дивизионында кышкы чемпионатта җиңү яулаган. Бөтен Америка спортчысы статусына ия булган[2].

Беренче тапкыр 2014 ел сезонында үзе турында бөтенроссия дәрәҗәсендә белдерә, Казанда узган Россия чемпионатында бакыр медаль яулаган — биредә Юлия Мальцевага һәм Светлана Сайкинага гына оттырган[3].

Студент буларак, Кваңҗудагы җәйге Универсиадада Россия данын яклаган, анда 53,90 метр нәтиҗә белән иң көчле унлыкка кергән.

2016 елда Амстердамда узган Европа чемпионатында катнашырга ниятләгән, әмма Чебоксарда узган Россия чемпионатында бары алтынчы була. Шулай ук бу сезонда Россия Кубогында һәм бертуган Знаменскийлар мемориалында җиденче, Сочида узган Россия команда чемпионатында да унынчы була.

Соңыннан Индианаполис университетында тренер булып эшләгән[4].

Искәрмәләр

  1. Tatyana Zhuravlyova // World Athletics Database
  2. Tatiana Zhuravleva. University of Indianapolis. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2020.
  3. Татарстанская метательница выиграла «бронзу» ЧР в Казани. Татмедиа (25 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2020.
  4. Татьяна Журавлёва — профиль на сайте IAAF