Тере табигатьнең оешу катлары
Тере табигатьнең оешу катлары | |
---|---|
SEO_description | Уровни организации жизни — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Уровни организации жизни — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Тере материянең оешу каты — тереклекнең кыенлыкта нигезләнгән иерархиясендә биологик структураның функциональ урыны[1]. Бу мәкаләдә катлар вагыннан-эресенә урынлашкан.
- нуклеин әчелекләргә[3] һ.б.) организация итенә.
- Субкүзәнәк каты (өсмолекуляр кат). Бу катта тере материя органоидларга (күзәнәк мембранасына, митохондрияләргә, лизосомаларга һ.б. субкүзәнәк структураларына) организация итенә.
- Күзәнәк каты. Бу катта материя күзәнәкләр белән тәкъдим ителгән. Күзәнәк - элементар структур һәм функциональ терелекнең бөртеге[4].
- Орган-тукыма каты. Бу катта материя күпкүзәнәкле организм өлеше.
- Организм (онтогенетик) каты. Бу катта тере материя организмнар белән тәкъдим ителгән. Организм (индивид) - бүленә алмаган тереклек бөртеге.
- Популяция-төр каты. Бу катта тере материя популяцияләр белән тәкъдим ителгән. Популяция - башка поппуляциядән аерым яшәгән төрдәшләр (бер төр вәкилләре) берлеге. Төр - бер-берсенә охшаш, бер-берсе белән күбәя алган һәм бер ареалда яшәгән тере организмнар берлеге.
- Биоценотик кат. Бу катта тере материя биоценозлар ясый. Биоценоз - бер территориядә яшәгән төрле төрләрдән торган поппуляцияләр берлеге.
- Биогеоценотик кат. Биогеоценозлар ясала. Биогеоценоз - биоценоз һәм абиотик факторлар (туфрак, климат) берлеге.
- Биосфера каты. Бу катта тере материя биосфераны ясый. Биосфера - тере организмнар белән үзгәртелгән Җир оболочкасы.
Ләкин галимнәр биогеоценотик һәм биосфера катларын һәрвакыт түгел аералар, чөнки шушы аларга тере булмаган матдәләр дә керә. Шулай ук субкүзәнәк һәм орган-тукыма катлары гел түгел аерыла (аларны күзәнәк һәм организм катларына кертәләр).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Общая биология : учебное пособие / С.И. Колесников. - 3-е изд., перераб. и доп. - М.: КНОРУС, 2012. - 288 с. - (Среднее профессиональное образование).