Терпеле (елга)
Терпеле — Россиядә елга, Татарстанда ага. Сөн елгасы бассейны.
Елга озынлыгы 25 км. Актаныш районы территориясе буенча ага. Башлангычы Олыимән авылыннан 4 км төньякка таба. Иске Сәфәр, Иске Кадермәт, Яңа Кадермәт, Михайловка авыллары[2] аша көнчыгышка таба ага һәм Сөн елгасының сул як яры тугаенда сазлыклы күлгә коя[3].
Елганың агымы җайга салынган. Түбән агымда җиңнәр барлыкка китерә[4].
Елганы М7 (Идел) һәм Актаныш — Иске Байсар автоюллары кисеп үтә.
Елга бассейнында шулай ук Киров һәм Терпеле исемендәге совхоз бистәләре урнашкан[5].
Су реестры мәгълүматлары
Россия дәүләт су реестры мәгълүматлар буенча елга Кама бассейны округына карый, елга су хуҗалыгы участогы — Аыйдел Бөре шәһәреннән елга тамагына кадәр, елга бассейны —Агйыдел. Елганың елга бассейны — Кама[6].
Дәүләт су реестрындагы су объекты коды — 10010201612111100026787.
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
- ↑ Лист карты N-39-06 — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
- ↑ Яндекс.Карты (спутниковый снимок местности).
- ↑ Лист карты N-39-24 — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
- ↑ Лист карты N-39-06 — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
- ↑ Государственный водный реестр РФ: без назв., 1 км СВ с. Михайловка.